Яшь йорэклэр сочинение

Г. ИБРАҺИМОВНЫҢ “ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР” РОМАНЫ

Абрахманова А.А ,

Әлмәт шәһәре “Адымнар” күптелле гимназиясенең

8 нче сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Тамасова Я.И.

Галимҗан Ибраһимов — халкыбыз тарихында бай әдәби мирас калдырган шәхес. Язучының күпчелек әсәрләре кат-кат басылган. Аның  иҗатында башта ук чынбарлыкка романтик мөнәсәбәтләр хас була. Аның геройлары идеал, тормыш мәгънәсен эзләп яши.

Галимҗан Ибраһимовның язучылык таланты, тәнкыйди рухлы романтик буларак, «Яшь йөрәкләр» романында бик ачык чагыла. ”Яшь йөрәкләр” романы 1912 елда иҗат ителә. Әсәрнең төп темасы булып «яңаның искелек белән көрәше», ягъни балалар һәм аталар арасындагы каршылык тора. Ул Җәләш мулла һәм аның улы Зыя образлары аша чагыла. Зыя татар җәмгыятендәге искелек калдыкларына каршы көрәшүнең төп коралы итеп шәхес иреген саный, мәхәббәткә мәдхия җырлый, ул яшь буын идеалларын алга сөрүче, дөньяга карашы ХХ йөз башындагы социаль тетрәнүләр белән билгеләнгән герой. Романда шулай ук язучының иҗади сәнгать чараларын чынбарлык буяулары белән баетуга омтылышы чагыла. [Ганиева 1980: 215]

Романның төп геройлары – Мәрьям белән Зыя. Алар бер-берсен яраталар. Зыяны әтисе мулла итәргә тели, тик Зыяның бу юнәлештә укыйсы һәм аны мәдрәсәдән куалар, шуннан соң ул солдат хезмәтенә алына. Зыяның әтисе Җәләш өчен бу бик зур кайгы була. Аннары аның олы улы Сабир да укуын ташлап, мөгаллимлек итә башлый. Җәләш мулла кайгыдан эчүгә сабыша, югалып йөри башлый. Зыяның яраткан кешесен, Мәрьямны Фәхри исемле егеткә кияүгә бирәләр. Алар бик начар мөнәсәбәттә яшиләр, Фәхри узен аңа карата бик начар тота, хатыны турында начар сүзләр сөйләп йөри башлый. [Электрон ресурс: 115]

Аның бу эшләренә түзә алмыйча, беркөн Мәрьям Фәхригә лампадан ут кабыза һәм ул яна башлый, Фәхри белән бергә өйләре дә яна. Фәхрине больницага яткыралар, ул Мәрьямгә ни өчен мондый хәл килеп чыгуын башкаларга сөйләмәскә куша. Күп тә үтми, Фәхри агуланып үлә һәм аның үлемендә Мәрьямны гаеплиләр. Җәләш мулла хаҗ сәфәренә китә, тик бу аның соңгы юлы була. Зыя белән Мәрьямнең мәхәббәтләре чынбарлык белән конфликтка керә, шул сәбәпле әсәр һәлакәт белән тәмамлана. [Ганиева 1980: 210]

 Мәрьям морза гаиләсеннән, авыл тормышы белән яшәмәгән, авыл халкы да аны Мәрьям туташ дип атап йөртә. Гәрәй морза гаиләсе – затлы нәсел булып санала. Ике гаилә үзәккә куелган, әсәр тирән психологизм белән сугарылган. Романтизм әдәбиятында романтик герой холкына хас сыйфат бик калку гәүдәләндерелгән. Җәләш мулланың төп сыйфаты – дан-шөһрәт ярату. Сабир – тынычлыкны яратучы. Ә Зыя исә – авторның идеалы, музыкага гашыйк герой.

Романда татар халкының хәле, милләт язмышы, аның киләчәге турындагы мәсьәлә күтәрелгән. Җәләшнең карашлары белән Зыяныкы туры килми. Зыяның максаты — яшәү идеалын хөрмәт итү, аны газаплы тормыштан коткару, азатлыкка чыгару булса, аның әтисе, Җәләш мулла, өчен тормыш иске кануннарга корылып яшәргә тиеш дигән фикер төп урында тора.

Әсәрдә иске татар тормышына каршылык күрсәтелә. Сурәтләү чараларыннан психологик портрет, табигать күренешләре, хат, төш кулланылган. Дин кануннары белән бәйләнгән, кешенең барлык рухи иреген буып торган патриархаль тормыш сакчысы Җәләш мулла белән аның балалары арасындагы каршылык – әсәрнең реалистик сюжет сызыгы. Геройларның авыр язмышы боларны җиңеп чыгу җиңел булмавын күрсәтә. Романда вакыйгалар үсү вакытында авторның да әдәби осталыгы үсә: геройлар кичерешләрен тирән ачарга омтылу, характерлар арасындагы индивидуаль аерымлыкларны табу, геройларның үзара бәйләнешен, мөнәсәбәтен киң өслектә алу, тормыш, көнкүреш, табигатьне сурәтләүгә зур урын бирү, әйтеләсе фикерне җиткерүдә зур роль уйный. [Ганиева 1980: 215-218]

 “Яшь йөрәкләр” романында ике гашыйкның рухи ирекләре өчен көрәше сурәтләнгән, Зыя һәм Мәрьям мәхәббәтләре өчен, борынгыдан калган тәртипләргә, ата-аналарының иске гадәтләренә каршы көрәшергә телиләр. Ләкин алар үз максатларына ирешә алмыйлар, кызганычлы рәвештә һәлак булалар, чөнки алар үзенең өстенлеген сакларга тырышкан иске тормыш белән көрәштә көчсезләр әле. Әлеге иске кануннар белән көрәшү өчен, аларны дөрес күрә белү өчен башка караш, кыюлык, батырлык һәм тәвәккәллек кирәк.

Әдәбият

1. Р. К. Ганиева  Галимҗан Ибраһимовның иҗат дөньясында / ТР Фәннәр акад. Г. Ибраһимов исем. тел, әдәбият һәм сәнгать ин-ты; фәнни мөх. Р. К. Ганиева. – Казан, 2012. – 373 б. – Библиогр.: б.99-102 ; 227-234.

2. Г.Ибрагимов Молодые сердца: Роман и рассказы / Пер. с татар. Р. Фаткуллиной. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. — 240 с.

3. Электрон ресурс: [мөрәҗәгать итү вакыты: 25.10.22] http://www.antat.ru/ru/iyli/Ibragimov%20-%20130/Yash_yurekler.pdf

Обновлено: 17.04.2023

Портал Проза.ру предоставляет авторам возможность свободной публикации своих литературных произведений в сети Интернет на основании пользовательского договора. Все авторские права на произведения принадлежат авторам и охраняются законом. Перепечатка произведений возможна только с согласия его автора, к которому вы можете обратиться на его авторской странице. Ответственность за тексты произведений авторы несут самостоятельно на основании правил публикации и законодательства Российской Федерации. Данные пользователей обрабатываются на основании Политики обработки персональных данных. Вы также можете посмотреть более подробную информацию о портале и связаться с администрацией.

© Все права принадлежат авторам, 2000-2022. Портал работает под эгидой Российского союза писателей. 18+

Деревенская красавица Сарби любит скромного и веселого Хайретдина, но его в числе других молодых парней забирают на фронт Первой мировой войны. Сарби и другие девушки остаются ждать суженных, но не всем суждено их дождаться. Свершилась революция. Возвращаясь с войны, Хайретдин узнает, что его невесту выкрали и собираются выдать замуж, но молодец успевает вовремя и молодые сердца снова вместе. Сюжет комедии прост и бесхитростен, но режиссер Фарид Бикчантаев обильно вводит в спектакль вокально-танцевальные номера под живую оркестровую музыку, комические сценки сумеют развеселить самого строгого зрителя, а устоять перед энергетикой молодежи Камаловского театра не сможет никто. Кроме молодежи даже в эпизодических ролях заняты ведущие артисты театра.

Внимание! Все тесты в этом разделе разработаны пользователями сайта для собственного использования. Администрация сайта не проверяет возможные ошибки, которые могут встретиться в тестах.

Список вопросов теста

Вопрос 1

Г.Ибраһимов иҗатын тәнкыйтьчеләр ничә чорга бүлеп карыйлар:

  • өч чорга
  • ике чорга
  • тоташ бер чор итеп күрсәтәләр
Вопрос 2

«Татар хатыны ниләр күрми» әсәренең жанры

Вопрос 3

1921-1922 нче еллардагы ачлык вакыйгаларын тасвирлап язган әсәре —

  • «Кызыл чәчәкләр»
  • «Адәмнәр»
  • «Табигать балалары»
Вопрос 4

Хикәя жанрында язылган әсәрләрне билгелә:

  • «Алмачуар»
  • «Табигать балалары»
  • Карт ялчы»
  • «Казакъ кызы»
Вопрос 5

Г.Ибраһимовның бердәнбер драма әсәре —

  • «Көтүчеләр»
  • «Яңа кешеләр»
  • «Безнең кешеләр»
Вопрос 6

«Яшь йөрәкләр» әсәренең жанры —

  • повесть
  • психологизм
  • роман
  • реализм
  • романтизм
Вопрос 7

«Яшь йөрәкләр» романының төп герое —

Вопрос 8

«Яшь йөрәкләр» әсәрендә каршылык кайда күренә?

  • аталар белән балалар арасында
  • мохит белән шәхес арасында
  • Зыя белән Сабир арасында
  • Зыя белән Мәрьям арасында
Вопрос 9

«Яшь йөрәкләр» әсәре азагында Мәрьям

  • үлә
  • сөргенгә сөрелә
  • Зыя белән кавыша
  • Фәхригә кияүгә чыга
Вопрос 10

«Яшь йөрәкләр» әсәре буенча: бу геройга авыл балалары белән аралашырга ярамаган. Ул ирексез. Романтик герой.Үзенең хыял дөньясында яши.

Еще о татарской литературе:

доктор филологических наук, профессор, вице-президент Академии наук РТ

Произведения в этом списке (последнее датировано 1979 годом) сильно повлияли на татарскую литературу XX века. Постмодернистские произведения Туфана Миннуллина, Зульфата Хакима, Фаузии Байрамовой и Марата Кабирова конца ХХ века я сюда не включила, потому что они влияют скорее на литературный процесс ХХI века.

Годы издания: 1902−1904
Жанр: антиутопия

Действие книги разворачивается в двух временных пластах. Конец XIX — начало XX века: показывается жизнь татарского общества, которое разрушается вследствие религиозного фанатизма, равнодушия людей к национальным проблемам, прожигания жизни в развлечениях. Будущее через двести лет — время исчезновения татар как нации. Сообщается, что после смерти в Оренбурге одного старика, принадлежавшего к болгарам (под этим названием автор имеет в виду татар), в живых остаются всего два представителя нации: Ягфар и Сююмбике. Ягфар — ученый, интересуется историей и надеется на продолжение рода. Но по стечению обстоятельств ребенок Ягфара и Сююмбике рождается мертвым, а героиня умирает при родах. Решивший съездить в Болгар Ягфар тоже погибает — во время разрушения минарета.

Впервые в татарской литературе Исхаки затронул вопрос будущего нации и представил его в таком неприглядном виде. Проблема существования нации по Исхаки — главная проблема его эпохи.

Год издания: 1906
Жанр: поэзия

Год издания: 1912
Жанр: роман

Фабула романа — трагическая история любви Зыи, сына муллы Джаляла, и Марьям, дочери их соседей, Гирея-мирзы и Фатымы-бике. В лице Зыи — образованного, умного, творческого человека — писатель воссоздает психологический портрет стремящегося к свободной духовной жизни представителя молодого поколения татар. Но история Зыи заканчивается смертью, а выданная замуж за другого Марьям попадает на каторгу за убийство мужа.

Год издания: 1921
Жанр: поэма

В основе поэмы Такташа — общий для мусульманской и христианской мифологии сюжет об изгнании Адама и Евы из рая и судьбах их детей — Каина (в трагедии — Кабила) и Авеля (Хабила). В систему персонажей трагедии Такташ включает условно-мифологических героев: Газазила (Идею) и Газраила (Закон). В образе Газазила автор выражает идею свободы, которая в эпилоге раскрывается в соответствии с новым культурно-историческим контекстом (в его монологе звучит предвидение грядущей борьбы во имя счастья и свободы людей). В образе Газраила — идея непререкаемого божественного закона, предопределения. В четвертом действии трагедии, когда сталкиваются две силы — Газазил и Газраил (Идея и Закон), Кабил делает свой выбор: он берет в руки меч, оставленный Газазилом, и оружие приобретает символическое значение борьбы, неприятия установленного миропорядка.

Это произведение — яркий пример трансформации образов и сюжетов исламской мифологии, попытка встроить их в новый исторический контекст (1920-е — эпоха ярких социально-политических экспериментов новой советской власти).

Год издания: 1924
Жанр: повесть

В сатирической повести для выражения отношения к происходящим в стране событиям Фатих Амирхан использует художественные возможности антиутопии — он изображает процесс духовной подмены традиционных ценностей (в первую очередь религиозных) новыми, социалистическими. Это в конечном итоге приводит главного героя к трагедии: в младенчестве от простуды, полученной во время первомайской демонстрации, умирает его сын. Текст показывает разрушительную силу советской идеи и давление революционной парадигмы на сознание простого человека.

Год издания: 1941
Жанр: рассказ

Автор описывает чувства рядового Зарифа, случайно столкнувшегося с маленькой потерявшейся девочкой после налета вражеской авиации. Герой пытается решить: оставить ребенка одного либо, рискуя отстать от своей роты и получить взыскание, найти ее мать; в итоге поступает по велению сердца: доходит до железнодорожной станции и отдает ребенка матери.

Год издания: 1953
Жанр: лирический цикл

Стихотворения — по сути, завещание Джалиля, его последнее слово миру, результат длившегося всю жизнь внутреннего ценностного отбора. Во многих стихотворениях цикла лирический герой — узник. Главные ценности для него — свобода, душевная связь с родной землей и народом, память о матери и родине. В цикле воссоздан образ сильного и смелого героя-татарина, отдавшего жизнь ради своей страны, народа, его будущего. В таком же направлении меняется концепция человека в послевоенной татарской литературе: образ главного героя воссоздается в структуре тюрко-татарского героического эпоса. Цикл способствовал возвращению к сюжетам из народных песен, национальным ценностям (родной земле, традициям и обычаям) и идеализированным образам героев-татар.

Эти стихи стали визитной карточкой татавангарда. Авангард привнес в татарскую поэзию нового лирического героя — борца-романтика, человека с активной жизненной позицией, вокруг которого формируется новая концепция действительности, констатирующая необходимость духовной свободы.

Поэт вошел в литературу с мыслью о величии человеческой личности, ее страсти к переменам и полной власти как минимум над собственной жизнью. Эта позиция, созвучная с доктриной гисьянизма (течение в художественной литературе; главный герой произведений гисьянизма — бунтарь, протестующий против абсурдности жизни, Бога и религиозных канонов; его цель — разрушение материальных и духовных ценностей, крушение идеалов, а иногда даже уничтожение мира), прозвучала по-новому на фоне довлеющей в то время концепции соцреализма, рассматривающей человека как винтик в глобальной машине и букашку в общем историческом процессе. Она стала созвучной стремлениям, проснувшимся в сердцах многих в период хрущевской оттепели.

Год издания: 1960
Жанр: исторический роман

Год издания: 1962
Жанр: повесть

Мирвали родился в богатой семье, но жил у отца как батрак. Против его воли молодой человек женился на любимой девушке Шамсегаян. С приходом советской власти герой потерял все нажитое и в отместку совершил поступок, который не смог себе простить: сжег хлеба своей семьи, которые были так нужны жителям деревни. Судьбы Мирвали и Шамсегаян, с одной стороны, — свидетельство того, как общественные потрясения лишают человека дома, земли, национального самосознания, обрекают его на лишения. С другой — автор раскрывает перед читателем образ татарина со своим мировоззрением, в котором родная земля, род, родственники — самые дорогие ценности.

Владимир Путин, президент Франции Франсуа Олланд, канцлер Германии Ангела Меркель и президент Украины Петр Порошенко (слева направо)

Какие меры закрепили минские соглашения. Краткое содержание

Как исполнялись минские соглашения

По факту за семь лет сторонам после долгих переговоров удалось лишь добиться обмена насильно удерживаемых лиц (по факту пленных). ДНР и ЛНР, а также МИД России неоднократно обвиняли Киев в незаконном занятии населенных пунктов в буферной зоне и появлении там тяжелой техники.

Не были амнистированы участники событий 2014–2015 годов. И хотя Верховная рада приняла в 2015 году закон об особом статусе Донбасса, однако увязала вступление его в силу с проведением местных выборов. При этом в Киеве настаивали на том, что сначала должны восстановить контроль над границей, а уже потом проводить выборы. В Москве с этим категорически не соглашались.

В 2019 году участники Контактной группы приняли так называемую формулу Штайнмайера (по имени ее автора, главы МИД Германии Франка Штайнмайера), в соответствии с которой закон об особом статусе должен был вступить в силу после признания местных выборов в Донецкой и Луганской областях соответствующими стандартами ОБСЕ. Помимо этого, предполагалось вновь отвести вооруженные формирования на прежние позиции. Принятие этой поправки вызвало недовольство оппозиции в Киеве. Согласовать порядок проведения выборов сторонам так и не удалось.

Читайте также:

      

  • Однодворец овсянников краткое содержание
  •   

  • В школьной столовой у ученицы 6 класса во время торопливой еды и разговора появился
  •   

  • Парящий тигр краткое содержание
  •   

  • Отъявленный хулиган краткое содержание
  •   

  • Подвижные физкультминутки для начальной школы
  • Мои уведомления
    1

  • Войти
  • Зарегистрироваться / Создать сайт

СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Внимание! Все тесты в этом разделе разработаны пользователями сайта для собственного
использования.
Администрация сайта не
проверяет возможные ошибки,
которые могут встретиться в тестах.

Сорауларны игътибар белән укы һәм дөрес җавапны тап.

Список вопросов теста

Вопрос 1

Г.Ибраһимов иҗатын тәнкыйтьчеләр ничә чорга бүлеп карыйлар:

Варианты ответов
  • өч чорга
  • ике чорга
  • тоташ бер чор итеп күрсәтәләр

Вопрос 2

«Татар  хатыны ниләр күрми» әсәренең жанры

Варианты ответов
  • хикәя
  • роман
  • повесть

Вопрос 3

1921-1922 нче еллардагы ачлык вакыйгаларын тасвирлап язган әсәре —

Варианты ответов
  • «Кызыл чәчәкләр»
  • «Адәмнәр»
  • «Табигать балалары»

Вопрос 4

Хикәя жанрында язылган әсәрләрне билгелә:

Варианты ответов
  • «Алмачуар»
  • «Табигать балалары»
  • Карт ялчы»
  • «Казакъ кызы»

Вопрос 5

Г.Ибраһимовның бердәнбер драма әсәре — 

Варианты ответов
  • «Көтүчеләр»
  • «Яңа кешеләр»
  • «Безнең кешеләр»

Вопрос 6

«Яшь йөрәкләр» әсәренең жанры  —

Варианты ответов
  • повесть
  • психологизм
  • роман
  • реализм
  • романтизм

Вопрос 7

«Яшь йөрәкләр» романының төп герое —

Варианты ответов
  • Җәләш мулла
  • Сабир
  • Зыя

Вопрос 8

«Яшь йөрәкләр» әсәрендә каршылык  кайда күренә?

Варианты ответов
  • аталар белән балалар арасында
  • мохит белән шәхес арасында
  • Зыя белән Сабир арасында
  • Зыя белән Мәрьям арасында

Вопрос 9

«Яшь йөрәкләр» әсәре азагында Мәрьям

Варианты ответов
  • үлә
  • сөргенгә сөрелә
  • Зыя белән кавыша
  • Фәхригә кияүгә чыга

Вопрос 10

«Яшь йөрәкләр» әсәре буенча: бу геройга авыл балалары белән аралашырга ярамаган. Ул ирексез.  Романтик герой.Үзенең хыял дөньясында яши.

Варианты ответов
  • Зыя
  • Мәрьям
  • Сабир
  • Җәләш мулла

Вопрос 11

«Яшь йөрәкләр» әсәрен буенча:

Үзен һәрвакыт зурга куя. Аның сүзеннән чыгарга ярамаган.Эгоист. 

Варианты ответов
  • Гәрәй мирза
  • Зыя
  • Сабир
  • Җәләш мулла

Галимҗан Ибраһимов башлап 1907 нче елда «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» исемендә хикәя язып чыкты. Шуннан ике ел соң, 1909 нчы елда, аның «Татар хатыны ниләр күрми» әсәре; 1910 нчы елда «Яшьләр хәятыннан бер ләүхә», 1911 нче елда «Йөз ел элек», «Диңгездә», 1912 нче елда «Карт ялчы», «Карак мулла», «Сөю — сәгадәт», «Яшь йөрәкләр» (роман), «Яз башы», 1913 нче елда «Көтүчеләр», 1915 нче елда «Табигать балалары», «Мәрхүмнең дәфтәреннән» чыкты һәм шул ук елда «Безнең көннәр» романы матбагага бирелгән иде. Шулар янына, 1911 нче елларда язылып бетеп тә, вакытында бастырыла алмый калган, тик Октябрьдан соң гына басылган «Казакъ кызы» әсәрен дә китереп ялгарга кирәк.
Менә шушы саналган хикәя, озын хикәя һәм романнар революциягә хәтле Галимҗан Ибраһимовның нинди тематикада язганын, кайсы әдәби юнәлеш йогынтысында иҗат иткәнен күрсәтә алалар.
Бу әсәрләрдә Галимҗан Ибраһимов татар иҗтимагый тормышының шундый катлауларын бирә:
1.    Авыл — күбесенчә аның яңа карашлы муллалары, мулла һәм авыл баеннан чыккан җәдитче укымышлылары, авылда яшәгән мирзалар, авыл байлары, ярлылар.
2.    Шәһәр — шул ук авылдан, мулла һәм авыл байлары эченнән чыгып, мәдрәсәгә килгән шәкертләр, приказчиклар, бай малайлары, мирза яшьләре.
Галимҗан Ибраһимов бу ике катлауның 1905—1914 нче еллар арасындагы тормышларын бирә.
Шушы ун ел эчендә татар иҗтимагый тормышы шундый хәлләр кичерде:
Россиядә буржуа характерында булган бишенче ел революциясе Россия эшче-крестьяннары кузгалышын нык көчәйтеп җибәргән булса, «Россиянең изелгән халыклары арасында милли азатлык хәрәкәте кабынды. Россиядәге халыкның яртыдан артыгы, биштән өч өлешкә якыны (төгәле: 57 проц.) милли изелә, алар хәтта ана теле ирке белән дә файдалана алмыйлар, аларны көчләп руслаштыралар. Мәсәлән, Россиядә унар миллионнар булган мөселманнар, ул чакта гаҗәп тиз арада «Мөселман иттифакы» төзеделәр, гомумән ул чорда оешмалар бик тизлек белән үсәләр иде». (Ленин, Тулы җыелма, икенче басма, XIX том, 354 бит.) (В.  И. Ленин, Әсәрләр, 4 басма, 23 том, 241 бит.)
1905 нче ел татарда милли азатлык хәрәкәте диндә, тәрбиядә, гаиләдә җәдитчелек хәрәкәте белән бергә барып, бу кузгалышның бер тармагы рәвешендә, мәдрәсәләрне яңарту хәрәкәте дә бу вакыт көчле рәвештә күтәрелде.
Бишенче елдан соң реакция еллары килә. Татар буржуасы билгеле бер дәрәҗәдә уңышларга ирешә. Татарда буржуаз вакытлы матбугат, театр, сәнгать һәм әдәбият киңәеп үсеп китә. Вак буржуа хәрәкәте бу вакытларда таркаулана, вак буржуа укымышлыларының бер өлеше реакция ягына китә, берәүләр иҗтимагый көрәшне ташлап, хуҗалык төзү эшенә керешә, кайберәүләр таркала, өметсезлеккә төшә һәм башкалар. Эшче һәм крестьяннар хәрәкәте бастырыла.
1912 нче елларда реакция бераз йомшарган кебек булса да, 1914 нче ел сугышы белән ул яңадан кайтты.
Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә иҗтимагый һәм шәхси мотивлар аралашып йөртелү белән берлектә, аның иҗтимагый мотивлары шушы революция һәм реакция дәверләренең буржуа һәм, бигрәк тә, вак буржуа укымышлылары хәрәкәтенә каратылганнар иде. Ике романның икесендә дә зур урынны әнә шул укымышлылар һәм аларның хәрәкәте ала.
Галимҗан Ибраһимовның бу ун ел эчендә чыккан әсәрләре я азмы-күпме романтизм буявына сугарылып, яки бөтенләй шул юнәлештә («Яшь йөрәкләр») язылган, һәрхәлдә бу заман Галимҗан Ибраһимов әдәби стилендә романтизм элементлары характерлы урын тота.
Әдипнең бу дәвер әсәрләре арасында иң зур урынны, әлбәттә, ике романы: «Яшь йөрәкләр» белән «Безнең көннәр» ала. Боларның беренчесе баштанаяк романтиклыкка нигезләнеп язылган. Анда билгеләүче бер терәк мотивлары итеп шәхси кичерешләр алынган һәм иҗтимагый мотивлар аерым элементлар итеп кертелгән булса, икенчесендә («Безнең көннәр») нигез итеп иҗтимагый мотивлар — революция мотивлары алына, шәхси кичерешләр романда аерым элементлар итеп кертелә. Ләкин соңгы әсәр дә романтик йогынтысыннан азат түгел, ул да шул заман Галимҗан Ибраһимовының стиль юнәлешенә каршы килми.

«ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР»


а) шәхес сурәтләре
Роман 1905 нче елдан соңгы татар авылының югары катлау — бай, мулла һәм шулар эченнән чыккан укымышлылар тормышын бирә.
Әсәрдә төп сюжет мотивы — Зыя һәм Мәрьямнең бер-берсенә гыйшыклары. Менә шул эш тирәсенә роман төзелә. Җиде бүлектән торган бу әсәрнең иң зур өлеше әнә шул икәүнең мәхәббәтен, эчке кичерешләрен, тышкы иҗтимагый тормыш белән алар арасындагы конфликтны һәм шуның чишелүен күрсәтүгә бирелгән.
Әсәрдә бу ике шәхестән башка, шулар дәрәҗәсендә үк күп урын алган тагын берәү — Җәләш мулла бар. Шулай ук төп мотивлар өстендә турыдан-туры катнашы булмаса да, әсәрдә зур гына урын тоткан Сабир да бар.
Менә шул үзәк дүрт кеше янында икенче дәрәҗәдәге шәхесләр тезелеп китә һәм ул шәхесләрнең кайберсе табигате, психологиясе, тормышы белән шушы дүртнең берсенә якын китерелеп, яки шуңа каршы куелып бирелгән. Мәсәлән, Җәләш мулланың хатыны Зөләйха, шагыйрь Кәрим—Зыяга тартым сурәтләр; Фатима бикәдә аз гына булса да деспотлык, үзсүзлелек күренә һәм ул үзен, ачык әйтмәсә дә, Җәләш мулла юлбашчылыгына якын тота. Яшь мулла Җаббарда Сабирга тартым сыйфатлар бар. Ә менә шат, уенчак Камилә Мәрьямнең контрасты рәвешендә бирелгән.
Әсәрдә үзәк урын тоткан шәхесләр гади психологик типлар, җәмгыять тормышындагы берәр төркемнең типик вәкилләре итеп бирелүдән бигрәк, индивидуаль эчке сыйфатларга ия булган, һәрберсе берәр хирска бирелгән (мәхәббәт, үз-үзен сөючәнлек, җәмгыятьтән бизү һ. б.) кешеләр итеп биреләләр.
Менә Җәләш мулла:
«…Ул озынрак буйлы, киң күкрәкле, зур вә тигез җилкәле, киңрәк һәм озынчарак йөзле. Аның күксу соры күзләре һәрвакыт, һәрнәрсәгә югарыдан һәм мәртәбә белән карарга яраталар. Аның канында зурлык, тирә-яктан өстенлек һәвәсе кайный… Җәләш хәзрәттә алай зур булырлык куәт булмаса да, канында зурлык нәтиҗәсе булган «данлылык» һәвәсе, рухында бабалар зурлыгының күләгәсе бар…».
Үзен зур, һәммәдән өстен күрергә теләү Җәләшнең тормышында, гореф-гадәтләрендә үзен белдереп тора:
«Аның күренәсе, күрсәтәсе килә. Шунлыктан кеше күзенә күренерлек булган һәрнәрсәсендә бер буяу, бер куык, бер күтәрелү була. Кешенең өстендәге киеме иң әүвәл күзгә чалына. Ул моны ачык белә. Һәм бар көче белән тирә-як муллаларының «борынына сугарлык» киенергә тырыша…
Ул, бөтен авылда булмаганына һәм матди яктан уңайсызлык биргәненә карамыйча, өйләрне ике кат эшләтте…
Өйнең эченә керсәң, гади авыл байларында, авыл хәзрәтләрендә булган зиннәтләр өстенә, башка һичкемдә булмаган яхшы кәнәфи, зур өстәлләр, һәртөрле посуда вә бизәкләр илә тулган зур пыяла шкафлар… әллә ничаклы киемнәр, байлыклар белән тутырылган була….
Авыл җирендә капканың зур әһәмияте бар. Җәләш мулла моны ачык белдегеннән, өйләре такта белән ябылган булса да, капканы тәмам шәһәр рәвешендә зур, чибәр, мөмтаз ясатып, башын бөтен гадәткә хилаф рәвешендә төрле төскә буяп тимер белән яптырган… Йорт-җирдән кала иң зур дәрт белән караган нәрсәсе — ат, сбруй тирәсенә гаит булып, ул һәрвакыт кучер белән йөри, арба вә сбруйларны, мөмкин кадәрле, якындагы Ушаков боярыныкы төсле ясарга тырыша…
Ат дәрте аңарда шифасы булмаган бер авыру кабиленнән (Кабиле- — төре.)… Аның бу дәрте ике нәрсәдән туа. Берсе — ул үзе җигеп утырган атның юлда очраган һәркемнекеннән матур да, зур да, симез дә һәм «эһ» тә димичә узып китеп, бөтен адәмнең исен китәрерлек шәп тә булуын тели, һәм шул максатына ярарлык атлар эзли.
Икенчесе — ул хәзер сабан туенда, башка атларны икешәр чакрым артта калдырып, гел беренче килерлек булган бер чабышка тотуны сөя…».
Үзен шулай олы күреп, башкалардан өстен куярга яраткан Җәләш мулла угылларын да зур мәртәбә иясе, бай, иркен тормышлы, һәммә кеше тарафыннан хөрмәт ителеп яшәүчеләр итеп күрәсе килә.
Шуңа күрә дә угыллары турында аның уйлары шулай иде:
«Менә бер зур шәһәр. Әнә аның беренче мәхәлләсенең мәдрәсәсендә арслан кебек акрышмакта булган 500 ләп усал, дәһри, мөназир шәкертләр. Әнә шуларга «мөдәррислек» дигән, дөньяда иң олы саналган мәртәбә!! Җәләшнең угыллары Хәятларында шуны максат итәргә, шул мәртәбәне алу өчен, бар куәтләрен сарыф итеп, туктаусыз шуңа таба барырга, шуңа, тик шуңа гына тәвәҗҗеһ (Тәвәҗҗеһ — симпатия, мәхәббәт итү.) итәргә, ул нокта, ул мәртәбә — аларның гамәлләрендә кягъбә кылынырга тиешле».
Хосусый тормыш төзүдә баштарак бу әмәлләренә ирешкән шикелле булган бу мулланың теләкләре берәм-берәм сүтелә башлый:
Яхшы, ат алып чабыштыру, уздыру, шулай дан тоту теләге барып чыкмый. Очраклы бер вакыйга аркасында аның аты артта калып, Җәләш мәсхәрәгә төшү сәбәпле, чабышкы аты асраудан ул бөтенләйгә кул селки.
Зур углы Сабир аның өметләрен йола алмый, бөтенләй хәзрәт теләгеннән башка юл белән китә: «…Менә шул вакытта ниндидер бер явыз куәт эшкә кереште дә, сезнең күз алдыгызда дөньяга афәт килеп, теге сезгә биреләчәк алтын сарайны җир йотты… Аның аркылы бик вә бик кабарынулар көткән зур углы Сабирның югалуы хакындагы хәбәрне алгач, Җәләл хәзрәт тә шуңа охшаш, бәлки шуңардан мең мәртәбә авыр вә изгеч эш булган бер заягъ (Заягъ — югалту, һәлакәт.) вөҗүткә килгәнен тойды».
Икенче улы Зыяда аның өметләре бераз бар иде әле. Ләкин:
«Аның зур углы юлдан язды, бусы да, гакылдан шашып, берничә еллар атасы теләгенә каршы киткән иде.
Ниндидер бер могҗиза гына аны яңадан гакылга утырткан иде… Шулай да мулла үз рухының төбендә бу гакыллылыкта ничектер бер шөбһә тоя иде: гүя, ул бер вакытлы гына эш; гүя, аның Зыясын атасына бәйләгән җен бик артык нечкә; шул дәрәҗәдә ки, нинди генә булса да бер гади көч аңа кагылсын, теге нечкә җеп бөтенләй өзелер дә Зыя ычкынып китәр һәм аннан соң инде аны, асла вә асла, тотып булмас… — Мәхдүм алынды!
Шуның белән теге җеп өзелде, Зыя да хәзрәтнең кулыннан мәңгегә ычкынды…».
Шулар өстенә: хәзрәтнең эчеп йөрүләре, яше җитмәгән кызга никах уку һәм бер үлекне законсыз күмү кебек эшләре өчен аның өстеннән донослар бирелеп, Җәләш азаккы таянычы — указыннан да мәхрүм була.
Тормыш көрәшендә бу актыккы чараларыннан да мәхрүм ителгән Җәләш мулла, илен, көнен ташлап хаҗга китә, “бу аның хәят трагедиясенең актыккы пәрдәсе…” була.
Җәләш мулла әсәрдә әнә шулай бирелгән: аерым рухи сыйфатлар, хирсларга ия булган Җәләш тормышка баглаган өметләрен берәм-берәм югалта бара. Җәләшкә мәгълүм булмаган сәбәп, әсәрдә әйткәнчә «ниндидер явыз көч», «язмыш» аның юлына киртә булып төшә. Мулла «язмышка» каршы көрәштә җиңелә, бетә.
Монда Җәләш, югарыда әйтелеп кителгәнчә, иҗтимагый бер тип (җәдитче яки кадимче мулла һ. б.) булудан бигрәк, психологик характер итеп бирелә. Анда нәселдән «кан» белән килгән һәм бала чагыннан алып картайганчы үсә торган сыйфатлар бар. Бу сыйфатлар иҗтимагый тормыш казанында кайнап үзгәрә, тирә-як тормыш шартларына яраклаша алмый. Шуңа күрә дә аңа икенең берсе: я җиңү, я үлү кала. Һәм, әлбәттә, тормышка яраклаша алмаган шәхесләр «бетәргә тиешләр». Галимҗан Ибраһимов Җәләшне менә шулай бирә.
Җәләш мулла (һәм Зөләйха) сурәте әсәргә кертелүнең икенче бер әһәмияте дә бар. Әдип, Җәләш һәм Зөләйха сурәтләрен бер-беренә каршы куеп, һәр икәвесенең ике угыл язмышына «биологик» багланышларын күрсәт мәкче була.
Сабир, Җәләш кебек үк, үзсүзле һәм башкалар каршында гади, кирәкле дип табылган эшләргә каршы чыгучы бер кеше.
Зыя — йомшак, назлы һәм хатын табигатьле бер сурәт. «Сабир бөтен табигате белән ир, чын мәгънәсе белән ирлекле булса, Зыяның йөрәгендә, җан вә яратылышында анасы Зөләйхадан, гомумән хатынлыктан бераз өлеш бар кебек. Аның төсе, буе, кыяфәте дә шуны белдереп тора.
Сабир протестчы: «кеше җан вә табигате илә тормышы арасында ачыктан-ачык азат булса, ирекле йөрәк аны күтәрә алмый. Сабир да шуңа якын бер нәрсә тоя иде».
Зыя киресенчә «…назик хәтерле, бик аз нәрсәләргә дә кәефе китә. Ләкин бу кәеф китүчелек, эчке вә самими бер үпкәдән гыйбарәт булып, һичбер тәкъдирдә дөнья җимереп, үч алырлык мәртәбәдә дошманлыкка җитә алмый… Халык та аңа яхшы күз белән карый… Аны һәр җирдә нәмүнә (Нәмүнә — үрнәк.) булырлык бер егет кебек тоталар». Тик анда бер җитешсезлек «нурлы хәятында кара тап» булып торган бер сыйфат булса, ул да аның «тумышыннан ук ибтила мәртәбәсендә (Ибтила   мәртәбәсендә — авыру дәрәҗәсендә.) музыкага бәйләнеше!»
Ике каһарманның тормыш көрәшендәге эш-хәрәкәтләрен әсәр аларның әнә шул «тумыштан» килгән сыйфатлары белән нык баглап йөртә: Сабирның «ирек сөючән табигате» аны бөтен тирә карашына каршы китеп, авылга җибәрсә һәм ахыр килеп тума надан, ләкин шат, шаян, кеше гаепләренә игътибар итмәүчән ирекле табигатьле бер кызга өйләнеп, ахырдан атасы ташлап киткән «ояны» тергезү эшенә керешүче итсә, Зыя «табигате» аны бөтенләй башка юллар белән җибәрә:
Зыя иске мәдрәсәне яратмый, аның кысынкылыгыннан тарлана, ташлап чыга, ләкин озак та үтми, ата-ана хәтерен саклап, яңадан бер башка шундый ук мәдрәсәгә барып керә. Зыя музыка сөя, хәтта өендә музыка коралында уйнарлык батырлыкка да барып җитә, ләкин атасы гитарасын ватып ташлагач, каршы бер сүз әйтә алмый. Зыя Мәрьямне сөя, өйләнергә дә хәзер, ләкин шул хакта ата-аналарына яки Фатыйма бикәгә барып бер сүз әйтә алмый. Зыяның бәхеткә, шатлыкка шулай омтылып, кайвакыт кечкенә генә булган киртәләр алдында җиңелеп калуы аның табигатендә «тумыштан» булган сыйфаттан, «язмыштан» ителеп күрсәтелә.
Гомумән «Яшь йөрәкләр» каһарманнары тормышында «язмыш» беренче рольне уйный: «Зыяның язмышына Фатыйма бикә дә салкын карый алмый».
«Менә шул вакыт ниндидер бер явыз куәт эшкә кереште».
«Язмыш кайбер вакытта бичара адәмнең өстеннән, үзенә дә сиздермичә, үтә кызганычсыз көлеп куя».
«Язмыш аны авылга ташласа да, аның җаны, аның хәяты, ә бигрәк тә эчке дөньясы бөтенләй икенче галәмнең, икенче куәтләрнең тәэсиренә бирелде вә шул хәлләр Мәрьям белән мохитны (Мохитны — тирәлекне.) бер-берсенә каршы куйды».
«Татарның табигате бүтән һичбер халыкныкына охшамаган кебек, ул тарихы, язмышы белән дә бөтенләй башка рәвештә тора… Язмыш татарның табигате, рухы илә мөстәхыйк (Мөстәхыйк — лаеклы булган.) мәртәбәсеннән төшереп, әллә кая түбәнгә җибәргән…».
Хәтта табигать үзгәрешләренә хәтле «язмыш» һәм «хода» роль уйный: «Ходаныкын белмәссең. Кичә көз иде, кичә күк кара, караңгы һәм ачулы авыр болытлы булып, туктаусыз карлы-бозлы яңгыр ява иде»…
Язмыш роле шул хәтле көчәеп китә ки, бик гади, җиңел эшләнергә тиешле кебек эшләрдә дә ул килеп тыгыла.
Фатыйма бикә «Мәрьямне гимназиягә бирергә иҗтиһат кылган иде. Язмыш бу теләгенә каршы баргач, ул чыннан да Мәрьям хакында, бу да, күрәсең, авылга батып кала инде дип курка башлаган иде».
Шул рәвешчә, «язмыш» үзен олы күреп, үзен мактаганны яратучан Җәләш мулланы кайтмаслык итеп хәҗгә җибәрсә, Зыяны сөйгәне Мәрьям һәм музыкасыннан, Мәрьямне сөйгәненнән һәм ирекле тормышыннан аера.
Романда Зыя ике хирескә (Xирес — бер  нәрсәгә бирелүчәнлек.) бирелгән хәлендә күрсәтелә. Берсе Мәрьямгә, икенчесе — сәнгать-музыкага мәхәббәт. Зыя тормышында бу ике күренеш зур роль уйный. Һәм алар романның да иң зур урынын ала; драматик вакыйгаларның югарыланып очлануы Зыя — Мәрьям, Зыя — музыка арасындагы мәхәббәт аша шул ике шәхеснең тормышына килеп бәйләнә. Зыя — Мәрьямгә карата китерелгән мотивлар шул икәвенең, һәм бигрәк тә Зыяның, шәхси бәхете, табигый омтылышларын күрсәтүгә багышланганнар. Бу ике каһарман, бигрәк тә Зыя, монда идеаллаштырылып бирелә. Без аларның көндәлек гади эшкә бирелгән вакытларындагы тормышын күрмибез. Мәрьям гомумән андый гади эшләр белән шөгыльләнер дәрәҗәдән «югары» итеп бирелә. Зыяны бирүдә дә шуңа охшаш караш бар: зур хәзрәтнең төпчек улы, данлыклы мәдрәсәләрдә укыган укымышлы булган Зыяны әдип көндәлек тормыш мәшәкатьләре арасында күрсәтәсе килми.
Зыя бөтен хәрәкәтләре, бөтен кыланышлары һәм бөтен табигате белән идеаллаштырылган шәхес: гадәттә хатыннар табигатьле булган һәм үсеп буйга җиткәнче анасы итәгенә тагылып йөргән егетләр һәрбер җәмгыятьтә диярлек тискәре бәя алса да, Зыядагы мондый сыйфатлар, киресенчә, иҗаби итеп, Зыяның «тупас» дөнья кешеләреннән өстенлеген күрсәтүче сыйфат итеп биреләләр.
«…Ул анасына тартымрак… Бөтен әгъзаларында хатыннарга махсус назиклек сизелә… Кыяфәтеннән аңлашылган шул йомшаклык, шул мөлаямәт (Мөлаямәт — ягымлылык.) аның һәрбер сүзендә, мөгамәләсендә дә бар. Ул назик хәтерле, бик аз нәрсәләргә дә кәефе китә. Ләкин бу кәеф китүчелек — эчке вә самими бер үпкәдән гыйбарәт…».
Әнә шул «пакь фәрештәдәй, мәгьсүм» Зыя тормышында берничә әһәмиятле вакыйга булып ала. Алар тик Зыяның өстенлеген, хаклылыгын, «изге җанлылыгын» күрсәтү өчен алыналар.
Шундый вакыйгаларның берсе Мәрьям белән төнге очрашуда була. Егет белән кыз мәхәббәт ялкыннарына бирелеп, аерылып яшәү заманнарының зарларын сөйләшәләр. Ләкин аларның бу бәхете озакка бармый, карт хезмәтче, боларны күреп, халык чакыра башлый. Зыя түзми, тавышсыз ата торган алтатарын алып, картка берничә төзи. Әдип Зыяның бу эшен әсәрдә бик урынлы һәм кирәкле итеп күрсәтә:
«Ул үзе кызурак адәм. Бу — бер. Икенчедән, бүген аның фәрештәдәй мәгьсүм дусты Мәрьяменең пакь намусы, шул юкны төзәтеп йөргән «адәм» тарафыннан «уйнашчылык» пычрагына батырылу ихтималы бик якынаеп килә иде». Димәк, андый хәл булмас өчен шундый юкны төзәтеп йөргән «адәм»не юлдан алудан яхшысы юк.
Икенче вакыйга — Зыяның мәдрәсәдә торган чагында була.
Зыяның Мәрьямне сөеп йөргән вакыты. Зыя иске мәдрәсәләрнең берсендә укый. Бу вакытларда ук ул зур әмәлләр белән тулган:
«Кайбер адәмнәр, җан вә табигатьләренең сөрешләре, асыл яратылышлары белән үк, үзләрен хыялый вә мәгънәви булган хәлләрнең хөкеменә тапшыра вә гомер буенча шуңа буйсыналар. Мондый затларның йөрәкләрендә табигать илһамы белән урнаштырылган мөкатдәс кануннар, гали әмәлләр вә бөтен матди хәятның (Матди хәят — материаль тормыш) ләззәтләрен шуның юлында, үзе теләп корбан итә торган вә гомер буенча шуңа табындыра торган изге ниятләр була…
«Дәһри Садыйкның тик бер мәртәбә генә сөйләве аркасында, беренче форсат белән шунда атылырлык мәртәбәдә, авышып китүендә дә бердәнбер мөәссир (Мөәссир  —  тәэсир  итүче.) булган нәрсә шул табигать иде. Чөнки юлдашының тасвир кылган галәме (ягъни фәхешханә. — Г. Н.) белән үзе хыял кылган вә табигате белән мәел итмәктә улган дөньясы арасында ниндидер бер мөнәсәбәт, бер охшашу бар кебек тойган иде.
Һәм ялгышмады да.
Ул, көймәле извозчик яллап, ерактан ялтыраган кызыл фонарьларга… китте».
Зыяның бу чыгышы да әсәрдә «гөнаһсыз» бер эш итеп «йолынып» бирелә: бердән, мондагы дөнья белән Зыяның «мөкатдәс (Мөкатдәс — изге.), гали  (Гали — бөек.) әмәлләре» арасында «охшашу бар». Икенчедән, Зыяны анда музыкага булган гыйшкы илтә.
Димәк, Зыяның кеше үтерү җинаятен Мәрьямгә булган гыйшык аклаган булса, Зыяның    фахишәләр янына йөрүен музыкага булган гыйшкы аклаган булып чыга.    Зыя әсәрнең «иҗаби» типларыннан.
Әсәрдә аның һәммә эше, хәрәкәте, хәтта аның йомшаклыклары да уңай бәя белән бирелә. Әдип аны бөтен иптәшләре (авылның укымышлылары, карт, яшь муллалары) арасында күренекле урынга һәм үрнәк дәрәҗәсендә куя. Әсәрдә күрсәтелгән күп кенә вакыйга, картиналар Зыя тормышының берәр моментын ачу, шуңа укучының игътибарын юнәлдерү рәвешендә бирелгәннәр. Зыя табигате белән дөнья «ваклыкларыннан» өстен торган, гали бер «әмәл» иясе итеп бирелә.
Әсәрдә әнә шулай күтәрелгән Зыя нинди иҗтимагый катлау сурәте соң?
Әсәрдә күрсәтелгәнчә, Зыяның тормышы, эшләре бу сорауга җавап бирә алалар. Зыя бишенче еллардан соңгы иҗтимагый тормыш шартларында иҗтимагый көрәштән кул селтәмичә эшчәнлек күрсәтеп бара торган (бу эшчәнлек буржуа либераллыгымы, вак буржуа радикаллыгымы — барыбер) укымышлылар төркеменә кермәстән, андый көрәш теләкләреннән читтә торган, фәкать үзенә, үз бәхете мәнфәгатьләренә генә бирелгән индивидуалист итеп бирелә.
Ләкин сигезенче еллар шартларында татар укымышчылары арасында күренгән шундый типларның иҗтимагый киләчәге шул көенчә генә саклана алуы мөмкин түгел. Я болар үзләренең «матдәсез» хыялларын ташлап, реаль бер хезмәткә тотынырга (андыйларга Госман, Җаббар, Сабирларны кертергә мөмкин), яки богема сазлыгына батып, таркалырга тиешләр. Беренче юлны алып бару өчен үтә көчсез булган Зыяның үсеше икенче юлдан китүе мөмкин иде. Ләкин әдип аны анда җибәрми.
Романда Сабир әсәрнең иҗтимагый йөзен ачу юлында аерым характерлы урын тота. Башта Сабирның ни өчен көрәшкәне дә билгеле булмый. Җәләшнең теләк, максатлары ачык. Зыя һәм Мәрьямнең бер төп максатлары — бер-беренә кавышып, тыныч гаилә кору булса, шуның өстенә Зыяның сәнгать сөючелеге дә бар. Зыя сәнгатьнең бу көнге тормышта актуаль һәм ачык тенденцияле роль уйнаган тармакларыннан бигрәк, аның музыка, рәссамчылык кебек тармагын артык күрә. Аеруча ул музыка гашыйгы. Музыка алдына ул саф сәнгать теләкләрен куя. Ә менә Сабирның бер максаты да юк кебек.
Сабир мәдәни тормыш, шәһәр тормышын сүгә, «Ләкин үзе әле һаман шәһәрнең мәдәни тормышында яши иде. Моның сәбәбен сорагач, тагын бераз сыныйм әле, эстәгәнем табылмасмы дип бераз эзлим әле… — дип җавап бирә иде. Һәм берничә ел шуны эзләп, төрле урыннарда мөгаллимлекләр итте, мәдрәсә кисәкләрендә мөдирлек сыйфаты илә яшәде; дәхи зур гына байларда кантор вә сату эшләре белән дә чуалып карады. Ләкин берсе дә аны канәгатьләндермәде, үз тәгъбиренчә, ул һичкайда үзенә ярашлы, табигатенә килешле тормыш таба алмады» (69 бит).
Ахыр килеп ул «…мәдәни тормыштан, каланың баштанаяк зиннәт вә мода эченә күмелгән ялтыравыклы хәятыннан гомергә кул селкеп, ничек кенә булса да, үз табигатенә ягышлы бер дөнья табарга мәҗбүрият хис итеп, моның өчен дә тын, караңгы авылга китеп, югалырга карар бирде».
Һәм «югала» да. Ләкин бөтенләйгә түгел. Дөньяның рәхәтләреннән ваз кичү рәвешендә дә түгел. Бәлки ул «мовәккать (Мовәккать — вакытлы.) уларак, хәзерге эшләрен дәвам иттереп, бераз акча ясарга да, атасы белән килешә алмаса, башка урыннан җир алып, авыл тормышына чумарга уйлый».
«Язмыш» күрәсең һәммә кешегә дә артын гына күрсәтеп тормый. Берәү үлми, икенчеләр көн күрми дигәндәй, Җәләш мулланың «хәҗгә» китүе Сабирны бик тиз авылга кайтара һәм ул какшаган хуҗалыкны ныгытып, үстереп җибәрә.
Ул «анасын-фәләнен бераз юаткач, инде утырырга вакыт дип, сызганып эшкә тотынды. Йортта мал-туар күп, иген-таруга байлык исә дә, акча калмаган, өстәвенә Җәләл йорт-җирне дә китәр алдыннан рәһенгә (Рәһен— заклад, залог.) салган иде. Сабирның үзендә бераз акча бар иде, аның өстенә, ел әйләнәсенә — яңа ашлыкка җитәрлеген чамалап калдырып, артык игенне сатты да, иң әүвәл йорт-җирне рәһеннән чыгарды.
— Утыргач, нык утырырга һәм ояңны үзеңнеке итәргә тиеш, — ди.
Икенче мәсьәлә — өйләнү иде».
Татар вак буржуа укымышлыларыннан бер өлеш вәкиле сигезенче еллар шартларында авылга кайтып, «ныклы» кулак хуҗалыгын шулай төзеп җибәрә.
Әсәрнең төп урын тоткан каһарманнары арасында бердәнбер реаль, яшәргә хаклы һәм тиешле итеп бирелгән сурәт әнә шул булыр, аннан башкалар, әдипчә, тормыштан сөрелергә тиешләр иде: хуҗалыктан аерылган, күбесенчә хыял һәм өметләр белән яшәгән Зыя, Мәрьямнәр үләргә тиешләр, Зөләйха артык изелгән, юаш хатын, шуңа күрә дә аның өендә юлбашчылыкны шат, уенчак һәм эшчән Камилә ала. Җәләш яңа шартларда хуҗалык коруга ярамый, чөнки хәзер «буш куыклык» белән ерак китеп булмый, анда Сабир шикелле салкын акыллы, төптән практик уйлаучан кешеләр кулы кирәк. Шуңа күрә дә «үлгәннәр» каберендә басып калучы да Сабир була.
«Яшь йөрәкләр» романы укучылардан беренчеләрне (Җәләш, Зыя, Мәрьям, Зөләйхалар) кызгандырып, алар кайгысын уртаклашырга чакырса, Сабирга иярергә, Сабирдан үрнәк алырга кирәклек фикер тойгысын тәрбияли.
Әсәрдә Җаббар, Госман, шагыйрь Кәрим, Сәлимнәр бар. Болар авыл шартларында яшәүләре аша бераз күрсәтеләләр, ләкин алар икенче исем астында, икенче шартларда (шәһәр һәм баш күтәргән авыл), «Яшь йөрәкләр»дәге вакыйга булганнан бераз элекке вакыттан башлап, Галимҗан Ибраһимовның икенче бер әсәрендә бирелгәннәр. Ул әсәр — «Безнең көннәр» романы.
Ләкин аңа күчкәнгәчә «Яшь йөрәкләр» романының хәзергәчә тикшерелгәннән башка элементларын алып карыйк.

б)  Әсәрнең композиция һәм стилистикасы
«Яшь йөрәкләр» романының сюжеты артык катлаулы түгел: Кара урман авылында ике бай гаилә — Җәләш мулла гаиләсе белән Гәрәй мирза гаиләсе яшәп килә. Җәләш мулланың кызы һәм ике улы бар. Үз тормышында күп кенә уңышсызлыкларга очраган мулла, улларын зур дәрәҗә иясе ясап, шулай бәхеткә ирешмәкче була. Угыллар моның көткәннәренә уңай җавап бирмиләр: Сабир төрле эштә йөргәннән соң кайтып авыл хуҗалыгына бирелә. Зыя бәхетсез мәхәббәттән соң һәлак була. Әсәрдә соңгы момент бик зур урын ала. Романның яртыдан артыгы Зыяның солдатка китү, Мәрьямнән аерылу вакыйгаларына бирелә.
Әсәрнең композициясе синкретик (катнаш) характерда: анда төп хикәячелек элементларыннан тыш, драматик монолог һәм диалоглар (хат язышу рәвешендә), лирик кереш һәм чигенешләр бар. Мәсәлән, романның беренче һәм VI бүлекләре Мәрьямнең кичерешләре рәвешендә, лирик керешләр белән башланган: беренчедә Мәрьям төш күрә. Әсәрдә 16 битләргә сузылган бу төш Зыя каралу көннәреннән Мәрьям нинди тойгылар астында булганын бирү белән берлектән; әсәрнең нинди юнәлештә, андагы вакыйгалар ни характерда булуын алдан билгели торган ишарә урынын да тота. VI бүлек башындагы кереш, Зыя солдатка киткәч һәм Мәрьям башка кешегә кияүгә бирелгәч, аның кичерешләрен күрсәтә. Моннан тыш тагын автор һәм каһарман карашларын бергә бутардай бирелгән, әсәрнең төрле урыннарына сибелеп ташланган лирик чигенешләр күп очравы белән бергә, гомумән бөтен роман эмоциональ лирик буяуга буялып бирелгән.
Әсәрнең бу характерын күрсәтү өчен берничә өземтә алыйк.
Углы Сабирның мәдрәсәне ташлап китүе турында Җәләш мулла хәбәр ала. Углыннан күп өметләр көткән муллага бу хәбәр бик начар тәэсир итә. Шушы фикер әсәрдә болай бирелгән:
«Фараз итегез: дөньяның барлык бәхетләре илә тулган, хыялый бер алтын сарай булсын. Ул зурлыкта, матурлыкта тоткан мәртәбәсенең бөеклегендә дөньяда миселсез (Миселсез — чагыштырусыз.) дә булсын. Язмыш шул сарайны сезгә бирергә, сезне шуның белән дөньяда тиңе булмаган зур мәртәбәгә күтәрергә вәгъдә кылды. Менә бер көн, ике, өч көн… Бик күп булса, биш, алты көн генә үтсен, вәгъдәле сәгать җитәр дә, язмыш үз сүзен үтәп, сезне шул сарайга кертер, шундагы бәхетләргә чумырыр, — сез моңа хәзердән бик нык ышанасыз… Алгы көнегез сезгә ниһаясез-сәгадәттә (Сәгадәт — бәхет.), җәннәт бакчаларында күренә.
Менә шул вакытта ниндидер бер явыз куәт эшкә кереште дә, сезнең күз алдыгызда дөньяга афәт килеп, теге сезгә биреләчәк алтын сарайны җир йотты, берничә көннән соң ирешергә өмет итеп йөргән теге бәхетләр, теге сәгадәтләр бер минутта әллә кая югалды. Сез авыр, мазлум вә изгеч бер хәлдә калдыгыз. Шул минутта, шул сәгадәтне мәңгегә югалтуыгызны ачык белгән секундта сез ни нәрсә хис итсәгез, зур өмет баглаган, аның аркылы бик вә бик кабарынулар көткән зур углы Сабирның югалуы хакындагы хәбәрне алгач, Җәләш хәзрәт тә шуңа охшаш, бәлки шуңардан мең мәртәбә авыр вә изгеч булган бер заягъ (Заягъ — югалту.) вөҗүткә килгәнен (Вөҗүткә килү — бар булу.) тойды, гүя анны яшен сукты, яисә хәятындагы зур бер сәгадәте явыз куллар тарафыннан мәңгегә югалтылды».
Мәрьям сагынып Зыяга хат яза, бу хатта аның күңеле төрле шөбһәләр белән чолганган дәрт белән тулы… Шул фикер әсәрдә болай бирелә:
«Менә, Мәрьямнең яшь йөрәге, теге бала чактан ук яратып килгән, йөрәгенә керергә барган, бер күренү белән күңеленә мәхәббәт салган, теге матур йөзле, йомшак тавышлы, йомшак вә сөйкемле мөгамәләле Зыя хакында шундый яңа бер тойгы саклый, хыял аны шундый күренешләр белән чолгый иде. Шуның тәэсире буларак, Мәрьям, тәмам бер кыз каһарман кыяфәтен алып, дусты Зыяга хат язды… Илаһи, бу беренче адымымда, беренче мәктүбемне язуда, җибәрүдә, тегеннән җавап килгәнче үткән озын төннәрдә, яшь йөрәкнең кичергән шөбһәләрен, тойган тәрәтдөтләрен (Тәрәтдөт — шик.), дулкыннарын, бертуктаусыз алмашып торган ышану, шатлану һәм көенүләренең ни мәртәбәгә җиткәнен, бер ходай, үзең генә белерсең…»
Әсәрдә табигать күренешләрен бирә торган урыннары да көчле тойгыны аңлатуга булышлык күрсәткән сүз һәм ифадәләр белән тулылар. Мәсәлән, кар яву шулай бирелә:
«Көне-төне кар ява, җил ыжгыра, туктаусыз буран уйный… Ноябрь чыгып җиткәне юк әле, шулай да дөнья кар туфаны астында калып, җир йөзен тирән көрт басты, җан чыраглары сүнде, тышкы күренештә хәяттән әсәр-бетеп, кяинат (Кяинат — бөтен дөнья, барлык нәрсәләр.) ак кар кәфененә уралып, каберсез күмелгән бер шәкелгә керде…».
«Яшь йөрәкләр»дәге эмоциональ тойгы белән сугарылган җөмләләр күп кенә урында дини тойгы-карашлар белән дә аралашып китә:
««Үлем» адәмне гүя пакьли, гүя хәятта кылынган барлык гөнаһларны җуеп ташлый… «Үлем»нең алуы, аны саф бер намус итеп калдырган кебек, аның кинәтлеге кодси бер кәмаләт (Кодси  бер кәмаләт — изге бер  артыклык, бөеклек.) тә бирде. Гүя, һәммә явызлыклары гафу кылынды гына түгел, ул инде җаннар зөмрәсенә (3өмрә — төркем.) ашты».
Әсәрдә хикәя итүчелекнең эмоциональ йогынты ясаучы лирик характерын көчәйтү юлында аның стилистикасында да лирик кабатлаулар, төрле фигуралар (бигрәк тә кабатлау, нида (Нида — эндәш.), өзү, сорау һ. б.лар); эмоциональ эпитетлар һәм троплар тулып ятканын күрәбез:
«Зыя, авыр вә үтерелгән бер хәлдә, өйләренә керде. Мәрьямнең тавыш вә хәрефсез, тик яулык ишарәсе белән әйтә алган сүзе әллә нинди мәгънәви бер тавыш белән аңа тәкрар ителгән кебек тоела иде.
—    Юк, булмый, өмит бетте!
—    Юк, булмый, өмит бетте!
—    Юк, булмый, өмит бетте!».
Шунда ук:
« — Менә тормыш!! Менә сиңа хөррияте шәхсия! Яшәргә уйлыйсың, бәхет эзлисең! Бар да әрәмгә! Бар да юкка! Имеш, музыка харам! Җыр харам! Матурлык гөнаһ! Матурлык белән тәләззез (Тәләззез — ләззәт алу, ләззәтләнү.) харам! Матурлык алдында сәҗдә итү көферлек! Соң, илаһым, алай булгач, безгә ник мондый җан бирдең? Ник безне туң йөрәк, тупас күңел итеп яратмадың?»
Китерелгән өзекләрдә югарыда әйтелгән сыйфатларның һәркаюсына мисал бар. Менә шундый урыннар әсәрдә күп очрыйлар.
Менә романда күп очрый торган төр эпитетлардан кайбер мисаллар:
«… Йөрәкләр, кяинаттан җан вә хәят алынып, аның урынына әллә нинди олы аклык, олы яктылык белән, олы ялтыравыклык кына калганын сизәләр…»
«… Ачы шималь җиле һәм зәһәр кара суыкның куәте җилекләреңә үтеп китә».
«Кояш яшеренде, һавага яңгыр җиле исеп керде. Фаза югалып, җирнең түбәсе катлаулы-катлаулы, кара, караңгы һәм авыр болытлардан гыйбарәт булып калды».
«… Авыл йокыга чума, өйләрдә ут сүндерелеп, һәркем онытыла, икенче дөньяга китә — менә шул вакыт ул намазлыгын җәя, янына басып кына кечкенә шәмен куя да тын вә ярым караңгы өйдә, пакь намазлык өстендә кулында тәсбих, алдында Коръән улдыгы хәлдә, сынган күңелдән илаһи бер холүс (Холүс — чын күңеллелек, бирелгәнлек.) белән тәңрегә тәүбәсен, догасын, теләген гарыз итә — ялына, ялвара…».
Монда эпитетлар дин тойгыларын үстерүгә хезмәт иттерелеп китерелгәннәр. Мәсәлән, «пакь намазлык, сынган күңел, илаһи бер холүс…»
«Яшь йөрәкләр»дә еш очрый торган бер сөйләү төре — әдипме яки каһарманмы әйткәнлеге турында шөбһә калдырырлык итеп бирелгән фразалар булып, гадәттә әдип үз каһарманнары кичерешенә хикәя итүченең дә (монда авторның) катнашканын, каһарман тойгыларын уртаклашкан, бүлешкәнен күрсәтергә теләгәндә мондый алымнан файдалана. Мәсәлән:
«Ә хәзер соң? Бу да барыбер түгелмени?
Бер дә кебек, түгел дә кебек… Бит Зыяда тәүфыйксыз егетләрнең, азгын кызларның уйный торган гармоне да түгел, теге, базарга килгән урыс малайларында күренә торган скрипка да түгел, аныкы заграничный, аныкы губернатор, министр угылларында гына була торган әллә нинди кыйммәтле әйбер. Җитмәсә, ул әллә нинди кәгазьләр буенча уйный. Соң ни эшләргә инде? Борынгы заман булса да ул үзе мондый шөбһәләргә бирелмәс, күңеленә аз гына шик килсә, углына аяк тибеп кычкырыр, туктатыр да, бик карышса, теге нәрсәсен дә ваткалап ташлар иде. Хәзер алай итү кыенрак».
Әсәр сөйләмендә тагын бер алым — укучыга мөрәҗәгать итеп сөйләү булып, ул да романда күп кенә очрый:
«Сез, мөнбәрдә исемен әйттереп, дан чыгарырга теләгән башкорт агайның кыйссасын ишеткәнегез бардыр, булмаса сөйлик…».
«Фараз итегез: дөньяның барлык бәхетләре илә тулган, хыялый бер алтын сарай булсын…».
Әсәрдә чагыштыру, күчерү (троп) һәм сынландырулар да сөйләмнең күтәренке эмоциональ характерда бирелүенә ярдәм итәрлек итеп китерелгәннәр:
«Диңгезнең куәтле дулкыны, үзенең кочагына алган корбанын бер батырып, бер чыгарып уйнаткан кебек, угылларының киләчәк көне хакында бик күп еллар хыялында ясап йөргән менә шул күренеш, шул идеал Җәләшне бер батырды, бер күтәрде, өмит белән шөбһә арасында бик күп шаяртты да, ниһаять, тагын китереп төпкә бәрде».
« — Әйт зинһар, кем уйный моны?.. Бу уйнау түгел… Гармонь булсын, теләсә башкасы булсын — адәм кулы моны бирә алмый… Монда рух аглый… Бу аһәң йөрәкнең, ходай белсен, нинди нечкә вә хәссас (Хәссас — нечкә, сизгер.) җирләреннән чыга да, нинди куәтле моңнарын, нинди серләрен сөйли… нинди аһларын еглый…».
«Шәкерт дулкыны, үз куәтенең ниһаясенә җитеп, үзен дөньяга күрсәтерлек мәртәбәдә җитлеккән кебек тоя башлагач, мәдрәсәләрдә үзара җыеннар була башлады».
«Бу мәдрәсә үзенең баштанаяк сәләф (Сәләф — борыннан, электән килә торган, традицион.) гадәте өстенә корылган ничә йөз еллык тарихы һәм дә гасырлар буенча заман вә мохитның (Мохит — тирәлек.) куәте белән үсә, зурая килгән карт тәгассыпның ниһаять тәкамелгә (Тәкамел — камиллек, өлгереп җиткәнлек, югары дәрәҗәгә ирешкәнлек.) ирешү, үзендә хаким мотлак уларак патшалык кылуы белән бөтен дөньяга каршы мактана алырлык хакы бар…».
«Яшь йөрәкләр» романындагы сурәтләр, әсәрнең сюжет һәм композициясе, аның стилистикасын характерлаштыру юлында китерелгән тикшерү һәм мисаллар бу әсәрнең нинди идеология, кайсы сыйныф әдәби стиле сыйфатларын эченә алганын күрсәтүдә җитсәләр кирәк.
Әсәр — 1908 нче еллар кара реакциясе нәтиҗәсендә төшенкелеккә бирелгән, полицейскийлы, төрмәле һәм ач шәһәр тормышыннан качып шуннан читтә тынычлык эзләгән катлау татар вак буржуазия зыялыларының идеологиясен үткәрә. Монда бирелгән шәхес сурәтләре авылга кайтарылалар. Алар өчен бердәнбер реаль юл авылга кайтып, ныклы хуҗалык төзү һәм шул рәттән бераз агарту эшләрен алып барудан гыйбарәт.
Төшенкелеккә бирелгән иҗтимагый төркемнәр идеологиясендә күрелгәнчә, бу әсәрдә дә сәнгатьчелек идеяләренең өстен куелуы, салкын мөхакәмәдән бигрәк, тойгыга алдынлык бирү, динчелек тойгыларын үстерү һәм гомумән бөтен әсәр буенча бирелгән вакыйгаларның сәбәбен билгесез бер көч — «язмыш»ка китереп бәйләү күренә.
Бу китап чыгарудан бер ел соң (1913 нче елда) «Татар шагыйрьләре» әсәрендә Галимҗан Ибраһимовның шигырь, әдәбият алдына куйган таләпләреннән күбесе бу әсәрдә үтәлгән.
Романның матбугат мәйданына чыгуы заманында татар матбугаты тарафыннан яхшы караш белән каршы алынды. Татар буржуа һәм вак буржуа журналистлары «Яшь йөрәкләр»не татарда беренче зур роман һәм шул замандагы татар әдәбиятында законлы урын алырга тиешле стильнең бер үрнәге итеп карадылар.
«Аң» журналының 1913 нче ел, 11 нче санында «Яшь әдәбиятыбызда «Яшь йөрәкләр»» исемле мәкаләсендә Г. Газиз шул сүзләрне яза:
«… Мин хәзерге реалист булып газаплануны үзен ялган дияр идем. Чөнки хәзер безнең милли хисебез куәтләнгән, милли музыка, халык җыры я музыкасына әһәмият биргән, үзебезнең үткән көннәребезне артыбызга борылып карый башлаган бер заманыбыз, бездә ник романтизм булмасын? Гарептә, мәсәлән, Германиядә дә шундый бер заман булган иде бит! Шуңа күрә мин безнең романнарыбызның күбесендә очрый торган, бигрәк тә Галимҗан әфәнденең әсәрендә табыла торган чын яхшы яклары белән булган романтизмны чын тарихи бер вакыйга, шулай кирәк иде, шунсыз чарасыз иде, дип ышанам», — ди.
Әсәр шундый бәя алды. Менә бу төр бәяләр «Яшь йөрәкләр» романының шул заман татар әдәбиятында очраклы бер күренеш булмаган, әдәбиятта, тәнкыйтьтә үзенә теләктәшлек тапканын күрсәтәләр иде. Теләктәшлек табу белән генә калмады, «Яшь йөрәкләр» сугарылган уй, тойгылар белән язылган әсәрләр башкалар каләме белән дә чыгарыла киләләр иде. Бу соңгыларга мисал итеп 1913—1916 нчы елларда «Аң» битләрендә басылган күп кенә әдип, шагыйрьләрне алырга була.
 

(Чыганак: Нигъмәти Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1958. – 278 б.).


17.Г.Ибраһимовның
башлангыч чор иҗатында романтизм.
“Яшь йөрәкләр”. Язучының Октябрьдән
соңгы әсәрләрендә шәхес һәм җәмгыять
проблемасы.
1887е
Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе
Солтанморат ав-да туа.Әтисе башта
мулла була,аннан соң баш тарта.Вәли
мулла мәд-дә укый.1906е Оренбургтмәдр-нән
куыла,Галия мәдр-сен ташлый.Казакъ
далаларын гизә.Уралда заводта
эшли,мөселман студентлары җәмгыятендә
эшли,аларның Бөтенроссия съездын
оештыруда катнаша.Сәяси эшчәнлек алып
барганы өчен кулга алына,азат ителә
һәм Казанга кайтып” Аң” ңурналында
җаваплы секретарҗ булып эшли.Уфада
“Галия” мәдрәсәсендә укыта.1нче
әсәре “Зәки шәкертнең мәд-дән
куылуы”-
чорының
әһәмиятле мәсьәләләрен
гәүдәләндерә:шәхес,хатын-кыз азатлыгы
ө/н көрәш темалары.1910е-“Яз башы”,1910-1912ее
“Диңгездә”,”Сөю-сәгадәт” әсәрл.яза.Бу
әсәрләре психологик тирәнлек,композиция
һәм сюжет камиллеге б/н аерылып
тора.Г.И. 1нче чор иҗаты-романтизмга
корылган әс-ләр.Гадәттән тыш хар-р
иҗат итә.Яңа революцион күтәрелеш
елларында әд-та булган идея-эстетик
үзгәрешләр аңарда да була.”Диңгездә”хикәясендә
кешеләр начар гына кечкенә көймә б/н
диңгездә чыгалар.Романтизм символы
булган давыл образы бар.Давыл
башлана,бөтенесе курка,догалар
укыйлар,марҗалар чукыналар.Авторның
юлдашы карт үләргә җыенып васыятьләрен
әйтә.Ләкин давыл тына,ярга чыгалар,барысы
да шат.Бары авторга гына күңелсез,ул
тагын диңгезгә чыгарга тели.”Карт
ялчы”
яшь
байның үзләрендә гомер буе эшләгән
карт ялчыга мөнәсәбәте.Бай ялчыны
пычрак, яңгырлы төндә ерак кырга начар
атлар б/н җибәрә.Бары авылдашы-яшь
егет кенә анны үлемнән коткара,аңа
ярдәм итә.”Яз
башы”
хикәясендә
герой 11 яшьлек малай.Дуслары б/н балыкка
төшә.Шунда яшенле давыл, җил-давыл
башлана,малайлар бик нык куркалар.Малай
егыла һәм берничә көннән генә терелеп
аякка баса.Романтик образлар:җил,давыл.”Яшь
йөрәкләр”
романында Мәрьям б/н Зыя бер-берсен
яраталар.Ләкин Зыяны әтисе мулла
итәргә теләсә дә,аның укыйсы
килми,мәдрәсәдән куалар һәм ул солдат
хезмәтенә алына.Әтисе моңа бик
кайгыра,чөнки олы улы Сабир да укуын
ташлап,мөгаллимлек итә.Җәләш мулла
эчүгә сабыша,югалып йөри.Мәрьямны
3туганы Фәтхигә кияүгә бирәләр.Алар
бик начар торалар.Фәтхи башка хатыннар
янына йөри,Мәрьям тур-да начар сүзләр
сөйли.Шуның ө/н беркөн Мәрям Фәтхигә
лампадан ут кабыза һәм ул яна
башлый,өйләре дә яна.Фәхри больницада
ята,Мәрьямгә булганнарны сөйләмәскә
куша.Фәхри агуланып үлә һәм аның
үлемен Мәрьямгә ягалар.Сабир өйләнә
һәм бик әйбәт эшли.Җәләш мулла хаҗ
сәфәренә китә,бу аның соңгы юлы була.Зыя
б/н Мәрьямнең мәхәббәтләре чынбарлык
б/н конфликтка керә,шунлыктан әсәр
азагы һәлакәт б/н тәмамлана.Зыяны
паралич суга,Мәрьямны каторгага
җибәрәләр.Романда тат. халкының
хәле,милләт язмышы,аның киләчәге
мәсьәләсе күтәрелгән.Җәләшнең карашлары
б/н Зыяныкы туры килми.Зыяның максаты
яшәү идеалын хөрмәт итү,аны газаплы
тормыштан коткару,азатлыкка чыгару.Зыяның
язмышы аның мәктәп фаҗигасе б/н бергә
үрелеп сурәтләнгән.Мәрьям-авыл тормышын
белми,белергә дә теләми.Проблема:Яңалык
б/н искелек көрәше.Идея:Яңалык
җиңә.Романтизм реализм синтезы.Зыя
музыка б/н мавыга.

Совет
чор иҗат эшен җәелдереп җибәргәндә
өлгергән марксист-буржуаз.20е.»Яңа
кешеләр” драмасын яза.Бу аның бердән-бер
драма әсәре.1921е.кешеләрнең җанын
тетрәндергән ачлык була.”Адәмнәр”повесте
чыга.Бу әсәр ө/н түләнгән акча ачыгучылар
ө/н киткән.Г.И. гомеренең соңгы 10е.Кырым
б/н бәйле.Каты авыру аны аяктан
ега,татарлардан читтә яшәргә мәҗбүр
итә.Ләкин язучы туган халкы б/н элемтәсен
өзми.Ялтада әд.иҗат эшен туктатмый.Ул
биредә “Татар хатыны ниләр күрми?”пов-ң
һәм “Безнең көннәр” роман-ң яңа
вариантларын яза.Язучының яңа кеше
образын иҗат итү юлындагы әдәби-эстетик
эзләнүләре 1922е. язылган “Кызыл
чәчәкләр” хик-дә дәвам иттерелә.Әс-дә
окт-га кадәрге тат. әд-ң прогрессив
традиц-ре уңышлы дәвам иттерелә.Бу
бигрәк тә авыл тормышын,крестьян
көнкүрешен зур осталык б/н сурәтләүдә
чагыла.Автор социалистик рев-нең яңа
кеше тәрбияләүдәге ролен күрсәтергә
тели.Моңа ул балалык еллары, яшьлекләре
давыллы елларга туры килгән 5
егетнеңтормышын сурәтләү аша
ирешә.(Вакыйга Зәңгәр чишмә авыл-да
бара,геройлар:Шаһбаз,Солтан,Гыйрфан,
Гыйлаҗи,Гали).”Кызыл
чәчәкләр”

хикәясе образ-ң яңалыгы,күтәргән
теманың мөһимлеге б/н генә түгел,сәнгатьчә
эшләнеш дәрәҗәсе,сюжет-композиция
төзелеше,тел-сурәтләү чараларының
үзенчәлекле булуы б/н дә аерылып
тора.Бу әсәр азат көннәр ө/н көрәш
юлында һәлак булган иптәшләргә
багышлана.”Тирән
тамырлар”

романы1928 е.басыла.Әсәрдәсыйнфыйлык
алгы планга чыга.Шул еллардапопуляр
тема- халык дошманнары б/н көрәш,социализм
төзү күрсәтелә.Әсәр Фәхрине-авыл
хәбәчесен үтереп ташлау б/н
башлана(кендек).Аны элеккеге буржуаз,хәер
совхоз директорыВәли Хәсәнов
үтертә.Әсәрдә детектив алымнар да
бар-Фәхринең үтерүчесен эзлиләр.Фәхринең
дусты Садыйкны кулга алалар.Соңыннан
үтерүчеләрне һәм гаеплеләрне табалар
һәм Вәлине атып үтерәләр,аның
җитәкчелегендә дә кырын эшләрен
табалар.Фәхрине Вәли,үзен тәнкыйтьләп
кырын эшләрен газетага язган ө/н
куркытмакчы була-Гыймади картка
куша.Әхми-тиле малайга куркытырга
кушалар,ә ул аны үтерә.Садыйк-революционер,аны
фабрика директоры итеп куялар.Егерменче
еллар башын авылда һәм шәһәрдә җәелгән
кискен сыйнфый көрәш картиналарын(“Тирән
тамырлар”романы,1926)калку итеп
сурәтли.Гаилә мөнәсәбәтләрен дә
сурәтли(Гайшә б/н әнисе ар-дагы
мөнәсәбәтләр).

19.XX
йөз татар драматургиясенә гомуми
күзәтү Г.Исхакый «Зөләйха», М.
Фәйзи “Кызганыч”, Г. Коләхмәтов “Яшь
гомер” әсәрләренә анализ.

Тат.
драм-сенең тарихы 19 гас. Азагыннан
башлана.Ләкин аның куәтләнеп үсеп
китүе 1905 елгы революциядән соң башлана.
XX
гасыр башы драм-н 3 чорга бүлеп
карыйлар. 1нче
чорның 1887-1905 елларга туры килүе. Г.
Ильяси, Ф. Халиди, Г. Камал, Г. Исхакый
һ.б. иҗатында яңа төргә, аның жанрына
нигез салыну. 1нче драма һәм комедия-дә
мәгърифәтчелек әдәбияты идеялщренең
чагылышы. Драм-ның 2нче
чоры (1906-1911). Аның яңа күтәрелеше.
Тарихи-мәдәни сәбәпләре. Драм-нең
үсешенә милли-профессиональ театр
барлыкка килүнең йогынтысы. Рус, Кб.
Аурупа, төрек әдәб-нан тәрҗемәләр.
Тат. драм-нең “театрлы” дәверендә Г.
Камал, Г. Исхакый, С. Рәмиев, Ф. Әмирх.,
Г. Коләхм., һ. б. ларның иҗаты. Пьесада
үз чорының мөһим, алдынгы мәсьәләләре
күтәрелү. Феодаль торгынлыкны, фанатик
руханиларны, әхлаксызлылыкны
тәнкыйтьләү. Комедия жанрының
активлашуы, сатирик комедия, водевиль
кебек яңа формалар барлыкка килү.
Җәмгыять белән шәхес каршылыгын,
социаль, сыйнфый көрәш, искелек һәм
яңалык тартылышларын тасвирлаган
инкыйлаби эчтәлекле драмалар иҗат
ителү (Г. Иск., Ф. Әмирх. Һ.б.). Г. Коләхмәтов
пьесасында күзәтелгән идея-эчтәлек
һәм форма яңалыгы. Бу чор драматургиясенең
тәнкыйди реализм принципларын
үзләштерүе, шул ук вакытта мәгърифәтчелек
реализмы принципларын да кире какмавы
,романтизм методының билгеләре,
сыйфатлары аерым әсәрләрдә чагылу.
Тат. әдәб-ң 3нче
чорында (1912-1917) иҗат иткән Ф. Әмирхан,
Г. Исхакыйның дөньяга карашында,
әдәби-эстетик эзләнүендә яңарышлар,
үзгәрешләр күзәтелү. М. Фәйзи, Сәйфи-
Казанлы, К. Тинчурин, Ф. Бурнаш кебек
яшь көчләр килү. Тематик яктан чор
драм-ндә берничә юнәлеш ассызыклану.
Искелекне, бозыклыкны фаш итү, хатын-кыз
азатлыгы, шәхес иреге, мәгърифәт кебек
мәсьәләләрне яклау; татар халкының
барлык социаль катлаулары берләшеп,
милләтнең матди хәлен ныгыту, мәдәниятен,
мәгарифен күтәрү өчен барган көрәшне
гәүдәләндерү; татар демократик яшьләре
хәрәкәтендәге эчке каршылыклар,
идеяләр бәрелешен сурәтләү һ.б. Гади
халык тормышына, аның гореф-гадәтләренә,
йолаларына, халык җырларына йөз белән
борылу (М. Фәйзи, Ф. Бурнаш). 3нче чорда
драма жанрының
хәлиткеч роль
уйнавы,
аның сатирик, психологик, тарихи
романтик, музыкаль
драма кебек формалары туу, водевиль,
трагикомедиялщр язылу.
“Зәләйха”
трагедиясен Чистай төрмәсендә яза
башлый, Истамбулда дәвам иттерә. 1917е
соң гына басыла һәм сәхнәдә уйнала.ХХ
гасыр драм-дщ сирщк очрый торган фаьига
ьанрында язылган. Бу әсәрдә мәҗбүри
чукындыру сәясәте күзәтелә. Патша
хөкүмәте татар халнкын озак. Еллар
буйсындыра алмый һ. динен алыштырып,
буйсындырмакчы була. Автор Зөләйха
образында татар халкының сынмас рухын
тасвирлый. Драма – 1нче музыкаль
спектакль була. Зөләйха үз иманын
саклап кала, күпме авырлыклар күрсә
дә, динен сатмый. Бу драманың татар
иҗтимагый тормышына йогынтысы зур
була. Бу әсәр бөтен халыкның фаҗигале
язмышын тасвирлаган 1нче сәхнә әсәре.
1552е Казан ханлыгы И. Грозный тарафыннан
яулап алганнан соң ,рус дәүләте
татарларны мәсхәрәли башлый, көчләп
чукындыра. Г. И. Ничә йөз еллар изелеп
яшәп тә, телен, динен, гореф-гадәтләрен,
милли йөзен саклап кала алган татар
халкының аяныч хәлен һәм берүк вакытта
рухи батырлыгын күз алдына бастыра.
Болар барысы гади татар хатыны Зөләйха
язмышы аша гәүдәләнә. Көчләп
чукындырылган, моның белән килешмәгәне
өчен 9ай монастырьда ябып яткырылган,
иреннән, газиз балаларыннан аерып,
ирексездән рус мужигына хатын ителгән,
ләкин рухы б/н татар хатыны булып
калган, кяфер ирен үтереп, 18 ел каторгада
интеккән З-ның язмышы – ул татар халкы
кичергәннәрнең чаткысы гына. “Кызганыч”

(1913)-романтик пьеса. Төп геройлар: яңа
тип бурҗуазия вәкиле Сөләйман, аның
улы Заһид, мәдрәсә мөгаллимәсе Гәүһәр.
Заһид та, Гәүһәр дә гадәти
егет һәм кыз булмаган к/к, мәхәббәтләре
дә гадәти түгел. Заһид-барлык булганын
милләткә бирергә әзер торган идеал
егет. Гәүһәр-адәм кыяфәтендәге фәрештә,
мөгаллимә. Сөләйман Заһидне бай кызына
өйләндерергә теләп, я мөгаллимәдән
баш тартасың, я мирастан колак кагасың,
ди. Заһид риза булмагач, мирастан
мәхрүм итеп өеннән куып чыгара. Сөләйман
улын ярата, ул яңалык сөюче дә, берничә
мәдрәсә салдырткан кеше дә, ник ул
улына карата шулай каты? Егет тә тиз
йомшап төшә. Заһид б/н Гәүһәр үз
бәхетләре ө/н көрәшмиләр. Автор пьесаны
геройның үлеме б/н тәмамлый. М.Ф.
романтизм алымын кулланып эш итә,
гадәти булмаган мәхәббәт утында янучы
геройларын тирәлеккә, җәмгыятькә
каршы куя. Пьеса мелодрама булып тора.
Тема: байлыкка корылган җәмгыяттә саф
мәхәббәткә урын юк. Идея: һәр кеше
бәхеткә, мәхәббәткә хокуклы. Ике яшь
тә һәлак була кавыша алмыйлар. Заһит
Гәүһәрне ярата, ләкин әтисе Гали бай
кызга өйләндерергә тели. Әдипнең
заманның мөһим мәсьәләләрен чагылдырган
Г. Коләхмәтовның Яшь
гомер”

(1908) драмасы. Аның конфликты һәм хәл
ителешендәге яңалык. Гали – Зөләйха
– Мостафа тирәсендә барган вакыйгаларда
хатын-кыз азатлыгы, мәхәббәт, никах
иреге, кеше бәхете мәсьәләләренең
күтәрелүе. Яңа тормыш каһарманнары
эшче – революционер Вәли, эшче Йосыф,
зыялы Галиләрнең әсәрдә эшләнеше “Яшь
гомер” драмасында пролетариат әд-ты
сыйфатларының чагылышы.

20.
Г. Камалның күпкырлы иҗаты. Драмаларында
конфликт үзенчәлеге, образлар системасы
(“Бәхетсез егет”, “Өч бәдбәхет”).

Галиәсгар
Камал (1879-1933)- күпьяклы һәм талантлы
иҗатчы, сәләтле төрле-төрле өлкәләрне
иңләгән әнә шундый олы шәхесләрнең
берсе. Драматург һәм тәрҗемәче, ялкынлы
публицист һәм журналист, өлгер
трибун-шагыйрь һәм рәссам-карикатурачы,
полиграфия остасы һәм матбугат-нәшрият
җитәкчесе, актер һәм режиссер –
боларның һәммәсе буенча аның татар
культурасы тарихында үзенчәлекле
якты эзе бар, болар аны актив иҗатчы,
киң белемле һөнәр иясе, олы җанлы
гражданин итеп характерлыйлар.

Галиәсгар
Камал 1879 елның 6 январенда Казанда үз
кул көче белән көн күрүче Галиәкбәр
Камалетдинов гаиләсендә туган. Ул
1900нче елга кадәр искечә “Госмания”,
аннан “Халидия”, аннан 1893 елдан башлап
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә һәм аның
янындагы русский класста укыган.

Галиәсгар
Камал – “татар драма әдәбиятының
атасы, татар сәхнәсе өчен аның башлап
тууыннан 16нчы елларгача үзенең әсәрләре
белән зур байлык бирә килгән, “Бүләк
өчен”, “Беренче театр” кебек комедияләр
белән татар әдәбияты тарихында мәңгелек
урын алган” язучы. “Беренче театр”,
“Бүләк өчен”, “Банкрот”, “Безнең
шәһәрнең серләре”- аның үз иҗатында
гына түгел, гомумән татар әдәбияты
тарихында иң бөек нокталарны билгеләүче
әсәрләрдән санала. Г.Камал иҗатының
төп идея юнәлеше буржуаз чынбарлыкны
тәнкыйть итүдә. Шуңа күрә дә бу мираста
иң мөһим нокта-әдипнең үзенчәлекле
сатирасы.

Иҗатының
башлангыч чорында ук Г.Камал әдәбиятның
барлык төр жанрларында үзенең көчен
сынап карый. Пьсалар белән бер үк
вакытта хикәяләр дә иҗат итә.

Беренче
әсәре булган “Бәхетсез
егет”
тә
(1898) Г.Камал яңача укучы яшьләрне уңай
геройлар итеп күрсәтә. Алар, Г.Камалның
үзе кебек үк , театрга йөреп, заманның
культурасы белән таныша башлаган,сәхнә
сәнгатен яклап, аның файдалы якларын
башкаларга аңлата торган алдынгы
кешеләр. “Минем театрга бару дигән
сүзем бер дә гаеп түгел, анда никадәр
гыйбрәтләр бар: начар юлда йөргән
кешеләр ниндәен эшләргә очраганын
һәм дөньяда ниндәен хурлыкларга
төшкәннәрен күз алдында күрсәтәләр”.
Драманың уңай герое Әхмәт авызыннан
әйтелгән бу фикер шул чорда, XIX йөзнең
соңында, татар театрын оештыру юлында
ясалган беренче адымнар турында рус
матбугатында басылган хәбәрләр һәм
шул уңай белән барган бәхәсләрнең бер
чагылышы булып, яшь мәгърифәтченең
шушы вакыйгада үзенчә катнашуы иде.

Өч
бәдбәхет”

драмасында автор ике туганны – укыган
Гомәр белән укымаган Мәхмүдне каршы
куеп сурәтли. Гомәр: “Безнең мөселманнар
да мәгърифәт тәхсил кылырга тырышырга
кирәк иде”,- дип белдерә һәм уку-белемнең
файдасын мисаллар белән раслый.

Язучы
иҗат иткән тискәре типлар – һәрвакыт
акча коллары, аларның бөтен максатлары
байлык җыю. Чөнки “Өч бәдбәхет”тәге
Мәхмүд сүзе белән әйткәндә: “Акчаң
булса, бар да була,бел, аны ул (яучы)
булдырмый, акча булдыра”. Акча темасы,
бөтен җәмгыятьне кулда тотып, кешеләр
арасындагы кешеләрчә мөнәсәбәтләрне
юкка чыгарган шул “сары шайтан”
мәсьәләсе Г.Камал әсәрләрендә төп
конфликтларның берсе.

Г.Камал
иҗатының иң әһәмиятле үзенчәлеге аның
заман рухы белән тирән сугарылган
булуында һәм халыкчанлыгында. Аның
әсәрләренең эчтәлеге тормыштан, үз
заманы өчен типик булган вакыйгалардан
алынган.

“Бәхетсез
егет”тә катнашучылар: Кәрим(Казан
бае, иске фикерле), Җәмилә(Кәримнең
хатыны), Закир(Кәримнең улы, төп образ,
тәуфикъсыз), Мансур(Кәримнең агасы),
Гали(сәүдәгәр), Камилә(Кәримнең асравы),
Мәгъри(сүз йөртүче бер карчык), Сәгыйть
Сабитов(бер бай, яхшы фикерле),
Гайшә(Сәгыйтьнең кызы), Әхмәт(Сәгыйтьнең
улы), Камали(Закирның иптәш
жулигы),Гайни(Закирның мәгъшукасы),
жуликлар.

“Өч
бәдбәхет” драмасында катнашучылар:
Мөгълифә(карчык), Сәрвиҗамал, Мәхмүд,
Габдерәхим әфәнде, Гайнетдин(Сәрвиҗамалның
ире), хәзрәт, Гомәр(Мәхмүднең абыйсы).

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *