Яхшылык эшлэ дэ суга сал сочинение

ЯҢАЛЫКЛАР

Яхшылык эшлә дә – суга сал…

«Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, балык белмәсә, Халикъ — Ходай белер» диләр халыкта. Арабызда олы йөрәкле, мәрхәмәтле шәхесләр булу мәшәкатьле тормышыбызга ямь өстиләр.
Ил күләмендә инвалидлар декадасы дәвам итә. Бу көннәрдә сәламәтлеге чикле булган кешеләр хөкүмәттән, хәйрия оешмаларыннан һәм битараф булмаган кешеләрдән бүләкләр ала.
Руслан Алиев…

Яхшылык эшлә дә – суга сал...

«Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, балык белмәсә, Халикъ — Ходай белер» диләр халыкта. Арабызда олы йөрәкле, мәрхәмәтле шәхесләр булу мәшәкатьле тормышыбызга ямь өстиләр.

Ил күләмендә инвалидлар декадасы дәвам итә. Бу көннәрдә сәламәтлеге чикле булган кешеләр хөкүмәттән, хәйрия оешмаларыннан һәм битараф булмаган кешеләрдән бүләкләр ала.

Руслан Алиев җитәкләгән «Биектау коммуналь челтәрләре» дә әлеге чаралардан читтә калмады. Алар безнең телеканалның журналисты Гүзәл Газизуллина белән берлектә, 17 яшьлек Регинаның хыялын тормышка ашырдылар. Аны иң яраткан җырчысы Фирдүс Тямаев белән очраштырдылар.

Регина гаиләсенең тамырлары Биектау районы Дөбьяз авылыннан. Туганнары хәзерге вакытта әлеге җирлектә яши. Бүгенгесе көндә аның гаиләсе безнең районда өй сала. Регинага ДЦП диагнозы куелган. Ул бик акыллы, иманлы, намазлар укый, интуициясе нык үсеш алган.

Фирдүс Тямаев үзенчәлекле кыз белән осрашырга шунда ук риза булган. Ә Регина исә бу кичтә үзенең яраткан җырчысы белән очрашуына чиксез шат иде.

Җырчы Фирдүс Тямаев һәм «Биектау коммуналь челтәрләре» директоры Руслан Алиев кызны бүләкләр белән дә сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 🙁
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Операциядән соң хастаханәдә ятучы сеңелем янына ашыгам. Тизрәк күрәсем, хәлен беләсем, үзем пешергән ризыклар белән сыйлыйсым килә. Шәһәрдә яшәгәч, башка туганнарга караганда янына ешрак бара алуыма куанам. Авыру хәлен белү саваплы эш тә бит әле. Бигрәк тә изге айларда. Сумкаларым авыр булса да, уфтанмый, шул турыда уйланып автобуста барам. Тукталышларның…

Операциядән соң хастаханәдә ятучы сеңелем янына ашыгам. Тизрәк күрәсем, хәлен беләсем, үзем пешергән ризыклар белән сыйлыйсым килә. Шәһәрдә яшәгәч, башка туганнарга караганда янына ешрак бара алуыма куанам. Авыру хәлен белү саваплы эш тә бит әле. Бигрәк тә изге айларда. Сумкаларым авыр булса да, уфтанмый, шул турыда уйланып автобуста барам. Тукталышларның берсендә кулына ике зур сумка тоткан бер әби килеп керде. Бик чиста, пөхтә итеп киенгән мөлаем йөзле чын татар хатыны. Килеп керүгә бер ир ялт кына торып, аңа урын бирде, капчыкларын урнаштырырга булышты. Әби иргә зур рәхмәтләр әйтеп, үзеннән яшьрәк, башына яулык бәйләгән хатын-кыз янына килеп утырды. Әлбәттә инде, ике татар хатын-кызы бергә туры килсә, әңгәмә яңара. Транспортта матур итеп чиста татар телендә сөйләшкәнне көн дә ишетеп тормыйсың, шуңа күрә сөйләшүгә мин дә колак салдым. Әби сүзне беренче үзе башлады, ил-көнгә изге теләкләр теләде, шөкер кылды, юлдашының нинди эшләр артыннан йөрүе белән кызыксынды. «Зур йөкләр күтәреп үзең болай кая барасың соң?» — дигән сорауга әби сөйләп китте:
— Изге Рамазан айлары бит, Аллага шөкер. Ходай Тәгалә биреп тора. Әле менә бик күп итеп фитыр сәдакасы китерделәр, рәхмәт яусын. Тиешенчә догаларын укып, алып калдым. Ходай кабул итсен, биргәннәрнең теләкләре уң булсын, исәнлекләре-сәламәтлекләре артсын. Үземнең тормышым җитеш, Аллага шөкер. Улым гаиләсе белән яшим. Муллыкта, иркенлектә. Менә мохтаҗлар күп булганга эчем поша. Аз булса да ярдәмем булсын дип, шул сәдака акчаларына күчтәнәчләр алып, психбольницада ятучыларга илтәм. Шул язмыш тарафыннан кыерсытылган адәмнәргә аз гына булса да шатлык өләшим дим. — Шулай диде дә, әби канәгать елмаеп куйды. Ул бик бәхетле иде бу минутларда. Кешеләргә ярдәм итә алуы белән бәхетле иде. Югыйсә инде яшь кеше түгел, үз рәхәтен күреп кенә ял итеп ятасы бит. Ә ул шушы 30 градуслы эсседә шәһәрнең бер башыннан икенче башына күтәренеп сәяхәткә чыккан.
— Беренче баруым гына түгел инде, мин аларның күптәнге «спонсорлары», — дип кеткелдәде әби. — Үз бакчабыз бар, кыярын-помидорын, җиләк-җимешен дә илтәм. Әле бу юлы конфет-печеньелар алдым. Күптән түгел бабам вафат булды. Аның барлык киемнәрен юып илттем.
— Кием-салымны да алалармыни? — дип сорау биргән апага:
— Алдылар. Мин бит чиста, яңа киемнәрне илттем. Кемнәрнеңдер хастаханәдән чыкканда киеме булмаска мөмкин. Менә шуларга кидерерсез, дидем. Әле бер баруымда бер ир ишегалдыннан ук сумкаларымны күтәреп өченче катка менгезеп куйды. Бүлек башлыгы, табиб икән. Сумкаларымны урындыкка урнаштырды да кулларын күкрәгенә куеп: «Аллаһның рәхмәте яусын сезгә!» — диде.
Әби шул сүзләрен әйткәннән соң, күзләренә мөлдерәп яшь килер инде, әнә нинди зур мактау ишеткән бит, дип уйлап куйдым. Әмма ул үз гамәлләренең нәкъ менә шулай булырга тиешлегенә, башка юлның юклыгына инанган, шуңа күрә бик табигый дип саный иде.
Яулыклы апа да үзенең мондый изгелекләр эшли алуына, әмма вакыты азлыгына ишарәләп нидер әйтте.
— Бер хәл турында сөйлим әле сиңа. Булган хәлдерме инде ул, риваятьтерме, анысын белмим. Менә бер авылда бер хатын яшәгән ди. Бик күп кош-корт, мал асраган ди. Аз гына да ял итәргә, хәтта йортына керергә дә вакыты юк ди моның. Баер өчен дә эшләмәгән, яшь вакытта күнеккән бер эшен дәвам иткән бу. Шул вакыт моның башына бер уй килгән, намаз укырга да вакыт таба алмыйм бит, дип пошынган. Барган да капкасын ачып, барлык хайваннарын чыгарып җибәргән ди. Менә шул, теләгән очракта, изге эшләргә вакыт табыла ул, чын күңелдән теләргә генә кирәк, Ходай үзе юлын күрсәтә аның.
Яулыклы апа уйга калды бугай. «Ие шул, шулай шул», — дигәннән артыгын әйтә алмады. Ә әби Попов урамы тукталышында төшеп калды, хастаханәгә барыр өчен тагын бер автобуска утырасы бар әле аның. Автобус эчендә калганнар арасында татар сөйләмен аңлаучылар булмый калмагандыр. Алар күңеленә никадәр нур өстәде, белем иңдерде бу ягымлы татар әбисе. Югыйсә кайберәүләр кебек үгет-нәсыйхәтләр дә укымады, куркытмады да, игелекле булырга, дингә дә өндәмәде.



Скачать материал

Яхшылык эшлә дә суга сал



Скачать материал

  • Сейчас обучается 273 человека из 53 регионов

  • Сейчас обучается 223 человека из 63 регионов

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Яхшылык эшлә дә суга сал

    1 слайд

    Яхшылык эшлә дә суга сал

  • Туфан Миңнуллин “ Әлдермештән Әлмәндәр”әсәре.

    2 слайд

    Туфан Миңнуллин “ Әлдермештән Әлмәндәр”әсәре.

  • Әсәрдәге  каршылыкларӘлмәндәр белән улы Искәндәр арасында
Әлмәндәр белән киле...

    3 слайд

    Әсәрдәге каршылыклар
    Әлмәндәр белән улы Искәндәр арасында
    Әлмәндәр белән килене Өммия арасында
    Әлмәндәр белән Әҗәл арасында

  • Әсәрнең төп каршылыгыТормыш 
                Һәм...

    4 слайд

    Әсәрнең төп каршылыгы
    Тормыш
    Һәм
    үлем каршылыгы

    (Әлмәндәр карт белән Әҗәл арасындагы конфликт)

  • Әлмәндәр Әҗәл кәгазенә кул куймас өчен нинди сәбәп таба?    
     Эшлисе (тәм...

    5 слайд

    Әлмәндәр Әҗәл кәгазенә кул куймас өчен нинди сәбәп таба?

    Эшлисе (тәмамланмаган)
    эшләрем бар, ди.

  • Эшлисе эшләрен санап чыгыгызДачасын төзеп бетерәсе бар 
Чирле Искәндәрне  аяк...

    6 слайд

    Эшлисе эшләрен санап чыгыгыз
    Дачасын төзеп бетерәсе бар
    Чирле Искәндәрне аякка бастыру
    Хәмдебануның кемгә дә булса кирәклеген аңлату
    Үлгән хатыны Йөзембикә белән хушлашу
    Дусты Евстигней белән хушлашу
    Оныгы Гөлфирә язмышын хәл итү
    Үз урынына алмаш (Илсурны) әзерләү

  • Әлмәндәрнең иң төп эше              Кешеләр
                          белән...

    7 слайд

    Әлмәндәрнең иң төп эше
    Кешеләр
    белән
    мөнәсәбәтен хәл итү, ягъни , кулыннан килгән кадәр , башкаларга яхшылык эшләп калырга омтыла.

  • Әлмәндәрнең әлеге эшләрен бәялибез        
          Бу –...

    8 слайд

    Әлмәндәрнең әлеге эшләрен бәялибез

    Бу –
    игелек ,
    изгелек

  • Нәрсә   ул   изгелек?( Әсәр буенча)  Әлмәндәр картның үлгән кешеләрне дә оныт...

    9 слайд

    Нәрсә ул изгелек?
    ( Әсәр буенча) Әлмәндәр картның үлгән кешеләрне дә онытмыйча, аларны да хөрмәт һәм рәхмәт белән искә алуы, алар белән бәхилләшүне үзенең изге бурычы дип санавы.

  • Әлмәндәр картның эчке каршылыгы  
Үлем белән
               игелек эшләү телә...

    10 слайд

    Әлмәндәр картның эчке каршылыгы

    Үлем белән
    игелек эшләү теләге
    арасындагы каршылык.

  • Әлмәндәрнең борчылуларыТеләген тормышка ашыра алмам дип борчыла.  
Евстигнейг...

    11 слайд

    Әлмәндәрнең борчылулары
    Теләген тормышка ашыра алмам дип борчыла.
    Евстигнейга килгәч, шунда үлеп калырмын да, дустыма мәшәкать тудырырмын дип борчыла.
    Башкаларга кыенлык тудырмас өчен үлемен дә көлкегә әйләндермәкче була.(Әлмәндәрне Әҗәл алып киткәндә, бөтен халык Илсур шаянлыгыннан көлеп, шатланып кала)

  • Әлмәндәр  уллары турында сөйләгәндә ниләр кичерә?Әлмәндәрнең уллары үлгән. Ал...

    12 слайд

    Әлмәндәр уллары турында сөйләгәндә ниләр кичерә?
    Әлмәндәрнең уллары үлгән. Алар барысы да әтиләре хәтерендә яшиләр. Карт алар белән сөйләшеп йөри. Мин алар өчен дә яшим, ди һәм шул уй белән юана. Әлмәндәр үлгәч аның күңелендә яшәүче уллары да үләчәк бит. Әлмәндәрнең үлгән уллары яшәсен өчен генә дә яшисе килә.

  • Әлмәндәр  карт  бәхетлеме?Әлмәндәр карт бәхетле  
Дуслары күп
Һәр эшне яратып...

    13 слайд

    Әлмәндәр карт бәхетлеме?
    Әлмәндәр карт бәхетле
    Дуслары күп
    Һәр эшне яратып эшли
    Тормышны ярата
    Аның хәтерендә яшьлеге дә, мәхәббәте дә, матур хисләре дә сакланган. Ул шулар белән үзен юатып яши.
    Көр күңелле, шаян, башкаларны елмайта ала.
    Кеше күңелен ачу – үзе зур игелек.

  • Әлмәндәрнең шаянлыгыКолхоз эшенә чыгармаганы өчен бригадирны ачулана.
Хәмдеба...

    14 слайд

    Әлмәндәрнең шаянлыгы
    Колхоз эшенә чыгармаганы өчен бригадирны ачулана.
    Хәмдебану белән мәхәббәт турында сөйләшә. (Әмма Әлмәндәр яхшы белә, Хәмдебану аңа кияүгә чыкмаячак – ул үзенең сугышта үлгән иренә мәңге тугры калачак. Әлмәндәр аны шуның өчен ярата да, мактый да)
    Илсурны шаянлыкка өйрәтә. (Әлеге шаянлык артында да яшерен сагыш ята)
    Әлмәндәр , үз хәсрәтен күрсәтмәс өчен, кайгысы, хәтта үлеме хакында да шаярып сөйли.
    Әлмәндәр турында Фәрештә Аллага зарлана. Әлмәндәр теге дөньяда да шаян кеше булып кала.

  • Шаянлыкның тагын бер вазифасы -
           үз хәсрәтен
 шаянлыгы белән җиңә.

    15 слайд

    Шаянлыкның тагын бер вазифасы —

    үз хәсрәтен
    шаянлыгы белән җиңә.

  • Кеше кайчан матур.
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт-
Иле өчен, х...

    16 слайд

    Кеше кайчан матур.

    Кеше кайчан матур була?
    Кеше матур шул вакыт-
    Иле өчен, халкы өчен
    Яшәгәндә җан атып
    Замананың авырлыгын
    Җилкәсенә алганда.
    Олы данга ирешеп тә,
    Кече булып калганда.
    Олы җан булып калганга,
    Олы җанлы булганга.
    Ринат Харис

Краткое описание документа:

«Описание материала:

Туфан Миннуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрен Яхин программасы буенча анализлау. Фокус, каршылык табу. Әсәрне өлешләргә бүлү- яңадан җыю һәм дә эчтәлек табу. Альберт Яхин программасы нигезендә дәвамлылык ята. «Бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәле була» дигән Ризаэддин Фәхретдин.

Әсәрне сюжет — компазиөион яктан тикшергәндә Әҗәлнең дә кешеләр төсле елыйсы яратасы килгәне ачыклана. Ә Әлмәндәр карт — ул татар дөньясында ил карты булды һәм булачак.

Үлем һәм яшәү. Татар рухлы, дәртле, эш
сөючән, тапкыр, зирәк картның үлемсез образын Шәүкәт Биктимеров тудырды.

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 215 275 материалов в базе

  • Выберите категорию:

  • Выберите учебник и тему

  • Выберите класс:

  • Тип материала:

    • Все материалы

    • Статьи

    • Научные работы

    • Видеоуроки

    • Презентации

    • Конспекты

    • Тесты

    • Рабочие программы

    • Другие методич. материалы

Найти материалы

Другие материалы

  • 02.03.2014
  • 2597
  • 19
  • 02.03.2014
  • 989
  • 0
  • 02.03.2014
  • 1101
  • 0
  • 02.03.2014
  • 3071
  • 17
  • 02.03.2014
  • 3177
  • 2
  • 02.03.2014
  • 1844
  • 2
  • 02.03.2014
  • 1677
  • 3

Вам будут интересны эти курсы:

  • Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»

  • Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности педагога-воспитателя группы продленного дня»

  • Курс повышения квалификации «Использование мини-проектов в школьном: начальном, основном и среднем общем и среднем профессиональном естественнонаучном образовании в условиях реализации ФГОС»

  • Курс повышения квалификации «Воспитание и социализация учащихся в условиях реализации ФГОС»

  • Курс повышения квалификации «Система образовательной организации в начальном общем образовании в условиях реализации ФГОС»

  • Курс повышения квалификации «Организация краеведческой деятельности детей в учебно-воспитательном процессе начальной школы»

  • Курс повышения квалификации «Мотивация учебной деятельности в условиях реализации ФГОС»

  • Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая диагностика в современном образовательном процессе»

  • Курс повышения квалификации «Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС»

  • Курс профессиональной переподготовки «Инклюзивное образование в начальной школе»

  • Курс повышения квалификации «Современные тенденции цифровизации образования»

  • Курс профессиональной переподготовки «Музыка: теория и методика преподавания в сфере начального общего, основного общего, среднего общего образования»

Наталия

Высший разум

(363071)


8 лет назад

Нәрсә ул яхшылык, һәм шәфкатьлелек? Бу сүзләрнең мәгънәсе нидә? Уйлап карасак, шәфкатьлелек — бер-береңә ярдәмгә килергә әзер булу, якын кешең өчен үзеңне, үзеңнең хис-тойгыларыңны корбанга китерүдер мөгаен, гомумән, чын күңелдән эчкерсез яхшылык кылу. Безнең чынбарлыкта бар кешедә дә бу күңел сыйфаты, кызганычка каршы, юк. Шәфкатьлелек ул Ходайга ышану гына түгел. Яхшылык кылган кешеләр Ходайга ышанмасаларда шәфкатьле һәм изгелекле булып кала аладыр, минемчә. Ләкин чын күңеле белән Алла Тәгәләгә ышанган кеше шәфкатьсез була алмый.

«Яхшылык җирдә ятмый » дигән борынгылар. Чынлап та, яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре. Яхшылык беркайчанда онытылмый. Әлеге заманда бар дөньяны материаль байлыкка омтылу яулап алган, күп кешеләрнең уйлары, эшләре белән акча идарә итә. Ә яхшылык, игелеклек, шәфкатьлелек сыйфатларына урын юк кебек. Әлбәтта, акча белән дә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм кулын сузып була, әмма чын күңелдән ярдәм күрсәтәсе килгән кешедә әллә ни зур акча суммалары, гадәттәгечә, булмый. Барыбызга да истә тотырга кирәк, халык «Яхшы сүз — җан азыгы» дип бердә юкка әйтмәгән. Якын кешенең рухи яктан күңелен күтәрү,авыр минутларда аның хәлен аңларга тырышу да бик мөһим. Җылы, яхшы сүз материаль ярдәмгә караганда да кирәгрәк булырга мөмкин, чөнки байлык ул була да бетә, а кылган яхшы эшләр күңелдә, йөрәктә кала һәм бер булса да әйләнеп кайтачаклар.

Яхшылык турында халык әйтемнәре, мәкальләре бик күп. Безнең дөнья ничек карасаңда яхшылыкка нигезләнгән. Әгәр яхшылык булмаса, булыр идемени бу дөньяда шундый изге хисләр — тынычлык хисе, дуслык хисе, мәхәббәт хисе? Бу рухи сыйфат һәрбер кешенең күңелендә булырга тиеш. Кеше бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Шуңа күрә дә үзеңнән соң кешеләр синең тик яхшы эшләреңне генә искә алып яшәргә тиеш.

Яхшы булу, игелекле булу, мөгаен, бик җиңел дә түгелдер. Бу сыйфатларны күңелдә балачактан ук тәрбияләп яшәргә кирәк, әти-әниләрнең баланы тәрбияләгәндә мөһим максатларның берсе – баланың күңелендә яхшылык тойгысы тудыру һәм үз киләчәгендә бала тик яхшылыкка омтылып, яхшылыкка таянып, яхшылык белән генә кулланып яшәргә тиеш.

http://www.insha.ru/text/185

Ильзия Гафиятова

Ученик

(196)


5 лет назад

Яхшы булу, игелекле булу, мөгаен, бик җиңел дә түгелдер. Бу сыйфатларны күңелдә балачактан ук тәрбияләп яшәргә кирәк, әти-әниләрнең баланы тәрбияләгәндә мөһим максатларның берсе – баланың күңелендә яхшылык тойгысы тудыру һәм үз киләчәгендә бала тик яхшылыкка омтылып, яхшылыкка таянып, яхшылык белән генә кулланып яшәргә тиеш.

Рияз Гимадиев

Знаток

(348)


4 года назад

Игелекле булу ул − шәфкатьле, иманлы, әхлаклы булу, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу. Бу сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Гомумән, без әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, әти-әни хакын хакларга тиешбез. Бу үзе игелеклелекне күрсәтә. Тормышта күренгәнчә, игелекле булу ул − ярдәмчел булу, кеше хәленә керә белү, читләр хәсрәтенә сөенмәү, һәр әни баласының күңеленә шушы сыйфатларны − игелеклелек җимешләрен салырга тели.
Игелекле кеше − башка кешеләргә изгелек кылучы зат. Тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләү һәркемнең кулыннан килми ул. Начарлыкны гына бик тиз эшләп була. Аның өчен хәтта уйларга да кирәкми.
Бүгенге көндә изгелек эшләүчеләр шактый күп. Мәсәлән, безнең күрше апа балалар йортында эшли. Ул безгә ятим балаларга ярдәм итүче кешеләр турында сөйли. Кайберәүләр киемнәр, акча, бүтән кирәк-яраклар белән ярдәм итәләр икән, аларның саны соңгы елларда тагын да артты, ди ул. Ә кайберәүләр ятим балаларны тәрбиягә алалар, ди. Хәтта бер гаилә өч баланы тәрбиягә алган. Аларга беркем дә бу эшне эшләргә кушмаган. Бу гаиләләр кешегә ярдәм итүне үзенең намус һәм вөҗдан эше дип саный.
Бу − изгелекнең бер кечкенә үрнәге генә. Кешеләр өчен кылган бөтен гамәлләрне дә изгелеккә мисал итеп була, минемчә. Әби-бабайларга, авыр хәлле кешеләргә булыштыңмы, өйдә әти-әниеңө, дустыңа ярдәм иттеңме, хәтта теләсә кемгә яхшылык эшләсәң дә, бу − изгелек. Янәшәбездә шундый кешеләр күбрәк булса, яшәве күпкә күңеллерәк булыр иде.

Яхшылык эшлик

Яхшылык эшлэ дә суга ат, халык белмәсә балык белер.Яхшылыклар бик күп төрле. Яхшылык эшләү өчен теләк кенә кирәк. Мине уйлавымча яхшылыкка менә нәрсәләр эшләп була.

1. Әти-әниләргә өй  эшләрендә булышу.
2. Юл аркылы олыларны озатып кую.

3. Өлкәннәргә сумкаларын күтәрешү.
4. Нәни балаларны уйнату.

5. Агач утырту.

6. Иптәшеңә дәрес аңлату.

7. Авыру кешенең хәлен белү.

8. Өлкәннәргә транспортта урын бирү.

9. Парк-бакчаларны чүптән арындыру.

10.Ач эт- мәчеләрне ашату.

11. Кошларны ашату.

12. Ишек ачып кертү.

13. Баскычтан коляска төшерешү.

14. Исәнләшү.

15. Кешеәргә рәхмәт әйтү.

16. Егылганнарга кул бирү.

17. Суга батучыны коткару.

18. Адашканга юл күрсәтү.

19. Ризыкны мактау.

20. Чишмәләрне чистарту.

21. Кош оялары ясау.

22. Китап бүләк итү.

23. Бәйрәм белән котлау.

24. Басма салу.

25.Шефлык итү.

26. Һәйкәлләрне чистарту.

27. Сугыш ветераннарының хәлен белә.

28.Юлда яткан ташны алып кую.

29. Кешеләргә һәрчак елмаю.

30. Кыргый җәнлекләрне ашату.

31. Яхшы укып әти-әнине сөендерү.Һ.б.

Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.Шуңа күрә дә мин бу яхшылыкларны эшләргә тырышам.

Һич яхшылык эшли алмасаң син,

Кешеләргә бик-бик теләп тә,

Яхшы теләк телә,

Ул да кайчак

Зур көч өстәп куя йөрәккә.

Рейтинг: 0

988 просмотров

Комментарии ()

#
19 декабря 2016 в 07:44

0

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *