Башкортстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы
Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе
Фатих Кәримгә
ачык хат
Әзерләде: 11 нче сыйныф укучысы
Хабибрахманов Илдус Илшат улы
Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Фәттахова Люзия Назир кызы
Бәләбәй, 2018 нче ел
Фатих Кәримгә ачык хат
Сәлам Бәләбәйдән!
Исәнмесез, Фатих абый! Сезгә хат язучы Бәләбәй татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Хәбибрахманов Илдус Илшат улы.
Без татар гимназиясендә татар әдәбияты дәресендә сезнең тормыш һәм иҗат юлыгыз белән таныштык. Сезнең матур шигырьләрегез йөрәк түрендә тирән урын алды. “Тирән күл”дәге 11 яшьлек малай күңелдә бигрәк тә кызгану хисләре уятты. Мин “Ак күгәрчен” шигырен сайлап алдым. Фатих абый, бу сез язган Дим буе. Шомыртлы, язгы Дим. Тормыш иптәшегез Кадрияне бик нык сагынгансыз, аның янына ак күгәрчен булып очарга әзерсез. Ул бердәнбер мәхәббәтегез һәм Туган ил белән бәйләнеш.
Мин бәләкәйдән үк сезнең иҗатыгызны яратып, өйрәнеп үстем. Җылы җәй көннәрендә су коенып, балык тотып, ямьле Дим буйларында үскәнсез. Сезнең шигырьләрегездә туган илебезгә, туган халкыбызга карата чиксез ярату чагыла. Гаиләгезгә, сөйгән кызларыгызга язган хатларыгызда аталарча хәстәрлек күренә. Үзегез сугыш кырларында булуга карамастан, хатыныгыз Кадрия апа һәм кызларыгызның хәлләрен белешеп, киңәшләр биреп, хатлар язып торгансыз.
Ә сугыш бик куркыныч нәрсә булган ул. Явыз дошман беркемне дә аямаган, олыларны да, сабыйларны да җәлләмәгән. Сезнең “Партизан хатыны” дигән поэмагызны күз яшьләрсез укып булмый. Сугыш картларны, хатын-кызларны да җәлләми. “Һөҗүм” шигырегездә сугыш солдатлары дошманны илебездән куып чыгарыр өчен үзләренең гомерләрен дә кызганмаганнар. Алар акыл һәм хәйлә белән фашисттан үч алганнар. Картлар да, балалар да үзләренчә фашист белән көрәшкәннәр. Бу сезнең күп шигырьләрегездә чагыла: “Үлем уены”, “Яңгыр астында”, “Тирән күл” һ. б
Фатих абый, сезнең иҗатыгызның сихри көче әле бик күп буын балаларын үзенә тартып торачак, киләчәк буында Туган илне ярату, аны саклау хисләре тәрбияләячәк.
1922-1924 нче елларда Бәләбәй педагогия техникумында укыгансыз. Әлеге көннәрдә ул бераз үзгәртелгән инде. Яңача җиһазландырылган. Аның керү өлешендәге стенасына ”Бу уку йортында 1922-1924 нче елларда Фатих Кәрим укыган” дигән сүзләр язылган тактаташ куелган. Ә инде татар теле кабинетында сезнең туган йортыгызның 1985 нче елда төзетелгән макеты саклана. Фатих абый, сезнең шигырьләрегез бик җиңел укыла, эчтәлекле, якын һәм Туган илгә багышланган. Һәр кеше өчен иң кадерлесе- Туган ил. Ул Туган иле өчен янып яшәргә тиеш, дип уйлыйм. Аны матурларга, ямьләргә тиеш. Шигырьләрегез аша сезнең Туган илне сөюегез һәм бик кадерләвегез чагыла. Сез — Туган илебезнең үрнәк алырлык улы.
“Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла.
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була”, — дип язгансыз.
Әйе, Фатих абый, Сез Туган илне бик яраткансыз, гомерегезне биргәнсез, ул да сезне онытмый. Сезне искә алып, Ает авылында менә ничә ел рәттән инде шигъри кичә оештырыла. Бәләбәйдә бур урамга сезнең исем бирелгән. Ел саен уздырылган төбәкара “Илһам чишмәләре” шигърият фестивалендә иң оста шигырь язучыларга сезнең исемдәге премия бирелә. Сезне, Фатих абый, бар дөнья белә. Ничек дисезме? Сез шигырьләрегезне дәфтәр битенә каләм белән язгансыз. Хәзер сүзләрне компьютерда җыябыз, сайтка урнаштырсаң, теләгән һәр кеше карый, укый ала. Фатих абый, Сезне шатландырасым килә, Сезнең дә сайтыгыз бар, фотосурәтләрегезне, тормыш һәм иҗат юлыгызны сайттан да теләсә кем өйрәнә ала.
Рәхмәт, мең рәхмәт Сезгә! Сез сугышта коралыгыз белән генә түгел, иҗатыгыз белән дә дошманга каршы торгансыз бит. «Фатих Кәрим – һәр шигырь юлы белән Ватанга фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат. Аның Казан музеенда саклана торган шинеле генә түгел, кулъязмаларының соңгы битләренә кадәр пулялар белән тишкәләнеп беткән”-, дип язган Луи Арагон. Шундый авыр шартларда да унга якын поэма, баллада, йөзләгән шигырь, ике повесть һәм бер пьеса язарга өлгергәнсез.
Фатих абый, без сезнең Туган илне яратучы патриот булуыгызга сокланабыз. Сездән бу эшләрдә үрнәк алабыз. Безнең илебездә 2018нче ел-волонтерлар елы дип игълан ителде. Сез яшәгән елларда Тимур командасы булган. Алар авыр язмышлы әби-бабайларга, ятим балаларга ярдәм күрсәткәннәр, тимер-томыр, чүпрәк, хәтта сөяк җыеп, хөкүмәткә тапшырганнар, дип сөйләде миңа әбием. «Волонтер» — инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Алар элеккеге тимурчыларны хәтерләтә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылып торалар. Укучылар яки яшьләр арасында тырыш, уңганнар гына волонтерлык эшен җиренә җиткереп башкара ала. Алар ихластан хәйрия эшләрендә дә катнашалар, ялгыз картларга, өлкәннәргә, ятимнәргә ярдәм итәргә ашыгалар. Берьяктан аларны социаль хезмәткәрләр белән дә тиңләп була, ләкин волонтерларга хезмәт хакы түләмиләр. Белгәнебезчә, меңләгән кеше үз гомерендә бик күп яхшылыклар эшли, чит-ятка да ярдәм кулы суза һәм моның өчен бернәрсә дә сорамый. Моның белән ул үзенә канәгатьләнү ала, игелек кыла, кешелек җәмгыяте каршындагы бурычын үти.
Укучыларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне берләштергән волонтерлар төркеме һәр районда оештырыла. Башкалардан аерылып тору өчен элегрәк кызыл, хәзер инде «Волонтер» дип язылган ак төстәге футболкалардан йөриләр. Аларны район күләмендә үткәрелүче чараларның барысында да диярлек очратырга мөмкин. Гадәттә, кулларында махсус тартмалар, урналар да була. Алар шул рәвешле азкеремле гаиләдә үсүче мохтаҗ балаларга, ятимнәргә акчалата ярдәм күрсәтү өчен тырышалар, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр. Волонтерларны укытып, яңалыкларга өйрәтеп тору өчен 3 ай саен районның яки шәһәрнең белем бирү үзәгенә җыялар. Бу укуларда катнашу өчен волонтерларның акцияләр үткәрүе һәм аларда актив катнашуы шарт. Аларның эш планнарына елга-күл буйларын чүп-чардан тазарту, авыру кешеләргә,бигрәк тә балаларга операция ясау өчен акча җыю, халыкка мәдәни чаралар оештырып күрсәтү, авыр хәлдәге күп балалалы гаиләләргә кием-салым җыеп бирү, сугыш вакытында югалган солдатларны эзләү һәм тагын башка бихисап эшләр кертелгән.
Безнең гимназиябездә дә бу эш күптәннән алып барыла. Һәр ел саен “Күп балалалы гаиләләргә ярдәм ит” акциясе оештырыла. Без, укучылар, укытучылар, өйләребездән кием-салым, уку кирәк-яраклары алып киләбез дә авыр хәлдәге балаларга таратабыз. Язгы көннәрдә “Саф чишмә” акциясе үткәрелә. Шәһәребезнең күрке булган изге чишмәбезне чүп-чардан тазартып кына калмыйбыз, тирә-ягын матурлауда да катнашабыз. Изге эшләрдән күңелләр рәхәтләнеп, киңәеп киткәндәй була. Гимназиябездә күп еллар зур көч салып эшләгән хезмәт ветераннарына да ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Фәүзия Мәхмүдова, Рәкыя Садри кызы,Зәбирә Хәләф кызы да безнең игътибардан читтә калмый. Хәлләрен белеп, кирәк булса, ярдәм итеп торабыз. Шулай итеп,Фатих абый, хәзерге яшьләрдә дә илне, халыкны ярату хисе бик көчле. Сез бүләк иткән якты, тыныч тормышта изге эшләр белән шөгыльләнү сезнең алда булган бурычыбызны үтәүнең бер кыйпылчыгы булса икән. Сезнең алда бурычны үтәү мөмкин түгел,әлбәттә. Ләкин без тырышырбыз. Илебездә изгелек чәчкә атсын, сугышлар,начарлыклар булмасын өчен барысын да эшләрбез.
Колагымда һаман сезнең шигырь юллары яңгырый:
Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.
Әйе, үзегез яу кырында батырларча һәлак булсагыз да, иҗатыгыз белән Сез безнең күңелләрдә җыр булып яшисез, безнең буын өчен үрнәк булып торасыз. Илебезнең күген башка беркайчан да сугыш уты капламасын, әниләребезнең, балаларның күз яше түгелмәсен, дөньялар тыныч торсын иде! Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз.Сезгә лаеклы алмаш булып үсәрбез. Киләчәк буын сезнең белән. Ярый, хуш булыгыз. Тыныч йоклагыз. Без сезне онытмабыз. Сезнең кебек татар телен, туган илен җирен, суын, халкын яратучы, саклаучы, киләчәк буынга тапшыручы булып үсәчәгебезгә һич тә күңелегез шикләнмәсен! Сез — безнең хәтердә!
Бәләбәй шәһәре татар гимназиясенең
11 нче сыйныф укучысы
Хабибрахманов Илдус Илшат улы.
АНА ХАКЫ.
(Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять”
хикәясе буенча 7 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе)
Татар теле һәм әдәбият укытучысы:
Гайсина Гузяль Абдулбариевна
Тема. Ана хакы
(Әмирхан Еникинең Әйтелмәгән васыять” хикәясе буенча)
Максат.
1. Дидактик: Әмирхан Еникинең үзенчәлекле хикәяләү остасы икәнлеген төшендерү; “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә детальләр һәм символларны өйрәнү;
2. Үстерешле: Укучыларның әсәргә анализ ясау күнекмәсен үстерү;
3. Тәрбияви: Укучыларда уңай образлар аша шәфкатьлелек, миһербанлылык, игелеклелек сыйфатлары тудыру. Безнең иң кадерлеләребез булган әниләребезгә карата ихтирам, хөрмәт, көчле мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Метод: әңгәмә, өлешчә эзләнү.
Алымнар: анализ, әңгәмә, мөстәкыйль эш, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.
Дәрес тибы. Белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру.
Җиһаз.
-
Ә.Еники портреты, мультимедиа проекторы, китаплар, рәсемнәр, сандык.
Эпиграф: ”Ана — бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда…”
Һади Такташ.
-
Тактада плакатлар: 1. “Тел югалтса егет – ил югалткан,
Сүз югалтса – иле оялган” (Р.Әхмәтҗанов)
2. “Үзенең үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”
(Ш.Мәрҗани)
3. “Рәхәт булса да торган җир,
Сагындыра туган ил”(Җыр)
4. «Ә.Еники – күңел карурманының тургае”
Дәреснең планы.
I.Кереш:
1. Хәерле көн, кадерле укучылар!
2.Уңай психологик халәт тудыру.
Гомер – мизгел. Тормыш үзәненнән
Үтүләре ай-һай тиз икән.
Үтеп киткәч, сагынып сөйләр өчен
Түмгәгенә кадәр үз икән.
Укытучы сүзе: Укучылар, бүген без сезнең белән ана хакы, ана васыяте, балаларның ата-ана алдындагы бурычы турында сөйләшү алып барачакбыз. Бу тема кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле яши, ләкин соңгы елларда әлеге мәсьәлә кискенләште, тискәре вакыйгалар кешеләрнең күңелләрен тупасландырды, җирдә шәфкатьсезлек, кешелексезлек артты.
Укытучы: Бүген без Ә.Еники иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Дәреснең төп максаты: “Әйтелмәгән васыять” хикәясен анализлауны дәвам итү, әсәрдәге детальләр һәм символларны өйрәнү, әсәргә анализ ясау күнекмәсен үстерү.
Ана – бөек исем.
Ана – ул дөньяда иң бөек кеше. Һәркем әнисенә карата йөрәгендә иң изге хисләрне саклый. Әниләр алдында бурычыбызны без гомер буена да түләп бетерә алмыйбыз. Һәрберебез әниләребезгә карата иң матур, иң назлы сүзләрне генә әйтәбез. Әмма дөньяда мәрхәмәт белән явызлык та янәшә йөри шул.
(“Әнкәмнең догалары” җыры яңгырый )
Ана — бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда…”
Һади Такташ.
Безнең якташ шагыйрьләребез дә шигырьләрен әниләргә багышлаганнар. Берничәсен тыңлап узыйк.
Ирек Маһиянов: “Әнкәй”
Булат Сөләйманов: “ Син кояшым минем”
Ана – шәфкать диңгезе.
«Ата-анагызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр”.
Сез төндәге йолдыз сыман –СЕЗ ӘНИ….
II. Укытучы Ә хәзер “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең сюжетын искә төшерик.
Әсәрдә бер сюжет сызыгы бар.
Әсәрнең сюжетында 3 зур өлеш, вакыйга бар:
1. Акъәбинең авылдагы тормышы.
2. Шәһәрдә авырып ятуы.
3. Акъәбинең үлеме.
Кыскача һәрбер вакыйганы кабат карап чыгыйк әле.
Ана – бик яшьли үлеп китсә дә ана, ә баласы – сакалы агарып бетсә дә бала – мәңге бурычлы бала.
1. Акъәбинең авылдагы тормышы турында искә төшереп сөйләгез.
Укучы. Акъәби далада кизәк җыеп йөргәндә, үзенең авыру икәнлеген сизеп ала. Кайтып ята. Әбинең карты якты дөнья белән мәңгегә саубуллашкан, балалар төрлесе-төрле якка таралышып беткәннәр. Акъәби өйдә берьялгызы торып кала. Һәр көнне балаларының кайтып керүләрен өзелеп көтә. Әмма алар сирәк кайталар шул: эшләре күп. Әбинең саулыгы көннән- көн начарлана. Ләкин аны күршеләре ташламый, керәләр, хәлен белешеп торалар, чәен куеп эчерәләр, кош-кортын карыйлар, өен җылыталар. Авыл халкы көченнән килгән шәфкатьне кызганмый.
Укытучы. Авыл халкы бер-бер беренә карата, чынлап та, ярдәмчел. Күңелең киң булса, бөтен илгә бер шырпы җитә, ди халык. Ә бу әсәрдә без моны бигрәк тә кем образы аша күрәбез?
Укучы. Күршедәге яшь хатын Гарифә образы аша. Ул Акъәбинең ашау—эчүен кайгырта, йорт-җиренә һаман күз-колак булды. Карчыкның хәлен белешеп торды, ә инде авыруның хәле бер дә алга бармагач, балаларына хәбәр итте.
Укытучы. Укучылар, олыгайган кешеләргә, Акъәбидәй ялгыз калган карчыкларга без дә миһербанлы булыйк, игелекле эш вә гамәлләр күбрәк кылыйк. Гарифә образы безгә үрнәк булып тора.
2. Шәһәрдә авырып ятуы. “Өй ялгыз кала бит”
Акъәбинең авылдашлары белән саубуллашып шәһәргә китәр минутлары җитә. Изге туфрактан, авылдашларыннан аерылып китү аңа бик тә кыен була.
Менә ул шәһәрдә — балалары янында. Ул үзе бер бүлмәдә ята. Урын-җире чиста, тамагыннан да өзмиләр, тик әбинең җаны тыныч түгел.
Әбинең кызы белән киявенең тормышы үз агымына бара да бара.
Еш кына кунаклар да килеп китә, туган-тумачалар да гөрләшеп утыра. Тик ялгыз бүлмәдәге карчыкка гына берәүнең дә исе китми.
Бары тик шагыйрь кергәләп, аның үткәнен, хәлен белешеп ала, үзенең әнисе юклыгыннан моңая: “Әни яшь балаларга гына түгел, өлкәннәргә, менә минем кебек сакаллы кешеләргә дә кирәк ул”, — ди.
-
Акъәбинең үлеме.
Укытучы. Менә без әсәрнең иң дулкынландыргыч, күңелдә аеруча авыр тәэсирләр калдырган өлешенә килеп җиттек. Табиблар балаларына әниләренең тиздән үләсен хәбәр итәләр. Инде нишләргә? Бу турыда аңлату өчен укучылар әсәр өзеген сәхнәләштерергә өйрәнделәр. Иҗади өй эшен карыйбыз, соңыннан нәтиҗә ясалачак.
Төркем чыгышы. Катнашалар: автор – Эльвина, кияү – Артур, Гөлбикә (кызы) – Снежана, Суфиян – Ленар.
Автор. Врачлар кызы белән киявенә карчыкның тиздән үлеп китү ихтималын әйттеләр. Бу хәбәр аларда зур борчу тудырды. Мәетне юу бар, җыештыру, озату бар. Ә алар бу эшләрнең тәртибен белмиләр. Юарга, кәфенләргә карчыкларын да табар иде, бәлки мулласын да чакырыр иде, ләкин болар барысы да бик мәшәкатьле эш бит… Ахырда кияве әйтте:
Кияү. Гөлкәй бүтән чара юк, әбине больницага салырга кирәк. Нишлисең инде, үләргә булгач кайда да барыбер…. Аның каравы балалар кадерле әбиләренең үлемен күреп, куркып елашмаслар…
Улы Суфиян. Што сез, кадерле әниебезне өйдә үлмәсен өчен генә болницага илтеп салмакчы буласыз!? Оятын ничек күтәрерсез, хурлыгын кая куярсыз! Юк, мин риза түгел!
Кияү. Каенагай, син безгә бер сүз әйтергә дә хакың юк! Без аны авылдан алып килеп, ай ярым өебездә карадык. Әгәр дә больницага саласың килми икән, үзегезгә аласың да кайтасың! Сиңа да ана бит ул! (Суфиян аптырап Гөлбикәгә карый)
Гөлбикә. Миңа карама, мин арыдым, мин берни эшли дә алмыйм (елый).
Акъәбинең сулыш алуы көннән- көн кыенлаша бара. Якты дөнья белән саубуллашыр көннәре якынлаша. Балалары алдына аны соңгы юлга озату мәшәкатьләре килеп баса. Һәртөрле сәбәпләр табып, аның теләгенә каршы килеп, әниләрен больницага озаталар. Үзләренчә, биредә аңа хөрмәт күрсәтәләр, врачлар карый. Ләкин күп тә үтми, Акъәби күзләрен мәңгегә йома.
Балалары зур кешеләр булсалар да, газиз әниләренең соңгы васыятен үтәмәделәр. Алай гына да түгел, 3 көн гомере калган әбине квартираларында үлмәсен, үзләренә мәшәкать булмасын дип, больницага илтеп салалар. Ул шунда җан бирә.
Акъәбине больницага җибәрер алдыннан балалары арасында чыккан бәхәс күңелдә авыр хисләр уята. Адәм баласы укып кына кеше була алмый икән. Ул, беренче чиратта, кешелекле, мәрхәмәтле булырга тиеш, дигән фикер уята.
Дәресебезнең икенче өлешенә Наҗар Нәҗминең шигъри юллары белән кыска гына йомгак ясап китик.
Укытучы. Әмирхан Еники эчке дөньяны тасвирлаганда детальләр, психологик диалог, символларга еш мөрәҗәгать итә. Бу Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә аеруча ачык күренә.
-
Нәрсә ул әдәби деталь?
Укучылар фикере тыңлана.
Деталь — әдәби әсәр тудыруда катнаша торган әйбер, сызык, хәрәкәт, күренеш.
Укытучы Әдәби детальләр кеше рухын чагылдыруда актив катнаша.
Әсәр пейзаж белән башланып китә. Әйдәгез әле, шул юлларны кабат күздән кичерик. “ Йомшак кына җәйге җил исә… Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар…”
Нинди образ белән очрашабыз?
Укучы. Әлеге юлларда дала пейзажы тасвирлана.
Укытучы. Әйе, язучы стилендә дала пейзажы — милли традицияләрнең яңаруын искәртеп торган онытылмас бизәк. Күз күреме җитмәслек еракларга сузылган дала башкорт халкының хөрлек яраткан ашкынулы характерын, киң күкрәк авазы булып ишетелгән куәтле моңнарын бик тулы чагылдыра. Димәк, “дала” образы, сезнеңчә, нинди образ?
“Дала” образы — халыкның борын-борыннан килгән туган җире, туган моңнары, бөтен яшәү образы, тарихы.
Хикәянең герое Акъәбинең тормышын башкорт даласыннан башка күз алдына китереп булмас иде: Аксылу, Аккилен, Акҗиңгә, Акъәби булып, аның баскычлы тарихы, мәгънәле дөньясы , моңсу табигате, рәнҗеш тулы җырларында чагылып-чагылып китә торган ярсу батырлыгы кылганнар символында гәүдәләнә.
Укытучы. Ә дала нинди?
Укучы Тын, буш, моңсу да.
Укытучы. Пейзаж әдәбиятта танып белү вазифасын да үти дибез. Тын, буш, моңсу да булган дала сезнеңчә нәрсәне символлаштыра?
Укучы. Кечкенә генә булган Юлкотлы авылыннан яшьләр шәһәргә китә. Миңлебай карт сүзләреннән аңлашылганча, Юлкотлы яланнарын тоташтан сөреп бетергәннәр. Иске чикләр, иске чокырларның исемнәре барысы да күмелеп калды шунда, ди автор.
Укытучы Әсәр үзәгендә кем образы тора?
Укучы — Әсәр үзәгендә Акъәби образы куелган. Аның уй-тойгылары, үтә кешелекле һәм җитди уй-омтылышлары тасвирлана. Бу образда халык рухы, аның борын-борыннан килгән гореф-гадәтләре чагылыш таба
.
Укытучы Тагын Акъәби турында ни әйтә аласыз?
Укучы. Акъәби гомере буена хәләл көче белән көн күргән, киң күңелле, кешелекле, бала җанлы, ирне ир итеп тоткан, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерегә тырышкан.
Укытучы. Акъәби балаларының олы дәрәҗәгә ирешүләренә ихлас күңелдән куана. Ләкин аның җаны тыныч түгел Ул нигәдер борчыла? Сез ничек уйлыйсыз, Акъәби ни өчен өзгәләнә?
Укучы. Балаларының читкә чыгып китүләренә җаны сыкрый, җитмәсә туган авылларына бик сирәк кайталар.
Укытучы. Сезнеңчә, әбинең борчылуы урынлымы?
Укучы. Әсәрдән күренгәнчә, олы улы Суфиянның рус кызына өйләнүен бик авыр кичерә. Акъәби моны башкорт халкыннан йөз чөерү, читләшү дип саный, чөнки оныклары Татьяна, Светлана, Геннадий, Борислар әбиләренә дәшәрлек башкортча бер авыз сүз белмичә үсәләр. Суфиян гаиләсендә башкорт милләтенең теле, гореф-гадәтләре югалган.
Укытучы. Повестьта хәзерге заманның ашкынулы адымнары белән халык тәҗрибәсе, традиция -гадәтләре янәшә куела Яңадан искә төшерик әле, нәрсә соң ул васыять?
Укучы Васыять – берәүнең үлем алдыннан әйтеп калдырган теләге, үтенече.
Укытучы. Ә ни өчен әсәр “Әйтелмәгән васыять” дип атала?
Укучы.- Акъәби балаларына васыять әйтеп калдырырга тели.
Укытучы. Нинди васыять турында әйтергә тели икән?
Укучы. Акъәби балаларына туган телне күз карасыдай кадерләп сакларга, гореф-гадәтләрдән аерылмаска, туган нигезне онытмаска кирәк дип әйтеп калдырырга тели..
Укытучы. Акъәбинең әйтергә теләгән васыятьләреннән иң кирәклесе дип кайсын саныйсыз?
Укучы. Акъәби үзен мөселманча җирләүләрен тели. Ләкин аның бу теләге дә кабул булмады.
Укытучы. Аны соңгы юлга озатканда шагыйрьнең сүзләре бик гыйбрәтле. Әйдәгез, кабат шул юлларга күз салыйк әле.
“Кадерле дуслар, без ак күңелле, пакь күңелле әсәебездән мәңгегә аерылдык. Әйе, ул барыбызның да уртак әсәебез иде. Алай гына да түгел, мин, һич икеләнмичә, аны башкорт халкының изге җанлы анасы дияр идем. Әмма нәрсә беләбез без аның хакында? Күрә белдекме без аның шул изге җанын, пакь күңелен, ак уйларын?.. ”
Шагыйрь, карчык кебек үк, борынгы йолаларның онытылмаска тиешлеге хакында фикер йөртә. Әби каберендә аның хакында иң дөрес, иң соңгы сүзне әйтеп калдырырга тели. Ләкин, кызганычка каршы, аны ахыргача тыңлап та бетермиләр, киресенчә, тиргиләр.
Әсәр ахырында, Акъәбинең әйтелмәгән васыятен әйтеп бетерергә теләгәндәй, авылдан әбинең яшел сандыгы килеп төшә. Укучылар, ә бу сандыкта ниләр бар?
Укучы. Сандыкта Акъәбинең ак бәз кәфенлеге иң өскә куелган. Ниләр генә юк бу сандыкта: чуклы камчы, саф көмештәй челтәрләп эшләнгән чулпы һ.б. Монда Акъәбинең әби-бабасыннан, нәселеннән килгән борынгы сәнгать өлгеләре тупланган. Без биредә “яшел сандык” детале белән очрашабыз.
Укытучы. Сандык эчендәге предметларның һәркайсы диярлек мәгънә вазифасын үти. Ул әйберләр — башкорт халкының күпьеллык хәзинәсен, буынара бәйләнешләрне, тулаем тарихи-милли яшәешен чагылдыра торган символлар.
Уйлап караыз әле, ил анасының кәфене нәрсәне аңлата.
Кәфен – тирән мәгънәне аңлата торган символ. Халыкның күптәнге йоласы.
Укытучы. Акъәбинең яшел сандыгы, андагы кәфенлек, балаларын да уйланырга мәҗбүр итә. Үлгән әниләре аларның күзен ачты. Газиз балалары үз әниләрен мәңгелек белән тоташудан мәхрүм итүләрен кәфенлекне күргәч кенә аңлый алдылар. Шуңа күрә алар “хәтта бер-берсенә күтәрелеп карарга ничектер кыймадылар”.
Димәк, укучылар, “яшел сандык” детале нәрсәне аңлата?
Укучы. Халыкның рухи байлыгын.
Укытучы. Кабат әсәргә кайтыйк әле. “Дала буйлап кылганнар йөгерә. Шул кылганнар арасыннан таякка таянган Миңлебай карт килә. Әйтерсең ул — безнең ерак бабаларыбыздан килгән илче, безне Акъәби васяте белән тоташтыручы үлмәс көч, арадашчы.
Аның :”Кайтыр, насыйп булса кайтыр… Ә син учагың карый тор, учагың… Учагыңда утың сүнмәсен”,- ди.
Ә ни өчен Миңлебай карт: “Учагыңда утың сүнмәсен”,- ди. ?
Укучы. Чөнки Миңлебай карт Акъәбинең ялгызлыгын аңлый. Әгәр ул-бу була калса, ягъни Акъәби үлә-нитә калса, нигезнең бетәчәген искәртә. Балалар туган нигезгә, туган җиргә кайтсыннар, нигезне онытмасыннар, ташламасыннар, учакны сүндермәсеннәр, милләтебезнең рухын-гореф-гадәтләрен, йола –тарихын онытмасыннар, сакласыннар дигәнне аңлата.
Укытучы. Әсәрне кабатлап, анализлап чыкканнан соң, әсәрдә күтәрелгән проблемаларны санап чыга алабыз инде.
Алар: 1) тормышта лаеклы шәхес булу.
2)үткән тормышны онытмау.
3)туган туфрак, нигез, халыкны онытмау.
4)ана хакын хаклау, ананы рәнҗетмәү.
5)исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белү.
Балык кылчыгы алымы ярдәмендә әлеге фикерләрне проблема итеп алып, факт һәм сәбәпләрне билгеләп, нәтиҗә ясыйк
Акъәби гомере буе игътибарын юнәлтергә тырышкан борын-борынгыдан килгән милли гореф-гадәтләр, йолаларга хөрмәт балаларда ничек чагыла?
Укучы. Ата-баба йоласы, гореф-гадәтләренә хөрмәт юк. Аларны кирәксенмиләр. Өлкән буынга алмашка кыйблалары итеп мәрхәмәтсезлекне сайлаган шәфкатьсез буын килә.
Йомгаклау.
Укытучы.
Акъәби — халык анасы. Аның васыяте – халыкка васыять. Әгәр аның васыятен ишетмәсәк, безнең телебез, халкыбыз, гореф-гадәтләребез юкка чыгачак. Әсәрдәге Шагыйрь образы — шуның сагында.
(“Әнкәй бәгърем” җыры яңгырый)
Дәреснең эпиграфына игътибар итегез әле.
Ана — бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда…” Һади Такташ.
Ана хакы, әниләребез алдындагы бурыч, дибез. Аналар алдында барыбызда бурычлы.
Бары тик әнкәйләрнең догалары, хәер-фатихалары гына яшәү көче бирә. Безгә аларның фатихаларын алу өчен, күп көч куярга кирәк. Аларның кадерләрен исән чакта белик.
Елатмагыз әниләрегезне,
Төнге тәрәзәләргә каратып:
Догаларын, керсез теләкләрен
Биргән алар сезгә яратып.
Елатмагыз әниләрегезне,
Күз төбәтеп юллар чатына:
Онытмагыз – сезне төп нигездә
Әнкәегез йорты чакыра.
Рефлексия:
Кадерле балалар, әйдәгез, һәрчак әниләргә мәрхәмәтле булыйк. Аналарның хакын хаклыйк, иманлы булыйк, әти-бабаларыбыз нигезен, гореф-гадәтләрне, бабаларыбыздан килгән йолаларны онытмыйк.
Минемчә, бу әсәр, Акъәби образы сезнең күңелләрегездә озакка сакланыр. Әби-бабаларыгызга, әти-әниләрегезгә, өлкәннәргә карата игелекле булуыгызны телим. Аларны яратыгыз, хөрмәтләгез, рәнҗетмәгез. Һәм дәресебезне Туфан Миңнуллинның “Әниләргә булган буручны КЕШЕ булып кына түләп була” дигән сүзләр белән тәмамлыйсым килә.
Өй эше. 1.Бүгенге дәрес материалларына таянып үзегезнең әбиегез турында кечкенә презентация төзеп килегез.
2.Татар халкының бер йоласы буенча мәгълүмат тупларга. ( Ике өй эшенең берсен сайлап алырга.
Билгеләр кую.
Ачык хат
- Подробности
- Опубликовано 23.01.2015 09:22
- Просмотров: 1412
Исәнме, дустым Галия!
“Яңарыш” битендә “Ай янында якты йолдыз” дигән истәлекләреңне укып, синең өчен бик шатландым. Ниһаять, бай эчтәлекле язмаларың белән безне алгы көннәрдә дә сөендерерсең дип уйлыйм һәм “Юллар, юллар…” дигән китабыңның дәвамын укырбыз дип өметләнәм. Мәкаләңнең исемен укыгач ук, сәхнәдә көчле моңлы тавышы белән җырлап торган Хәят апа күз алдыма килеп басты.
“Зөләйха” татар халык җыры – аның яраткан җыры. Залда утырган тамашачылар тып-тын, ә янында елмаеп, ападан күзен алмыйча скрипкада уйнап тормыш иптәше, таянычы Хәлит абый тора.
Хәят апа турындагы истәлекләрем белән мин дә бүлешергә булдым. Хәят апа безнең якларга 1957 елны килүен яза. Ә миңа ул вакытта 5 яшь. Күз алдымда: зифа буйлы, уртадан ярылып озын кара чәчләрен үреп төшергән матур кыз кибеттән чыгып килә…
…Зәйнетдиновлар Янек авылы мәктәбендә эшлиләр, ә мин башлангыч классларда укыта идем. Алар казлар үстерәләр иде. Хәят апа тәмле итеп каз шулпасы пешерә, өстәл тулы татар халык ашлары.
Укытучы эшенең авырлыгын үз җилкәләрендә үткәрсәләр дә, 5 балалары да әти-әниләре юлын сайлыйлар. Апа белән абый үз хезмәтләрен яратып, бар күңелләрен, көчләрен биреп эшләделәр, балаларына укытучы һөнәрен сайларга юл күрсәттеләр. Зур оныгын кече яшьтән үз көчләре белән карап үстерделәр, Рита да укытучы.
Сөйкемле, эшчән, картайса да үз матурлыгын югалтмаган Хәят апаны авыл халкы зурлый, хөрмәтли. Без аны бик яратабыз, чөнки ул һәркемгә кулыннан килгән кадәр булышырга тырыша, ягымлы сүзләре белән юата белә, иң мөһиме, ул бу өч авылны газиз туган авылы кебек йөрәк җылысын биреп кабул иткән.
Хәят апа үзенең язмасында болай ди: “… бу өч авыл халкына чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Шушы зур мәгънәле сүзләрендә аның безне яратуы, үз күрүе чагыла.
Галия! Ә менә Венера апаның: “Елама, нәнәү, күлмәгеңне яматырсың хәзергә, зурайгач, яхшы күлмәк тә киярсең…” – сүзләре фәрештәләрнең “амин” дигән минутларына туры килгәндер. Син бит институтта укыганда үзеңнең зифа буйлы гәүдәңә килешеп торган затлы күлмәк-костюмнарың белән аерылып тора идең.
Әйе, кайгылы, авыр чаклар тормыш сукмагында сине әйләнеп үтмәде. Нишлисең, язмыштан узмыш юк.
Галия! Алла сиңа түземлек, көч бирсен, шатлыклы бәхет кенә елмайсын иде.
Гөлнура ФӘЙЗУЛЛИНА,
Вагай районы, Юрмы авылы.
Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
Мин өйдә генә, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнәм, иремнең дә эшендә бар да яхшы. Безгә күршеләребез дә гел көнләшеп, кызыгып карый — әти-әниләр белән дә искиткеч яхшы мөнәсәбәтләрдә, иремнең абыйсы Илсурның гаиләсе белән дә без күршеләр генә, бик дус-тату яшибез. Ә ничек дус булмаска соң? Илсур иремнән 2 яшькә олырак, ул кечкенә вакытында ук энесен гел караган. Ул вакытта әти белән әни күп эшләгән, ә Илсур Фәритне бакчага да, мәктәпкә дә йөрткән, укырга, дәресләрен әзерләргә булышкан. Бер сүз белән генә әйткәндә, Фәрит өчен абыйсы Илсур — чын авторитет. Ә мин нишләп бертуган абый-эненең арасына керергә, аларны ачуланыштырырга тиеш әле. Туганнар арасын бозарга сәбәп тә, моңа хакым да юк.
Илсурның хатыны Сәрия дә бик мөлаем, ягымлы, ачык йөзле, уңган хатын-кыз. Аның белән уртак телне тиз таптык. Төрле хатын-кыз кызыксынулары турында да сөйләшергә яратабыз. Тагын бер яраткан шөгылебез бар — чәчәкләр үстерергә яратабыз. Авыл җирендә бөтен кешенең дә чәчәккә исе китми бит, аңа ашый торган әйбер булсын. Ә без Сәрия белән чәчәк орлыкларын, үсентеләрен интернеттан да кайтартабыз, шәһәргә дә барып алабыз. Шуңа күрә аның да, минем дә ишегалды — чын гөлбакча.
Сәрия бик яхшы хатын-кыз, ләкин бер проблемасы бар — бала таба алмый. Ниндидер хатын-кыз авыруы бар анда, мин аны ничек булдыра алам, шулай тынычландырырга тырышам.
«Ул кадәр кайгырма инде. Хәзер нәрсә генә эшләмиләр бит. Хатыны булмаган ир-атлар да бала алып кайта. Онык үстерер яшькә җиткән җырчылар, артистлар үзләре бала табып ята. Әле син яшь, көчле, ниндидер юк-бар авыру өчен борчылма. Хәзер медицина көчле бит, бер ел да узмас, дәваларлар. Яки операция ясарлар, яки башка берәр нәрсә уйлап табарлар», — дип юата идем.
Сәриянең моңа бик ышанасы килә иде, хәтта күзләрендә очкыннар кабынды. Әмма вакыт уза, бернинди медицина да аларга ярдәм итә алмады.
Илсур да балаларны бик ярата иде. Безгә килгәч тә башта бөтен бала-чага белән күрешеп, алар белән шаярышып алмыйча, безнең янга да килми иде. Балалар янына күчтәнәчсез, бүләксез бер тапкыр да килгәне булмады. Безнең балалар да аны бик ярата инде.
Ул көнне без улыбыз Рөстәмнең 3 яшьлек туган көнен уздырган идек. Гадәттәгечә, табын түрендә — Илсур белән Сәрия. Күңелле итеп, җырлап-биеп бәйрәм иттек.
Кунаклар таралышкач, мин балаларны йоклатырга бүлмәләренә алып кереп киттем, ә Сәрия табынны җыештырып калды. Балаларны яткырырмын да, Илсур, Сәрия белән сөйләшеп утырырбыз дип уйладым.
Улымны йоклатканда бүлмәгә Илсур белән Фәрит килеп керде.
Ирем: «Әйдә, улымны йоклатам, монда сиңа Илсурның әйтәсе сүзе бар әле», — ди.
«Ииий, беләм инде мин аның нәрсә әйтәсен. Тагын сине балыкка җибәрүемне сорыйдыр. Юк, җибәрмим!» — дип көлеп куйдым.
«Юк, мин ул хакта түгел. Миңа бала табып бир әле, Гөлнәзирә?» — диде Илсур.
Мин аптыраудан агарынып каттым. Сүз дә әйтә алмадым. Әле бит бу сүзләрне ирем дә ишетеп тора, әмма кылы да селкенми. Ә Илсур сүз дә әйтергә ирек бирмичә сөйли башлады:
«Гөлнәзирә, күреп торасың бит инде, безнең Сәрия белән берни дә барып чыкмый. Сезгә килеп балаларыгызны күргән саен, йөрәгем кысылып куя. Сәрияне ташлый да алмыйм, ә ул бала таба алмый. Менә сездә утырам, сездә күңелле, өегездә бала-чага тавышы яңгырап тора, чыр-чу. Ә бездә кабер тынлыгы…»
«Илсур, бәлки балалар йортыннан бала алырсыз», — дидем, нәрсә әйтергә белмәгәннән.
«Була да соң. Безнең эштәге бер ир алды уллыкка бала — хәзер хастаханәдә кайтып керә алмыйлар. Юкса, башта сау-сәламәт бала иде, соңыннан бер чир артыннан икенчесе китте. Мин сабыемның авыртудан интеккәнен, ә үземнең аңа берничек тә ярдәм итә алмавымны күз алдыма китерәм… Ә сезнең балалар сау-сәламәт. Мин дә сәламәт. Ул балага бездә яхшы булачак», — диде.
«Илсур, син үз акылыңдамы соң? Мин 9 ай йөрәк астымда йөрткән нарасыемны, песи баласы биргән кебек сезгә бүләк итәргә тиеш буламмы? Суррогат әни тап, мондый эшләр хәзер җиңел эшләнә», — дидем ачуым чыгып.
«Син беләсеңме аларның күпме акча сораганын? Бер миллион белән генә дә котылып булмый! Ә монда… Син бала табуга без башка җиргә күченеп китәчәкбез. Әтинең мирасыннан да баш тартырмын, барысы да Фәриткә калсын», — диде Илсур.
Чыктым да Сәрия янына атылып кердем.
«Ишеттеңме безнең ирләр нәрсә уйлап чыгарган? Бөтенләй акылдан чашканнар ахры!» — дидем.
«Нишләп чашсыннар… Башкача мөмкин түгел, ахры. Бала булмаса, ташлаячак ул мине. Ә монда, син бала тапсаң да, Илсур сиңа кирәкми бит, ә башка хатын-кыз булса… Олыгайган көнемдә бер ялгызым калачакмын. Мондый гарип-гораба кемгә кирәк булсын», — диде Сәрия авыр сулап.
Бу хакта озак бәхәсләштек инде. Ирем дә һәрвакыт абыйсы яклы, хәтта шушы очракта да. Ә менә мин үземә урын таба алмый бәргәләнәм. Хәзер барысы да миннән тора, җавап бирергә кирәк. Ә мин һич кенә дә очына чыга алмыйм, нишләргә?
Сочинение
“ Минем әбием – сугыш чоры баласы”
Автор – Ахметзянова Кадрия,
МБОУ “Татарско-Кандызская СОШ”
Руководитель – Ахметзянова Роза Гамировна
Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист илбасарларына каршы халкыбызның героик көрәшен бөтен Җир шары хәтердән мәңге җуймас. Кешелек тарихына иң күп канкойгыч сугыш булып кергән Бөек Ватан сугышында Җиңү армиябезгә, халкыбызга дан һәм шөһрәт китерә.
Моннан 70 ел элек, халкыбызның нык ихтыяр көченә, югары әхлак сыйфатларына ия, куркусыз булуын бөтен дөньяга танытып, безнең сугышчылар Берлиндагы рейхстаг өстенә Җиңү байрагы кадый.
Фашистик Германия,10 ел һөҗүм итешмәү турындагы пактны бозып, 1941 елның 22 июнендә илебезгә басып керә. Бөек Ватан сугышы башлана.
Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул 27 миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…
Сугыш… Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы, Туган илгә бирелгәнлеге, чиксез мәхәббәте, төрле милләт халыкларының бердәмлеге күренде. Ил өчен авыр сынау көннәрендә халкыбыз бер йодрыкка тупланды. Фронт һәм тыл бердәм булды.
Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенне дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик күп салымнар да түләргә кирәк иде. Әмма тыл халкы сынатмады, сыгылмады.
Бөек Ватан сугышы чоры халык өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк русы, татары, чувашы, удмурты, һ.б. милләт кешеләре туган илен – Ватанын сакларга күтәрелде.
1418 көн һәм төн барган бу мәхшәрдән халкыбыз җиңүче булып чыкты. Совет солдатлары үз илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм коллыгыннан коткарды.
Җиңү тылда да яулана. Сугышка киткән ир – атларның эш урынына хатын-кызлар һәм балалар баса.
Татарстан илнең көчле тыл базасына әверелә. Казан авиация, ясалма каучук заводлары, кинопленка, тегү фабрикалары, мех комбинаты фронт өчен эшли. Мех киемнәрнең -50, киез итекләрнең 25 проценты безнең республикада җитештерелә. Җиңү көннәрен якынайтуга колхозчылар да үзләреннән зур өлеш кертә.
Сугышның утлы мәхшәре Татар Кандызы авылы халкының җилкәсенә дә авыр хезмәт, ачы күз яшьләре булып төшә.Җиңүгә 70 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә. ”Әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар, ничә еллар буена олы юлдан күзен ала алмый газиз улын, ирен көткән аналар, сөйгән ярларын көткән кызлар…
Авылда да кызлар, картлар, балалар колхоз эшен җигелеп тартканнар.Көне-төне эшләсәләр дә, ашарларына җитми.Икмәкне фронтка озатырга кирәк була. Җәй көннәрендә балтырган, кузгалак, ачы какы, төче какы, кычыткан, чөгендер яфрагы – барысы да ризыкка әйләнгән.Бу авыр елларда авыл язмышы ил язмышына кушылган. Ирләре, уллары, туганнары яу кырында батырлыклар күрсәткәндә тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләгәннәр. Алар арасында минем әбиемнең әнисе Мурзина Шәкирә Инсаф кызы (1911-1980) да булган.
Шәкирә әбиемнең ире – Мурзин Салих Морзан улы (1912-1942).Ул, 1941 елда сугыш башлангач та, үзе теләп фронтка киткән.Шәкирә әби 4 бала белән ялгыз калган.Тагын олы яшьтәге биатасы һәм бианасы булган. Шулай итеп, ачлык елларда, аңа 7 җанны ашатырга туры килгән.
Шушы 4 бала арасында минем әбием – Шакирова Наилә Салих кызы да булган. Ул 1935 елның 10нчы июнендә туган.Әбием миңа менә нәрсәләр сөйләде: “ Әти сугышка киткәндә миңа 6 яшь булган.Әтинең йөзен дә чак-чак хәтерлим.Без ике малай, ике кыз калдык. Тагын әби белән бабай бар иде.1942 елда әтинең «үлде,күмелде” дигән язуы килде.Бик кечкенә булу сәбәпле,кайда күмелгәнен хәтерләмим.Кызганыч, “похоронка”сы сакланмаган.
Сугыш вакытында тормыш бик авыр иде.Өйне салам ягып җылыта идек.Саламның күпме генә җылысы чыга инде, тәрәзәләр һәрчак боз белән капланган була иде.
1943 елда авылда “борын канау чире” чыкты. Бик күп кешеләр үлде, шул исәптән минем Кәмил абый да.Бу чир кар астында кышлаган башакларны җыеп ашаганнан килеп чыккан, диделәр.
Бераз үскәч, без Наил абый белән ,бәләкәй арба тартып , урманга утынга йөри идек.Утын дигәне дә инде сынып төшкән ботак-сатаклар була иде.Ул елларда утынга дип зур агачларны кисәргә рөхсәт юк иде.
Безнең өстә киндер күлмәк, аякта чабата иде.Бишмәтнең дә тышы киндердән була иде.Бала-чагаларның кайберләре, өсләренә кием булмау сәбәпле, мәктәпкә укырга йөри алмыйча, мич башында җылынып утыралар иде.Мин үзем дә мәктәпкә 8 яшьтә генә бардым.Карлы су вакытында күтәртмәле чабата кия идек.Ягъни, чабата астына ике агач шакмак беркетелгән була.Ләкин барыбер, су аның эченә керә дә, чыгып та китә иде.Ничек авырмаганбыздыр, бик чыныккан балалар булганбыз инде,күрәсең.
Киндерне дә уңган кеше генә ясый ала.Чөнки үсеп утырган киндерне өстеңә кием итеп кигәнче, 20 төрле эш башкарырга кирәк! Иң беренче, җирне көрәк белән казыйсың.Киндер орлыгын чәчеп, тырмалыйсың.Үскәч, сабагын җыясың.Аны су буена илтеп, батырып куясың.Кире алган вакытта инде бик салкын була иде, өши-туңа аны судан чыгарасың.Шуннан аны киптерәсең, талкыйсың, сүс килеп чыга.Аны килегә салып, килсап белән төясең (киле тәпән кебек,ләкин сай була; килсап төйгеч була).Шуннан соң, сүс йомшый.Аны тәрәш тарак белән тарыйсың, тәрәшле барлыкка килә.Аннары шуны эрлисең.Эрләгәннән соң,чүбеге кала, аннан палас ясыйлар иде. Эрләгән җепне киләпкә саласың.Шуны көлгә су салып, агартырга куясың (озак тотарга ярамый).Аннан алгач, елгага илтеп,бәләкләп чайкыйсың.Җепне киптереп, сүтәсең.Шуны сәке буена күшәгә саласың.Шүре ясыйсың.Туку станогына җепләрне тезәсең, тукыйсың.Ак киндер кирәк булса, шул килеш кала.Төсле тукыма кирәк булса, буяу белән манасың.Кайчак җеп килеш үк мана идек.Шуннан соң инде әзер тукыманы кисеп, күлмәк, ыштан, башка киемнәр тегәсең.Менә шуның кадәр эшне башкарып чыга алсаң, киемең була.Ул вакытта бит әле гаиләләрдә 7-8әр кеше иде, кайчагында күбрәк тә.Инәй шушы эшләрнең барысын да эшли иде, ә без аңа булыша идек.
Киндернең орлыгыннан май чыгаралар иде.Бодай оны булмагач,алабутадан ипи пешерәләр иде.Я булмаса, бәрәңге кабыгын киптереп, он тарталар иде.
Яз көне кәлҗемә ашый идек.Аның өчен кырдан барып былтыр калган бәрәңгеләрне җыеп кайта идек.Ул яртылаш черегән, яртылаш кипкән була.Кайчак хәтта кортлаган да була. Шуны чистартып, коймак кебек ясыйсың да, мичтә пешереп аласың.Ач булгач, шуннан да тәмле нәрсә булмый иде,”- дип сөйли әбием.
7 еллык мәктәпне тәмамлагач,әбием, 1 сезон, әтисенең бертуган энесе тракторчы Мурзин Гарифулла абый янында, плугар (сабанчы) булып эшли.Шуннан соң үзе дә тракторчыга укырга карар итә. Әбием 1953-1954нче елларда Бөгелмә шәһәрендә тракторчыга укый.1954нче елның 12 апрелендә аттестат ала (аттестаты әле дә сакланган ).Ул имтиханнарын “5ле”гә биргән.Аннан соң 3 ел “ДТ-54” тракторында эшләгән. Сәлимә апа белән сменалап хезмәт иткәннәр.Ул хәзер Поповка авылында яши.
Талипов Нурислам абый бригадирлары булган.Ул Бөек Ватан сугышы ветераны иде, 2013нче елда вафат булды. Вагизов Шәдит абый әбиемдә сабанчы (плугар) булып эшләгән.Ул әле дә исән, 84 яшьтә.
Кырга ягулыкны, суны ат ташыган. Әбиемнәр яз көне җир сөргәннәр, уңыш җыю вакытында комбайннар тартып йөргәннәр.Чөнки ул вакытта комбайннар хәзерге кебек үзйөрешле булмаган. Халтобина фамилияле хатын-кыз комбайнер булган.
Ындыр табагында ашлык суга торган машина – молотилка эшләгән.
3 ел тракторчы булып эшләгәннән соң, 1957нче елда әбием Шакиров Гамир бабама кияүгә чыккан. ”Тормышка чыккач, бабаң бүтән тракторда эшләтмәде, хатын-кыз өчен авыр эш ул, дип әйтте.
Мин, мәктәпне бетергәч, шәфкать туташына укырга барырга теләгән идем.Көчкә генә паспортлар алуга ирештек, ул елларда бөтен кешегә дә паспорт бирмиләр иде.Ләкин, сугыштан соңгы ачлык еллар булу сәбәпле, мин Бөгелмә шәһәренә тракторчыга укырга киттем.Ни өчен дисәң, ул елларда тракторда эшләүчеләргә күп итеп икмәк бирәләр иде.Әтием сугышта үлеп калды, гаиләбез ишле иде.Тамагыбыз икмәккә туйсын дип, ир-ат һөнәрен сайларга мәҗбүр булдым.Менә шундый авыр, ач еллар иде, кызым.Бүгенге рәхәт тормышның кадерен белегез, сезнең тамагыгыз тук, өстегез бөтен, аллага шөкер.
Шулай да, механизаторга укыганыма һич тә үкенмим, гомер буе техниканы белеп яшәдем мин.Абыйларың мотоцикл төзәткәндә, аларга да киңәшләр бирә идем әле,”- дип көлә әбием.Чөнки аның аттестатында : “тракторчы, 4нче разрядлы слесарь” дип язылган.
Минем әбием кебек бик күп балалар шушы сугыш аркасында ятим калганнар.”Әти” дигән изге сүзне әйтергә тилмереп, үлән белән кәлҗемә ашап үскәннәр алар.
Күп сугышчылар өчен кайту турындагы уйлар хыялда гына кала.Кызганыч, алар ят җирләрдә, безнең бәхетле тормышыбыз өчен ятып кала. Аналарның йөрәгенә тирән, мәңгелек хәсрәт ясап, авылга шомлы хатлар гына килә.
“Үлде” диләр, юк, ышанмый
Бу хәбәргә һич күңел,
Ул – үлемне җиңә торган!
Ул – үлә торган түгел!!!
Ут кебек үткен күзләре
Юк, сүнмәгәндер алар,
Һәрвакыт күргән шикелле
Нык күрәләрдер алар…
Шулай аналарның күңелләре якыннарының үлгәненә ышанасы килми…Татар Кандызы авылыннан 535 кеше Туган илне сакларга киткән булса, 206сы гына туган нигезенә әйләнеп кайткан. Ә 329ы киләчәк буыннар бәхете өчен яу кырында ятып калган.
Әйе, бу сугыш илебезгә күпме кайгы-хәсрәт, күпме күз яше китереп, күпме сабыйларны ятим калдырды. Шулай булуга да карамастан, Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан да көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде.
Сугыш тавышлары күптән тынды,
Төзәлделәр җирнең яралары.
Әтиләрнең окопларын сөреп,
Иген чәчә хәзер балалары.
Сугыш тавышлары тынды, ләкин
Күңелдәге шомы яши һаман.
Сугыш агачларын аударсак та.
Кайлардадыр әле тамыры калган…
2014-2015нче елларда Украина җирендә тагын күпме кеше үлде, тагын күпме бала ятим яки гарип калды…Безнең бабаларыбыз җиңгән, оясын туздырган фашизм яңадан баш калкытырга азаплана…
Шөкер, илебезнең күге аяз.Сугыш турындагы кинофильмнарны караганда йөрәк сыкрый, күңел елый.Данлы еллар ерагайган саен, үткәннәрне онытмасак иде. Үткәннәрдән башка киләчәк юк. Әйдәгез, үзебезнең данлы үткәнебез белән горурланудан туктамыйк, ул чорның данлы улларына һәм кызларына ихтирамыбызны киметмик.
200дән артык Советлар Союзы Герое, Дан орденының 60 тулы кавалеры, эре хәрби берләшмәләр белән командалык иткән адмирал һәм генераллар безнең горурлыгыбыз түгелмени? Ниһаять, Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән тыл каһарманнары алдында ничек баш имисең?! Алар олы ихтирамга, игътибарга лаек!
Гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, Фәнис Яруллин әйткәнчә, “Чигенми яшисе бар, ялгышмый яшисе бар!”
Киләчәктә сугышларны булдырмаска иде. Моның өчен сабырлык, дуслык, бердәмлек кирәк.Күркәм холыклы кешеләр кирәк. Андый холыклы кешеләр бар.Алар безнең күңелләргә мәрхәмәт, шәфкать, сабырлык орлыклары чәчәләр.
Без – балалар, киләчәкне төзүчеләр.Киләчәк безнең кулда.Ә киләчәк бүгеннән башлана.Сугышлар китереп чыгармабыз, барлык бәхәсләрне тыныч юл белән чишәрбез.Дөньядагы илләр арасында дуслык урнаштырырбыз.
“Дуслык булса, яшәр гомергә
Бөтен җир шарында тынычлык…”
Әмма шуңа җан әрни – сугышсыз да ятимнәр күбәя. Балаларга ана назы, ана тәрбиясе кирәк. Шөкер, республикабызда моны аңлаучылар бар. Балаларны гаиләләргә бирү сәясәте бара.Ятим балаларга һәм балалар йортларына ярдәм итүчеләр күбәя.Күренекле җырчы Салават Фәтхетдиновны гына алыйк.Күпме балаларга ярдәм итә ул! Үзләре турында шундый ярату һәм тәрбия күргән балалар мәрхәмәтле, шәфкатьле, тыныч булып үсәрләр. Аларга ходай сабырлык бирер. Бәхәсләрне түгәрәк өстәл артында чишәрләр, сугышлар булмас.
Яшәсен тынычлык!!!
Последнее обновление: 6 мая 2015 г., 22:10
Тема:
БСҮ “Әхлаклы җәмгыять төзүдә ана тәрбиясенең роле ” (эссе язарга
өйрәтү дәресе)
Дәреснең максаты: эссе язарга әзерләнү дәресен үткәрү
алымнарын күрсәтү.
Дәреснең бурычлары:
—
укучының фәнни хезмәте мисалында тәрбиясез хатынның бәхетле гаилә төзеп,
тәүфыйклы бала үстерә алмавын дәлилләп күрсәтү;
—
эссе язуда виртуаль чыганаклардан файдалану юлларын өйрәтү;
—
эссе язу алгоритмын төзү.
Җиһазлау:
ИКТ, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле хатын”, Тәрбияле кыз бала” кагыйдәләр җыелмасы,
“Эссе ничек языла?” буклеты.
Материал:
—
Хәерле көн, хөрмәтле
хезмәттәшләр! Мин Платонова Дамира Даниял кызы, Кукмара муниципаль районы
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе ”Кукмара 4 нче урта гомуми белем
бирү мәктәбе”ндә татар теле һәм әдәбиятын укытам. Сезне “Әхлаклы җәмгыять
төзүдә ана тәрбиясенең роле” исеме астында эссе язарга әзерләнү
дәресе” дигән темага уздырылачак мастер-класста катнашырга чакырам. (Слайд №1)
Хәзер сезне
мастер-классның төзелеше белән таныштырып үтәм. (Слайд №2)
Мастер-классның
структурасы:
• Кереш
–
максат һәм бурычларны
билгеләү.
• Эчтәлекне
ачу
–
дәрестә катнашучы
контингентны билгеләү;
–
кулланылган эш алымнары
һәм технологияләрнең өстенлеген дәлилләү;
–
проблемалы эзләнү технологиясенә
нигезләнеп үткәрелгән дәресләр системасы;
–
эш алымнары.
·
Практик эш.
Хәзерге заманда конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү
мәсьәләсе –төп проблемаларның берсе. Бу үз чиратында баланың сөйләменә,
башкалар белән аралашуына игътибар арттыруны сорый. Чөнки базар мөнәсәбәтенә
корылган җәмгыятьтә шәхес, үз урынын тапсын өчен, аның сөйләме камил булырга
тиеш. Шушы максаттан чыгып, мин бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләренә аеруча нык
игътибар бирәм. Тик сөйләме камил булып та, әхлак дәрәҗәсе түбән булган кеше
җәмгыятьтә үз урынын таба алмый. Без үтә дә болгавыр, четерекле заманда яшибез.
Тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый.
Олысы да, кечесе дә тәртипсез яшәү рәвеше алып бара.
Дәүләт әхлакый күчәреннән ычкынып, әхлаксызлык упкынына тәгәрәмәсме? Чөнки әхлаксыз
җәмгыятьнең киләчәге юк. Нишләргә?
Мин бу очракта Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә
мөрәҗәгать итүне уңышлы дип саныйм. Чөнки аның тәрбия өлкәсенә караган
хезмәтләре бүген дә актуаль. Аның үгет-нәсыйхәтләрен һәрбер дәресемнең тәрбия
максатында кулланам. Бүгенге мастер-классның максаты (слайд № 3) сыйфатлама
элементларын файдаланып, сочинение-фикер йөртү рәвешендә эссе язарга өйрәтү
алымнары белән таныштыру.
Бурычлары (слайд
№ 4):
—
укучының фәнни хезмәте мисалында тәрбиясез хатынның бәхетле гаилә төзеп,
тәүфыйклы бала үстерә алмавын дәлилләп күрсәтү;
—
эссе язуда виртуаль чыганаклардан файдалану юлларын өйрәтү;
—
эссе язу алгоритмын төзү.
Бу дәрестә 8 нче сыйныф укучылары катнаша: 17 укучы:
(слайд № 5),
10 ысы “5” легә, 6 сы “4” легә, 1 се “3” легә укыйлар.
Дәрестә эш проблемалы-эзләнү технологиясенә нигезләнеп
алып барыла. Бу технология “ачыш аша өйрәтү” принцибына нигезләнгән. Шулай ук мәгълүмати-коммуникацион
технологияләрне эффектив куллануны да дөрес дип саныйм. Бу технологияне үзем
укыткан барлык сыйныфларда да кулланам. Нәтиҗәсе буларак (слайд № 6),
укучыларым район һәм республика күләмендә үткәрелгән төрле сочинение
конкурсларында, PowerPoint, Publisher программаларында эшләнгән презентация,
газета конкурсларында актив катнашып, призлы урыннар алалар. Шулай ук
мәкаләләре көндәлек матбугатта да еш чыга. (слайд № 7), Мәсәлән,
· 2007
– 08 нче уку елында Гаяз Исхакыйның 130 еллык юбилеена багышланган
республикакүләм иншалар конкурсы”нда Платонова Наташа (9Б сыйныфы) – I
урын, хезмәте “Син кайттың Ватанга, Исхакый” китабына кертелде;
· “Гаилә
елына багышланган сочинениеләр конкурсы”нда Платонова Наташа (9Б
сыйныфы), Хаҗиморатова Гүзәл, Латыйпова Ләйсән (11А сыйныфы) – III
урын;
· 2008
– 09 нчы уку елында “Без онытырга тиеш түгел”, Бөек Ватан сугышы елларындагы
туган як тарихына багышланган “Без Бөек Җиңүне хәтерлибез”, янгынга каршы
темага иншалар конкурсында Хисаметдинов Инсаф (7 нче сыйныф) – III урын
·
“Зур фәндә минем урыным”
дигән Р.И. Үтәмишев исемендәге IV регионара фәнни-гамәли конференциядә Максименко
Анастасия (10 А сыйныфы) “Фәнни тикшеренүнең практик әһәмиятлелеге өчен”
номинациясендә җиңүче исемен яулады;
·
“2011 – 12 нче уку елында Хисмәтова
Ильвина (10А сыйныфы)
“I Районкүләм
Ризаэтдин Фәхреддин иҗатына багышланган фәнни-эзләнү эшләре конкурсы”нда I урын
яулады.
·
2008 нче ел. Платонова
Наталья , 9В сыйныфы,
“Көчле рухлылар яшәтә дөньяны”,
·
«Син кайттың, Исхакый,
Ватанга!», сочинениеләр җыентыгы — Казан, «Школа», 2008.
· 6
март, 2009 нчы ел. Исхакова Ләйсән, 10Б сыйныфы, “Ул бик тырыш укучы”,
“Хезмәт даны”, Кукмара
· 6
март, 2009 нчы ел. Гайнетдинов Азат, 10 Б сыйныфы, “Җаныбызның
якты кояшы”, “Хезмәт даны” , Кукмара
· Гайнетдинов
Азат, 10 Б сыйныфы “Җаныбызның якты кояшы
“Сабантуй” газетасы, Казан, июль , 2009
· февраль,
2009 нчы ел. Гайнетдинов Азат, 10 Б сыйныфы ,“Ял йорты истәлекләре”, “Кукмара
кичләре”, Кукмара
· февраль,
2009 нчы ел. Вәлиева Алия, 7 В сыйныфы, “Тарих белән күзгә-күз “,
· Тимофеева
Венера, 11В сыйныфы, “Юлларда сак булыйк! “,
· Платонова
Наталья , 10В сыйныфы, “Сәләткә сәбәп кирәк” (интервью), “Илһамият” газетасы,
Кукмара 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе.
Эссе язарга өйрәткәндә проблемалар да бар (слайд №
8). Мәсәлән, эссе язарга өйрәтүдә ярдәмлек булырдай татарча мәгълүмат
чараларыннан файдалану мөмкинлекләре булмау (Интернет, вакытлы матбугат); татар
теленнән чыгарылыш имтиханнарының мәҗбүри булмавы нәтиҗәсендә балаларда телгә карата
игътибар кимү.
Перспективалар:
Балаларның үз фикерләрен эзлекле рәвештә җиткерә белүләренә
ирешү;
Туган телгә ихтыяҗ булдыру;
Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре аша әхлаклы шәхес
үстерү.
Проблемалы укыту технологиясен кулланып, эссе язарга
өйрәтү эше системалы рәвештә алып барыла. Хәзер дәресләр системасы белән
таныштырам (слайд № 9).
8 нче сыйныф
—
Туган ягым – яшел бишек.
—
Кем булырга, нинди булырга?!
—
Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу
кыен.
9 нчы сыйныф
—
Бүгенге көн укучысының Бибинур образына
мөнәсәбәте.
—
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
—
Телен саклаган илен саклаган.
—
Икмәк тәме.
10 нчы сыйныф
—
Йосыф идеалмы?!
—
Татар әдәбиятында хатын-кыз образы.
—
Спектакль карагач…
11 нче сыйныф
—
“Яшьлек, гомерең кыска синең”.
—
Искәндәргә ачык хат.
Мастер-класста кулланылган эффектив эш алымнары (слайд
№ 10):
–әңгәмә;
–Интернет-ресурслардан
файдалану;
–дискуссия;
–аңлатмалар
бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, план төзү.
Эссе планын бергәләп сөйләшү барышында төзибез. Иң
беренче эссе язу тәртибе белән танышабыз
Дәрес алдыннан, укучыларны эссе язарга әзерләү
максатыннан мәктәп сайтына 10 нчы сыйныф укучысы Хисмәтова Ильвинаның “Ризаэтдин
Фәхреддин хезмәтләрендә хатын-кыз тәрбиясе мәсьәләләре һәм бүгенге тормышта
аның чагылышы” темасына фәнни-эзләнү эшеннән өзек куела, форумда фикер
алышу өчен сораулар бирелә:. (слайд № 11):
Имитатив уен.
— Эссе язу тәртибе белән таныштыру (слайд №
12):
1. Эссе – очеркның бер төре, ниндидер төгәл сорау яки
хәл буенча туган хисләрне тасвирлаучы кечкенә күләмле һәм ирекле композицияле
проза әсәре (слайд № 13).
2. Эсседа сөйләм предметына үзенчәлекле караш
чагылырга тиеш (слайд № 14).
3.
Формасы буенча эссе – сочинение-фикер йөртү ; шунлыктан анда сорау-җавап
формасы, сорау җөмләләр, тиңдәш кисәкләр, кереш сүзләр, җөмләләрнең үзара
параллель бәйләнелеше киң кулланыла. (слайд
№ 15).
4.
(слайд № 16).
5. ЭССЕның
КОМПОЗИЦИЯсе (слайд № 17).
1.
Кереш (чыганак тексттагы теманы, проблемаларны билгеләү, шуның аша әлеге
проблемаларга, аларның җәмгыяви әһәмиятенә мөнәсәбәт белдерү)
2.
Төп өлеш ( чыганак текстта автор фикерләренең чагылышын аңлату, эссе
язучының үз дәлил, аргументлары аша шуларга мөнәсәбәтен белдерүе ).
3.
Йомгаклау ( текст, геройлар, проблема турында шәхси фикерне белдереп
йомгак ясау).
План
төзү. (слайд № 18).Балалар
алдында файдалану өчен “Эссе ничек языла?” дигән буклет ята. Мәктәп сайтында
форумга урнаштырылган укучының фәнни эше, аңа карата сораулар буенча
балаларның, укытучыларның фикерләрен дә файдаланырга мөмкин.
1.
Кереш ул — чыганак тексттагы теманы,
проблемаларны билгеләү. Димәк, без хәзер
Ильвинаның хезмәтендә күтәрелгән төп проблеманы билгелик.
— Әйдәгез, хәзер әйтелгән фикерләрдән чыгып, планның
беренче пунктына исем биреп карыйк әле.
— Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк.
—
Җәмгыятьнең нигезен халык тәшкил итә.Халык нинди – җәмгыять тә шундый. Аның
нигезе булган гаилә, андагы әхлаклылык, ата-ана һәм бала мөнәсәбәте – болар
барысы да бербөтен. Шуларның берсе генә дә тиешенчә булмаса, җәмгыять камил
булмый. Бигрәк тә әхлаксыз җәмгыятьтә куркыныч, чөнки аның киләчәге юк.
Укытычы: Җәмгыять әхлаклы
булсын өчен нишләргә соң?
(слайд
№ 19)
2.
Төп өлеш. — чыганак текстта автор фикерләренең
чагылышын аңлату, эссе язучының үз дәлил, аргументлары аша шуларга мөнәсәбәтен
белдерүе.
—
Бу проблемага авторның карашы нинди? Сез ничек уйлыйсыз? Хәзер әйтелгән
фикерләрдән чыгып, планның икенче пунктына исем биреп карыйк әле
”…Тәрбия
иң кирәкле бер эш булачактыр”.
Зур-зур шәһәрләр салып, бихисап байлыклар туплап та
җәмгыятьтә тәртип булмаса, боларның кирәге булмаячак. Ана кызны, ата улны
санламаган җирдә байлыкның бәһасе түбән була. Әхлаксыз җәмгыятьне мин чыга
алмаслык чытырманнарга тиңләр идем. Җәмгыятьне әхлаксызлыктан саклап калу өчен
нишләргә? Моннан чыгу юллары нинди? Минемчә, адәм баласы туган көннән башлап,
ана тәрбиясе алырга тиеш. Ризаэддин Фәхреддин дә үзенең “Тәрбияле хатын”
хезмәтендә: “Дөньяга килгән сәгать белән балалар – тәрбиягә мохтаҗлардыр”, —
ди. Шулай ук: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да
үзгәртә алмас”, — дип бик дөрес әйткән. Бала чагында алган тәрбияне балалар күп
вакытта чәчләре агарганчы саклыйлар. Шулай булгач,
тәрбияле бала үстерү өчен ана үзе тәрбияле
булырга тиеш. Чиста-пөхтә, белемле, сабыр ана баласын үз үрнәгендә тәрбияли.
Һичшиксез, мондый тәрбиянең җимеше татлы булачак.
(слайд № 20)
3. Йомгаклау. — текст,
геройлар, проблема турында шәхси фикерне белдереп йомгак ясау.
Бу проблеманың
чишелешен автор нәрсәдә күрә? Ә сез нинди фикердә?
— Бу бүлеккә нинди исем бирербез?
“…Гаиләнең
нигез терәге – хатын-кыз”.
Тәрбияле ананың гына баласы тәрбияле була.Димәк, хатын-кыз – гаиләнең нигез
терәге. Алай гына да түгел, хатын-кыз – бөтен бер милләтне тәрбияле итеп саклап
калучы. Хатын-кыз үзенең килеш-килбәтенә, эш-гамәлләренә, кешеләр белән
мөнәсәбәтенә игътибар иткән кебек, бала тәрбиясенә җитди карарга тиеш. Шулай
булганда бер гаилә генә түгел, ә җәмгыять тә сау-сәләмәт, әхлаклы, төзек
булачак.
Шулай
итеп, эссе язуның алгоритмын һәм планын төзедек, кыскача эчтәлек барлыкка
килде. (слайд № 21, 22)
Өйгә эш (слайд № 23) Үрнәк
эссе һәм план нигезендә“Әхлаклы җәмгыять төзүдә ана тәрбиясенең роле
” дигән темага эссе язып килергә
— Өй эшен эшләгәндә Ризаэддин Фәхреддин
нәсыйхәтләренә дә нигезләнергә мөмкин. (слайд № 24). Ул бу турыда
нәрсәләр әйткән?
ü Дөньяга килгән сәгать белән
балалар – тәрбиягә мохтаҗлардыр. Боларны тәрбияләүчеләр дә – аналардыр”
ü Һәр гаиләнең төп бурычы – балага
тәрбия бирү. Ә баланы тәрбияләү ул җәмгыятьне тәрбияләүгә тиң
ü Хатыннары тәрбияле булган
милләт – тәрбияле; хатыннары тәрбиясез булган милләт – тәрбиясез; хатыннары
тырыш вә идарә итүчән милләт – бай; хатыннары ялкау вә яки исраф итүчән милләт
– фәкыйрь буладыр.
ü Бала тәрбияләгәндә — тел
белән тәрбияләү өстенә үзеңнең шәхси үрнәгең белән дә тәрбияләргә, сүзең белән
гаиләңне бер төрле алып барырга кирәк.
Ризаэддин Фәхреддиннең “Тәрбияле ана” әсәренә нигезләнеп төзелгән
кагыйдәләр җыелмасы (слайд № 25).
Ризаэддин
Фәхреддиннең “Тәрбияле хатын” хезмәтенә нигезләнеп төзелгән кагыйдәләр җыелмасы
(слайд № 26).
Ризаэддин
Фәхреддиннең “Кыз бала әдәпләре” хезмәтенә нигезләнеп төзелгән кагыйдәләр
җыелмасы (слайд № 27).
Дәрес модельләштерү
— Хәзер, хөрмәтле хезмәттәшләр, проблемалы-эзләнү
технологиясен кулланып, түбәндәге темаларга үзегезнең дәрес моделен төзергә
тәкъдим итәм (слайд № 28). Үзегезгә ошаган бер теманы сайлап ала аласыз.
1)
“Тынычлык, сугыш һәм XXI гасыр”;
2)
“Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш”;
3)
“Бәхет турында уйлану”.
Рефлексия
Мин
биргән сорауларга җавап бирүегезне үтенәм (слайд № 29):
—
Бүгенге мастер-класс сезгә файдалы булдымы? Ни өчен?
—
Кайсы эш төрләре сезгә авыр тоелды?
—
Тәкъдим ителгән эш төрләренең кайсыларын үзегезнең дәресләрегездә куллана
аласыз?
-Хөрмәтле коллегалар, игътибарыгыз өчен рәхмәт!
(слайд № 30). Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, шатлык-куанычлар телим.
Ризаэтдин
Фәхретдиннең “Тәрбияле ана” әсәренә нигезләнеп төзелгән кагыйдәләр җыелмасы
Тәрбияле аналарның балалары күп вакытта яхшы вә тәрбияле
буладыр. Бозык вә тәрбиясез аналарның балалары күп вакытта усал вә тәрбиясез
булалар. Тәрбияле аналар – бу дөньяда олуг бәхет вә сәгадәттер.
1.
Тәрбияле аналар балаларының һәр эшләрен гадәткә
салырлар. Вакытлы имезерләр, вакытлы йоклатырлар, вакытлы уятырлар.
2.
Тәрбияле аналар балаларын үзләре тәрбияләрләр, мөмкин
кадәр икенче кешегә тапшырмаслар, чөнки балаларны үз анасы кадәр һичкем тәрбияли
алмас. Шулай ук, биш яшь булмастан элек, шәфкатьле аталар да аналар кадәр була
алмаслар.
3.
Тәрбияле аналар – олуглар алдында эшләргә ярамаган
эшләрне балалар алдында эшләмәсләр вә сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләмәсләр,
моннан бик сакланырлар. Шулай ук балаларының хәйләгә, ялган сөйләргә
өйрәнүләренә сәбәп булырдай нәрсәләрне кылмаслар.
4.
Тәрбияле аналар үзләренең йөрү, тору, кыйланмышлары
белән балаларына һәркайчан күчергеч вә үрнәк булып торырлар.
5.
Тәрбияле аналар балаларына ялган сүз әйтүдән сакланырлар,
әгәр дә әйтергә ярамаган нәрсәләрне сорасалар, ул чагында берәр төрле юл табып
оныттырырлар.
6.
Тәрбияле аналар балаларына акырып, җикереп
кычкырмаслар, әмма һич тә сукмаслар. Чөнки тәрбияле аналарның балалары андый
эшләрне кылмаслар, аналары әүвәлдән белеп сакларлар, ничек булса да чарасын
табып, орышырга тиеш булырдай эшләрне балаларыннан кылдырмаслар.
7.
Тәрбияле аналар балаларга аталарын иң хөрмәтле кеше
итеп күрсәтерләр. Аталары никадәр юаш булсалар да, иң зур, иң олуг вә иң
гайрәтле кеше итеп танытырлар. Шуның өчен кирәк вакытта, балаларын аталары
белән куркытырлар. Ләкин балаларының гаепләрен үзләре алдында һич тә аталарына
әйтмәсләр.
8.
Тәрбияле аналар үзләренең кызларын сафлыкка,
җыйнаклыкка гадәтләндерү өчен бигрәк тә тырышырлар.
9.
Тәрбияле аналар җиде яшьтән үткән балаларны көндез
йокламаска вә кичен ашаганнары сеңмәстән элек йокламаска гадәтләндерерләр.
10.
Тәрбияле аналар күп сөйләшүдә зарар күп, вә аз
сөйләшүдә файда күп икәнлеген белдерерләр.
11.
Тәрбияле аналар балаларының сәламәт вә исән булулары
өчен һәркайчан игътибар итеп торырлар. Шуның өчен өй эчләрен пычрак
нәрсәләрдән, бозык һавадан, әшәке исләрдән, чүпләрдән, юешлекләрдән сафландырып
торырлар.
12.
Тәрбияле аналар балаларын үзебездә, күбрәк халык
арасында булган – һәр көн дә ике чәй, бер аш гадәтенә акрын-акрын өйрәтерләр.
Ләкин ач карынлы балаларга җиләк, алма, әфлисүн, кыяр кебек нәрсәләрне
ашатмаслар.
13.
Тәрбияле аналар ачыкмастан элек ашамауны, туймастан
элек туктауны балаларда гадәтләндерерләр. Ашказанының сәламәт торуы өчен шушы
гадәт – беренче сәбәптер.
14. Тоташтан
утырып яки ятып тору никадәр зарарлы булса, йөрү вә эшләү – адәм баласы өчен
шулкадәр файдалыдыр. Тәрбияле аналар балаларын йөртерләр, көчләре җиткән кадәр
эшләтерләр.
Ризаэтдин Фәхреддиннең “Тәрбияле
хатын” хезмәтенә нигезләнеп төзелгән кагыйдәләр җыелмасы.
1. Гаиләнең бөтен идарәсе хатын кулында
булганлыктан, вазифасы да бер дәүләт эшен карау кадәр олыдыр.
2. Гаиләдә булганнарны гүзәл тәрбияләү, гаилә
эченә хас булган чыгымнар вә керемнәрне тәртиптә тоту, гаилә әгъзаларының
барысына да яраклы хезмәтне билгеләп эшләтү, араларында каршылык килеп чыкканда
ике якны да ризалатырлык итеп килештерү, күршеләр вә яки башкалар белән гаилә
арасына суыклык төшкәндә йомшак күңел белән дуслаштыру – хатын вазифасыдыр.
3. Гакыллы хатын гаиләнең хәлен гүзәлләндерү
мәсьәләсендә тузан кадәр дә җиңеллек күрмәс, һәр эшендә урталыкта булыр,
шәригатькә каршы булмаган урында иренең ризалыгын алыр, иренең ата вә анасын,
нәсел вә кабиләсен, шулай ук дусларын хөрмәт итәр, дошманнары белән мөнәсәбәттә
булмас, кулыннан килгән кадәр тормышында мал тота белер, мал әрәм итүдән
сакланыр , иренең малын саклар, мөмкин кадәр мал җыяр.
4. Тәрбияле хатыннар кирәксез бизәнү әйберләре,
кеше көлкесе булырлык дәрәҗәдә күрелмәгән, ишетелмәгән киемнәр мәсьәләсендә
җиңел үлчәүче хатыннарга иярмәсләр.
5. Хатыннар хезмәте өй эчендә булганлыктан,
байлык күтәрмәслек киемнәргә ул кадәр мохтаҗ булмаслар. Хатыннар – өйнең
гөлләре, бүлмәләрнең чәчәкләредер. Шундый булса да, кайбер вакытта тышка чыгу
кирәк булса, ирләренең рөхсәте белән һәм дә шәригать әдәбе белән (гадәттән тыш
гүзәл киенеп түгел) чыгарлар.
6. Ире никадәр сөйсә дә, ачуы килгән вакытта аның
күңеленә каршы киләчәк рәвештә сүз сөйләү килешмидер. Гакыллы хатынының эше,
көче җитәрлек булса, ягымлылык күрсәтеп, иренең ачу утын сүндерү, болай мөмкин
булмаганда, беркадәр сабыр итеп, вакытны күзәтү булыр.
7. Хатыннарның гыйлемле булулары кирәкме?
Уйлавымча, бу сорауны кире кагып җавап бирәчәк бер зат та, дөресрәге, бер
мөселман да булмас. Хатыннарның тәрбияле булуларының кирәклеген сөйләгән идек,
гыйлемле булмаган кеше тәрбия ысулыннан, әлбәттә, мәхрүм булыр.
8. Хатын һәрвакытта үзенең гакылын тәрбияләү вә
арттыру тырышлыгында булыр. Гакыллы булган бер хатын тышкы чибәрлекнең
күпләреннән никадәр генә мәхрүм калса да, хөрмәтле вә һәркемнең күз алдында
булыр. Гакыл һәртөрле гаепләрне каплар.