23 февраль ватанны саклаучылар к?не сочинение

                     Хәзерге вакытта Ватанны саклау традицияләре.

   Күптән түгел 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне булып узды. Абыйлар, әтиләр, бабайлар бәйрәме ул. Алар  саклаган  безнең Туган илебезне. Бөек Ватан сугышы кырларында, Совет Армиясе сафларын-да… Бигрәк тә безнең малайларыбыз, егетләребез өчен истәлекле көн бу. Чөнки иртәгә Ватаныбызны алар саклаячак . Солдат булып, кулла-рына корал тотып. Аның өчен алар иң элек  Туган   илебезнең  патриот-лары булып үсәргә тиеш. Кызганыч, Туган илне ярату төшенчәсе элеккеге белән чагыштырганда шактый үзгәргән. Чөнки дөнья үзгәргән, илебез  үзгәргән, бүгенге Россия дә хәзер бөтенләй башка  ил. Советлар Союзы җимерелгәннән соң, тарихи кыйммәтләр алышынган, халыкларның үзара мөнәсәбәтләре, дуслык, туганлык төшенчәләре үзгәргән. Безгә үрнәк булган бик күп шәхесләр халык дошманнарына әйләнгән, ә ул чакта дошман дип йөртелгәннәр бүген геройлар булган-нар да куйганнар. Өлкән буын – безнең әби – бабайларыбыз Советлар  илен, үзләренең комсомол, пионер чакларын сагына, ул чакта барысы да әйбәт иде дип исәпли. Бүгенге сәясәтчеләр исә ул вакытларда барысы да начар иде, хәзер безнең яңа Россиядә тормыш яхшырак дип исбатларга тырыша. Кемнәр хаклы да, кемнәр ялгыша соң? Бу бик бәхәсле сорау. Шуңа күрә дә бүген бездә, яшь буында,  патриотик хисләр  тәрбияләү үтә дә катлаулы проблема. Бу хакта безнең җитәкче-ләр, әлбәттә, уйлана, уңай шартларны да булдырырга тырыша,минемчә.
  2011 нче елдан башлап, мәсәлән, 2011-2015 нче елларга исәпләнгән “Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” програм-масы эшли башлады. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү макса-тыннан бик зур эшләр эшләп булачак, минемчә. Әйтик, чын мәгънә-сендә яхшы, сыйфатлы кинофильмнар төшерергә булыр иде. Үрнәк тә бар: күптән түгел генә зур экраннарда “Брест крепосте” кинофильмы күрсәтелде. Архив документларына нигезләнеп эшләнгән ул фильм сугышның чынбарлыкта ничек булганын аңларга ярдәм итә. Киноны караганнан соң миндә бабайларыбызның батырлыгына соклану хисләре уянды,  Туган   илгә  мәхәббәт хисләре артты. Менә шундый кинолар кирәк безгә. Югыйсә, хәзерге киноларның күпчелегенең бернинди дә тәрбияви рольләре юк бит. Атыш та суеш, урлашу да баю… Кино-ларның төп геройлары — бандитлар, караклар… Бүген без, балалар, шулардан үрнәк алып үсәргә тиешмени?.. 

Аяз бүген безнең күгебез,
Солдат абый сакта торганга.
Тыныч бүген безнең көнебез
Батыр халкым минем булганга.
Солдат абый сакта торса гына
Тыныч була безнең балачак.
Горур, батыр халкым булса гына,
Һәр туар таң аяз булачак.
   Туган   илне  ярату, әлбәттә, гаиләдән,  туган  нигездән,  туган  авыл-дан башлана.  Әти-әниеңне,  туганнарыңны , авылдашларыңны яратсаң гына үз Ватаныңны яратырга мөмкин. Үз халкың өчен янып яшәсәң ге-нә, аның тарихын белсәң генә күңелдә патриотизм хисләре уяначак. 
Минем яшьтәшләрем арасындагыларның күбесе Бөек Ватан сугышы кайчан башланганын да белми. Анысы гына ярый әле, алар хәтта ата-бабаларының кем белән сугышканнарын да әйтә алмыйлар!  Үз тари-хыңны да бөтенләй белмәгән килеш, әлбәттә, патриот була алмыйсың. Шуңа да карамастан,  күңелләребезне  төшермибез, изге эшләребезне дәвам итәбез: сугыш һәм тыл ветераннарына тимурчылыкка йөрибез, укытучыларыбыз алар белән очрашулар үткәрә, ел саен авылыбыз уртасында урнашкан һәйкәл янында “Хәтер вахтасы” оештырабыз, бәйрәм кичәләре, 9 нчы Май тантаналары булып тора. Менә бу чаралар малайларны һәм кызларны чын патриотлар итеп тәрбияли, минемчә.
    Әмма бездә патриотик хисләр тәрбияләүне дәүләт үзенең иң зур бурычы дип исәпләргә тиеш. Гаиләдән, балалар бакчаларыннан, мәктәптән башланса гына бу изге эш үз максатына ирешәчәк. Бу мөһим эш белән радио-телевидение дә, газета-журналлар да, театрлар да, шулай ук язучы-әдипләр дә, башка иҗат кешеләре дә турыдан-туры шөгыльләнергә бурычлылар. Мин яратып укый торган “Сабантуй” газетасы нәкъ менә шушы вазыйфаны башкара да: аның  һәр санында балаларны патриотик рухта тәрбияләү ярылып ята. Һәрбер язма бала-ларны әйбәтлеккә, игелеккә, матурлыкка өндәүгә юнәлтелгән. “Сабан-туй”ның  төп бурычы — Татарстаныбызның, татар халкының лаеклы улларын, кызларын тәрбияләп үстерү! Ә патриотик тәрбиягә нәкъ менә үз милләтеңне,  туган телеңне ярату да, өлкән буынга хөрмәт тә, халык-лар дуслыгы да, спорт белән шөгыльләнү дә, рухи һәм физик тәрбия дә керә. Шуларны күреп үскән, шуларны белеп, аңлап, үзләре дә шундый булып үскән малайлар гына Ватаныбызның чын патриотлары булып үсә алалар. Алар гына чын солдат була алалар! Язмамны түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:


Ватаныбызны  саклау  —
Егетләрнең бурычы.
Яшьтән шөгыльләнеп кенә
Арта аларның көче.


Һәрбер егет яшьтән үк
Спорт белән дус булсын,
Көчләре ташып торсын,
Беләкләре нык булсын.
Туган  якны, Ватанны
Сез  сакламый , кем саклар?
Әнкәйләрнең, барыбызның
Өметләрен кем аклар?

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу көн безнең тарихыбызга Кызыл гвардия отрядларының 1918 елда Псков һәм Нарва янындагы сугышларда дошманнарны тар-мар итү көне итеп кереп кала. Менә шушы җиңүләр Россия илендә “Кызыл армия” барлыкка килүгә беренче адым булып тора. Һәм шушы көннән башлап, безнең илебез 23 февраль бәйрәмен билгеләп үтә башлый.

      Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу – дәрәҗәле, абруйлы

һөнәрләрдән саналган. Ил-көннәр тыныч булганда, егет кешенең армия

сафларында хезмәт итүе – ныклыкка сынауны үтү ул. Ата-бабаларыбыз

үрнәгендә, Ватан сагына басып,  илебез мөстәкыйльлеген яулаган еллардан алып бүгенге көнгә кадәр ничәмә-ничә егетебез армиядә хезмәт итеп кайтты. Аларның берсе дә солдат исеменә тап төшермәде, Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәде. Хәзерге вакытта безнең Айбаш авылы җирлегеннән  4 егетебез армиядә хәрби бурычларын үти. Соңгы елларда армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр шактый.

     Февраль ае мәктәпләрдә хәрби-патриотик ай булганга, Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә күптән түгел генә армия сафларында булып кайткан егетләр белән очрашу булып узды. Очрашуга 6 егет килде: Зарипов Фирзәр, Низамиев Илшат, Вәлиев Фәнил, Ситдыйков Фаил, Ситдыйков Руслан, Сафиуллин Фирдус.

     Егетләребез илебезнең төрле почмакларында хезмәт иткәннәр. Фирдүс –  Севастополь шәһәрендә, Фәнил  –  Самарада, Фирзәр  –  Алтай өлкәсендә, Руслан  –  Чиләбедә, Фаил  –  Мәскәү астында МЧС гаскәрендә, Илшат –   Хабаровск шәһәре тирәсендә. Хезмәт итеп кайткан икән дип әйтергә генә җиңел.Тыныч вакыт булгач, әллә ни авырлыклар юктыр әле, дип уйлыйбыз бит. Егетләр сөйләгәннән чыгып, аларның зур сынаулар үтеп, тормыш мәктәбендә зур чыныгулар алып кайтканын аңладык. Фаил 25 шәһәрдә төзекләндерү эшләрендә катнашкан. Чернобыльдә эшләгәндә, нурланыш алып, дәваланырга да туры килгән. Фирзәр кыш көне кыр шартларында палаткаларда яшәдек, ди. Илшат салкын якларда хезмәт итте. Шуңа күрә 40 градуслы салкында  каравылда торган чаклары булган. Руслан зур корылмалар төзүгә каралган җирләрне снайпер буларак чистартуда катнашкан. Болар барысы да егетләрдән зур түземлелек һәм ныклык сорый  торган эшләр шул.

       Очрашу кичәсе бер тында үтеп тә китте һәм  күңелләребезгә шулкадәр җылылыгы белән кереп калды. Укучылар, укытучылар да очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар:    Гайнуллина Чулпан, 9 нчы сыйныф укучысы. “Солдатлар турында җырлар җырлыйбыз, шигырьләр өйрәнәбез, төрле фильмнар карыйбыз. Солдат булу, алар турында белү кызлар өчен дә, малайлар өчен дә бик кызык . Чын солдатларны күрсеннәр, солдат тормышы турында күбрәк белсеннәр, армия хезмәтенә барасы егетләргә үзләренең теләкләрен, үгет-нәсихәтләрен бирсеннәр дигән теләк белән татар теле укытучылары Низамиева Әлфинур апа белән Абдуллина Гөлнур апа укучыларны  армия сафларында хезмәт итеп кайткан солдатлар белән очрашуга җыйдылар. Кичәбез укытучы апаларның кереш сүзе белән башланып китте. Укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары  очрашуны дәвам итте. Аннан соң егетләребезне сәхнәгә чакырдык. Алар һәрберсе бик күңелле, матур итеп солдат тормышы, үзләренең солдатта булган вакыйгалары белән таныштырдылар. Солдат тормышының авыр вакытларын да, кызыклы вакытларын да бик күңелләргә керерлек итеп сөйләделәр. Барыбыз да тын да алмыйча тыңлап утырдык. Аларның шулай матур итеп безнең алда чыгыш ясауларына сокландык, алар белән чын күңелдән горурландык. Солдатларга бирәсе сорауларыбыз да күп иде. Алар без биргән сорауларга бик тулы, матур җаваплар бирделәр. Чакырылган егетләребез һәрьяктан булган егетләр икәнен без белә идек инде, җыр-биюгә, уен-көлкегә  мәктәп елларыннан ук бик оста иделәр алар, шуңа күрә кичә барышында  кызык сөйләп көлдерделәр дә, күздән яшьләр килерлек хатирәләре белән дә уртаклаштылар. Кичәбез ахырында матур итеп бергәләп “Уфтанма” җырын башкардылар.Шулай итеп очрашу бергәләп фотога төшү һәм чәй табыны белән тәмамланды”.

     Ганиев Рашат, 9 нчы сыйныф укучысы. “Минем абыем Ганиев Булат  та бүгенге көндә Севастопольдә  диңгез  флотында хезмәт итә, шуңа күрә бу очрашу минем өчен аеруча якын һәм кызыклы булды. Егетләр хезмәт иткән урыннары, андагы шартлар, ашау-эчү тәртибе, дуслары белән мөнәсәбәтләре турында сөйләделәр. Армия тормышының күңелле мизгелләрен искә төшерделәр. Авыр вакытлары да булгандыр, ләкин безгә ул хакта сөйләмәделәр. Ахырдан солдатларыбыз мәктәптә укучы егетләребезгә файдалы киңәшләрен бирделәр: армиягә барыр алдыннан физик һәм рухи яктан әзер булырга, аралашучан булырга, һәр кеше белән уртак тел табарга, үз проблемаларыңны чишәргә өйрәнергә, иптәшләреңә карата ярдәмчел булырга. Мин  үзем дә армия сафларына барачакмын. Солдатлар биргән киңәшләрнең миңа тормышта кирәге булыр, дип уйлыйм”.

Замалиев Айнур, 9 нчы сыйныф укучысы. “Әле күптән түгел генә безнең белән бер мәктәптә укып йөргән абыйларны солдат итеп күрү бездә зур кызыксыну уятты. Алар безгә хәзерге заман солдатларының тормышы, армия хәлләре турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр.Солдатларның бер көнлек паегын, көндәлек кирәк-яракларын күрсәттеләр. Алар алып килгән әйберләр белән мәктәпнең актлар залы күргәзмә залына охшап калган иде. Бу очрашу бездә бик дулкынландыргыч хисләр уятты. Берничә елдан соң безнең дә шундый солдат булачагыбызны уйларга мәҗбүр итте.”

    Сираҗиева Зөһрә, 9 нчы сыйныф укучысы. Язлар, көзләр җитсә, яшь егетләр тыз-быз килеп, юлга җыена башлый. Чирәм җирләргә дә, чит илләргә дә түгел, җырларда макталган, төшләргә кереп йөдәткән армия сафларына . Ватанны саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы. Элек-электән килгән канун бу. Безнең әби-бабайларыбыз да солдатка китүне зурлап үткәргәннәр. Кемнең солдатка китүен бөтен авыл халкы белгән, аны, өйдән өйгә чакырып кунак иткән, зурлап, армия сафларына озаткан. Кызганычка каршы, соңгы елларда бу матур гадәтләр югала бара.  Солдатлар белән очрашу бездә бик уңай һәм җылы тәэсирләр генә калдырды. Мин очрашудан соң егетләр үз гомерендә хәрби бурычларын үтәргә тиешләр икән, дигән фикергә килдем. Армиядә кешенең фикерләү дәрәҗәсе арта, характеры да үзгәрә”.

Низамиева Әлфинур, татар теле укытучысы.

Ир-егетнең үтәр юлы озын,

Ир-егетнең бар шул бурычы.

Туган җирен өзелеп яратса да,

Чит  җирләрдә уза язмышы.

     Әйе, улыбыз Илшатның солдат хезмәте туган җиреннән бик еракта, Байкал арты төбәгендә үтте. Сүз белән әйтмәсә дә, сиздермәскә тырышса да, сагынды, бик сагынды безне, туганнарын; хәтта туган йортны фотога төшереп җибәрергә куша иде.  Татар халкы турында башка милләт кешеләренең уңай фикерләре Илшатның сагыну хисләрен бераз гына булса да онытып торырга ярдәм иткән. “Без сезнең халыкны эш яратканы, тыңлаучан булулары, кушканны төгәл үтәүләре өчен хөрмәт итәбез,” – дип әйтәләр икән. “Башка йомшаграк татар солдатлары өчен дә тырышам,” – дип, горурланып сөйли иде Илшат.  Башта Чита шәһәре янындагы хәрби частьта булды улыбыз. Ватанны саклаучылар көненә һәм Җиңү бәйрәменә багышланган хәрби парадта катнашты. Парадка бик нык әзерләнделәр. Тырышты, икенче парадта катнашуга да иреште. 

6 айлык укулардан соң тагын да еракка, Хабаровск шәһәре янына җибәрделәр. Анда барып җиткәч, беренче хис-тойгылары татар егетләренең анда шактый күп булуы белән бәйле иде. Чыннан да, “Безнең, татар солдатларының, бергә җыелып алганын күреп, башка милләт егетләре, шикләнеп, бездән ераграк китәргә тырышалар,” – дип  язды улыбыз. Мәктәптәге очрашу вакытында армия хезмәтендәге милләт егетләренең рейтингы турында да әйтеп китте Илшат. Аның әйтүе буенча татар егетләре якутлар белән дагстанлылардан кала, өченче урында икән. Дипломлы, белемле егетләргә армиядә авыр түгел, ди. Аларга караш та икенче. Гаиләдә, мәктәптә дөрес тәрбия алган солдатлар кайда да сынатмыйлар. Улыбыз армия тормышыннан беркайчан да зарланмады, безне борчымады. Тик ана йөрәге борчыла шул: туңмый микән, ашарына җитә микән һ.б. Юлда кайтканда (биш тәүлек кайтасы!) ашарга дип, аңа 5 паек бирмәкче булганнар, ул 3 не генә алган. Аның да берсе артып калган. Ул тартмадагы ризыкларны, кирәк-яракларны күреп шаккаттым мин: улларыбыз ач та, ялангач та булмаган бит! Җылы оекбашлар, чалбарлар, башка өс киемнәре җитәрлек икән. Фикеремне улыбызның хатындагы юллар белән тәмамлыйсым килә. “Безнең үзебезне тотышыбыз дөрес тәрбиядән тора. Монда төрле милләттән булган 100 дән артык егет хезмәт итә, һәрберсенең дөньяга карашы төрлечә. Шуңа карамастан командирларга без барыбыз да бер. Монда моны эшләмим, тегене ашамыйм, яратмыйм, дигән нәрсә юк. Ач каласың килмәсә, ашыйсың, сүз килмәсен өчен өчен генә булса да кушканны эшлисең. Сез мине ничек өйрәттегез? Биргәндә ал, алдыңа нәрсә куялар, шуны аша, тоткан әйбереңне урынына куй, өлкәннәрне хөрмәт ит, кечеләрне якла һ.б. дипме? Менә боларның барысы да монда кирәк. Монда бигрәк тә сагыну, яратуның нәрсә икәнен, туган йортның, якын кешеләреңнең кадерен беләсең икән… Әтием, әнием, мин сезне бик нык сагындым, бик нык яратам! Үзегезне саклагыз!” ___________________

        Армия сафларында хезмәт итеп, туган җирләренә зур чыныгу мәктәбе узып кайткан солдат егетләребезгә киләчәк тормышларында, эшләрендә уңышлар теләп калабыз. Җир йөзендә сугышлар кабатланмасын, яшь

егетләрнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше җиргә яшәү өчен яратылган. Ә сугышлар –  безнең мәңге төзәлмәс йөрәк яралары.

       Тынычлык! Дөньяда аннан да изгерәк нәрсә бар соң? Илләр тыныч булсын. Туган яклардан читкә китәргә туры килсә дә, исән-сау үз ягыбызга әйләнеп кайтырга язсын!

                                                                  Гөлнур Абдуллина


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 🙁
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Котлаулар

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, ул – көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Хөрмәтле баулылар, ир-атларыбыз, егетләребез! Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз.

Сез булганга имин булып ата таңнар,

Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.

Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,

Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.

Бәйрәм итә ир-егетләр,

Аларның зур бәйрәме.

Ирләр – безнен көчле терәк,

Гаиләбезнең бар яме.

Бәйрәм белән ир-егетләр,

Тыныч булсын күгебез.

Исәнлектә һәм саулыкта,

Үтсен һәрбер көнегез.

Көтеп торсын өегездә,

Сезне иң-иң якыннар.

Гаиләгезгә һичкайчан да

Кермәсеннәр салкыннар.

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 🙁
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне, ул — көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. Әгәр йөрәк түреннән килгән хисләреңне сүзгә әйләндереп әйтергә аптырап йөрисең икән, без тәбрикләү текстлары тәкъдим итәбез. 

1.

Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.

2.

Бәйрәм итә ир-егетләр,
Аларның зур бәйрәме.
Ирләр — безнен көчле терәк,
Гаиләбезнең бар яме.
Бәйрәм белән ир-егетләр,
Тик изге бүләкләрем!
Чын күңелдән сезгә булсын
Миннән саф теләкләрем.
Бәхет булсын йортыгызда!
Тыныч булсын күгебез!
Исәнлектә һәм саулыкта,
Үтсен һәрбер көнегез!
Көтеп торсын өегездә,
Сезне иң-иң якыннар.
Гаиләгезгә һичкайчан да
Кермәсеннәр салкыннар.
Мәхәббәтле һәм шатлыклы
Бәйрәмең котлы булсын!
Бүләкләрдән,теләкләрдән
Күңелеңә нур тулсын!

3.

Котлы булсын, әтиләр, бәйрәм көнегез.
Без барыбыз да шул теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзегез
Шатлык өсти безнең йөрәккә.
Тормышта сез ныклы терәксез,
Безнең өчен һәрчак кирәксез.

4.

Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул — тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә.
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
Ул — солдатлар бәйрәме,
Без котлыйбыз аларны.
Әтиләрне, абыйларны,
Һәм бөтен солдатларны.

5.

Сине 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Саулык-сәламәтлек белән тизрәк хезмәтеңне тәмамлап кайтуыңны телим. Кызарып баеган кояшның балкуы матур, әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә? Тормыш юлы гел такыр гына түгел, бәлки шулай булуы хәерлегә дә. Алай яшәве мәгънәлерәк, күңеллерәк бит. Син шулардан тәм, ләззәт табып алга омтыл. Мәхәббәтең ак төнбоектай чәчкә атсын, бәхетең ташып торсын.

6.

Сезне 23 февраль — Ватанны саклаучылар коне белән чын кунелдән тәбрик итәбез! Ныклы сәламәтлек, кунел көрлеге, әшегездә, укуыгызда зур уңышлар, шатлык — куанычлар, озын гомер телибез!
Ирләр булыйк —
мәхәббәттә жинелгәндә,
чигенгәндә.
Кайгы хәм шатлык килгәндә.
Мәҗлесләрдә, бәхәсләрдә.
Акыл хәм дәрт көрәшкәндә.
Вәгъдәләрдә…
Ирләр булыйк — ир булгач та, картайгач та.
Ирләр булыйк!
Һич югында
Күк гөмбәзен иңебездә
бары бер көн тотып торыйк!
Ирләр булыйк!
Бәйрәм белән!!!

7.

Ирләр көне диләр буген,
Булсын, әйдә, бәйрәмнәр .
Һәр гаиләдә, түр башында,
Урын булсын ирләргә!
Ирле йортта, тигез канат.
Каермагыз аларны,
Пар канатлар асларында,
Үстерегез, баланы.
Әтиле йорт — куаныч ул.
Моны һәркем беләдер,
Әтиләр дә чынбарлыкны,
Тигезлектә күрәдер.
Гомер юлы бик тиз утә,
Менэә шунысы аяныч
Шул кыска гомерләрдә сез,
Булыгыз ла, таяныч.

8.

Ватан — ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә Ватанны саклаучылар, дип сезгә, кадерле ир-атларыбызга дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерле төшенчәләр — туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге сезнең җилкәләрегезгә салынган. Нинди зур җаваплылык! Шул җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Рәхмәт сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле бәхетле кешеләр итеп тоярбыз.

Яшәеш

Кызыл Армия 1919 елда барлыкка килә. Яшь дәүләт әле оеша гына, ә инде германия гаскәрләренә каршы тора.

23 февраль: кыскача бәйрәм тарихы

1922 елга бәйрәмне рәсми рәвештә Кызыл Армия һәм Флоты көне дип атыйлар. Бер елдан соң беренче 5 еллыгын колачлы итеп уздыралар.
22нче елга кадәр бәйрәм турында искә дә алмыйлар һәм билгеләмиләр дә.

Датаның әһәмияте Бөек Ватан сугышы елларында тагын да көчәя. Һәр кешенең кемедер сугышта, аңардан хәбәр көтәләр һәм шул көтүләр вакытында 23 февраль өмет һәм таяныч була. Шул авыр елларда әлеге көнгә халыкның мәхәббәте ныгый.

23 февраль — ватанны саклаучылар көне: СССР елларында бәйрәмнең барлыкка килү тарихы
1949 елдан бәйрәмнең рәсми исеме — Совет Армиясе һәм Хәрби-диңгез флоты көне итеп үзгәртелә. Авыр үткәннәрне истә тотып, кышкы көн чын-чынлап үзенчәлеклегә әверелә. Хәзер дәүләт датасын түгел, ә киң колачлы тантананы — парадлар һәм салют белән билгелиләр. Ветераннар мактаулы игътибарга, орден һәм медальләргә лаек була.

Баштарак игътибар үзәгендә нәкъ менә хәрбиләр тора, ләкин сугыш артта кала һәм хәзер инде армиядә хезмәт иткән һәркем бәйрәмне үзенеке итеп билгели. Шуннан бирле ирләр көне киңрәк колач ала.

Бу көнне ни өчен бүләкләр бирелергә тиешлеге турында бернинди тарихи мәгълүмат юк. Мөгаен, датаны ничек булса да билгеләү теләгеннән чыккан традициядер. Ветераннарга гөлләмәләр алып килү, шигырьләр һәм чаралар багышлау. Хәзер бу хөрмәтне бүләкләр һәм сюрпризлар белән алыштырдылар.
23 февраль гомуми ир-ат көненә әверелде, чөнки хезмәт итүчеләр белән итмәүчеләр арасында чикләр юк диярлек. Бездә барлык ир-атларны, хәтта илнең булачак яклаучыларын — кечкенәләрне дә игътибарсыз калдырмыйлар.

Еллар үтә, Кызыл Армия кебек үк, Советлар Союзы да юк. Ләкин кешеләр СССР тарихындагы шул үзенчәлекле көнне онытырга теләми. Россиядә 23 февраль 1995 елдан бирле рәсми рәвештә Ватанны саклаучылар көне дип атала. Бу көнне барлык ир-атлар — әтилар, бабайлар, абый-энеләр игътибарга үзәгендә.

23 февраль бәйрәменең кыскача тарихы күрсәткәнчә, йөз ел эчендә ул җитди трансформация кичергәнен, әмма аның илебезне яклаучыларны данлау кебек төп максаты үзгәрешсез калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 🙁
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Общество

Ватанны саклау — һәркемнең изге бурычы. Балаларда патриотизм, туган илгә мәхәббәт хисе, иң беренче чиратта, мәктәптә тәрбияләнә. Ватанны саклау өчен кеше гыйлемле булырга, тарих сабакларына төшенергә, киләчәкне акыл белән кора белергә тиеш.

Ватанны саклаучылар көне — кыюлык, намус hәм батырлык көне. Бу көчле рухлылык, чын ир-егетләрнең батырлык, намус һәм абруй…

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

Ватанны саклау — һәркемнең изге бурычы. Балаларда патриотизм, туган илгә мәхәббәт хисе, иң беренче чиратта, мәктәптә тәрбияләнә. Ватанны саклау өчен кеше гыйлемле булырга, тарих сабакларына төшенергә, киләчәкне акыл белән кора белергә тиеш.

Ватанны саклаучылар көне — кыюлык, намус hәм батырлык көне. Бу көчле рухлылык, чын ир-егетләрнең батырлык, намус һәм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бәйрәм.

Илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында илебез тыныч, күгебез гел аяз булыр. Әтиләре, абыйлары үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләнгән яшь егетләребезгә, хәрби хезмәтләрен үтәгәндә, туган якта калган якыннарының тынычлыгын саклап, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр, дигән ышаныч белдерәбез.

Ватан алдындагы изге бурычларын үтәүче барлык ир-егетләрне, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, хәрби хезмәткә хәзерләнүче барлык ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм.

Күк йөзе һәрчак аяз булсын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, һәр эшегездә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 🙁
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Җәмгыять бу, җәмәгать

Тарихка күз салсак, Ватанны саклаучылар көне — 1922 елның 23 февраленнән РСФСРда Кызыл Армия һәм Флоты көне буларак билгеләнә башлый. 1946 елдан 1993 елга кадәр ул Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты көне буларак бәйрәм ителә. СССР таркалганнан соң әлеге бәйрәм Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләнә һәм 2002 елдан бирле әлеге…

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне!

Тарихка күз салсак, Ватанны саклаучылар көне — 1922 елның 23 февраленнән РСФСРда Кызыл Армия һәм Флоты көне буларак билгеләнә башлый. 1946 елдан 1993 елга кадәр ул Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты көне буларак бәйрәм ителә. СССР таркалганнан соң әлеге бәйрәм Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләнә һәм 2002 елдан бирле әлеге көн ял көне санала.

Инде күп еллар дәвамында 23 февраль барлык Армия сафларында хезмәт иткән ир-егетләр бәйрәме булып тора. Бу көнне алар дус-туганнардан котлаулар, бүләкләр кабул итәләр.

Бүгенге көндә без әлеге бәйрәм белән барлык ир-атларны да котласак, СССР вакытында бары тик Армия сафларында үз вазифасын тиешенчә үтәп кайткан ир-егетләр генә котлаулар кабул итә алган. Бер караганда, бу бик дөрес фикер. Ни өчен әле кемдер, әлеге котлауларны кабул итү өчен тир түгеп эшли, ә кемдер, өй тирәсеннән ерак китмичә генә дә котлауга лаек булырга тиеш? Һәр нәрсәнең үз урыны, сәбәбе бар. Әлеге датаны бәйрәм итәр өчен тулы хокукка ия булырга кирәк. Шуны искә алып, Армия сафларында булып кайткан егетләребезнең фикерләрен белештек.

Николай ЕФИМОВ (Балык Бистәсе районы, Казаклар Чаллысы авылы):

-Армиягә бару теләге белән янып йөрмәгән идем. Тик шулай да, бармый калсам да күңелле булмас, төртмәле сүзләр ишетеп яшәгәнче, намусым чиста булыр, дип барып кайтырга булдым. Һәр нәрсәнең кадерен Армиягә килеп эләккәч кенә аңлый башлыйсың икән. Барганыма үкенмәдем. Әле кайчан чит җир күрер идем бармасам! Төрлесе төрле яклардан яңа дуслар таптым. Хәзер инде аңлыйм: кеше җирдә бер генә яши, шуңа күрә Армиягә барып, әти-әнисе, якыннарыннан башка, үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен аңларга тиеш. Һәркемнең үз фикере, ә мин менә егет кеше Армиядә булырга тиеш, дип саныйм!

Владислав ЯКОВЛЕВ (Балык Бистәсе):

-Хезмәт итәргә теләгән кеше барсын, ә теләмәгән кешене ирексезләргә кирәк түгел, минемчә. Мин үзем Армиягә барырга кирәк дип санадым һәм хезмәт итеп кайттым. Барганыма бер генә дә үкенмим. Үзем өчен күпме яңалыклар ачтым! Яңа җирләр, төрле илләр, шәһәрләр, үзгә климат, табигать, ә иң мөһиме — күпме яңа дуслар! Мин Мурманск өлкәсенең Североморск шәһәрендә, «Маршал Устинов» кораблендә 2 ел хезмәт иттем һәм аннан беренче статьялы старшина званиесе белән кайттым. Шунысын да әйтим, диңгез флотында хезмәт итү, җир өстендәге хезмәткә караганда, күпкә дәрәҗәлерәк санала.

Артем ДОМОЛАЗОВ (Түбән Кама):

Мин хәзерге вакытта Мәскәү шәһәренең Преображение полкында хезмәт итәм. Миңа монда ошый, шуңа да, үзем теләп Армиягә барганыма үкенмим. Вакыт бик тиз узып китә, әле кайчан гына килгән идем кебек, инде кайтыр вакыт та җитә. Иртән торабыз да йөгерергә чыгып китәбез. Иртәнге ашны ашагач маршировка була. Обедтан соң физик әзерлек башлана. Һәр ай саен роталарның физик әзерлеген тикшереп, билгеләр куялар. Минемчә, һәр егет әлеге хезмәтне узарга тиеш. Армиядә кеше үзенен нәрсәгә сәләтле икәнен аңларга һәм үзенең асылын ачыкларга тиеш. Армия миңа күп нәрсә бирде. Әти-әниемне, якыннарымны кадерләргә өйрәндем. Хәзерге вакытта мин кече сержант званиесен йөртәм, ә вазифам буенча — взвод командиры урынбасары.

Армиядә булганнарның кайсы белән генә сөйләшсәң дә, берсе дә зарланмый, ә киресенчә, бик күп плюсларны атап, горурланып сөйлиләр. Күбесе үзен Армиядә тапканын әйтә. Шуңа күрә, курыкмыйча нәтиҗә ясарга була. Һәр егет, исән-сау булганда, үзенә йөкләнгән вазифаны үтәп, үз Ватанының чын сакчысы икәнлеген исбатларга тиеш. Шул очракта 23 февраль — Ватанны саклаучылар көнендә котлаулар кабул итүе дә күңелле булачак!

Бәйрәм белән сезне, ир-егетләр!

Надежда ТОКРАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына «Ватсап» аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 🙁
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *