Яшэу мэгънэсе сочинение

27.01.2010 Җәмгыять

ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ НИДӘ?

Күбебез яшәү мәгънәсе турында уйланмый калмагандыр. Әмма берәүнең дә бу сорауга төгәл генә җавап бирә алганы юк. Чыннан да, нигә без монда, бу ыгы-зыгы, кичерешләр, газаплар, шатлык һәм кайгылар – алҗытып-ялыктырып бетерүче хисләр нәрсәгә?

Кеше, әлеге мәңгелек сорауга җавап эзләп, кайвакытта, Гомәр Хәйям шикелле, төшенкелек халәтенә дә килә:

Галәм өчен, әйтче, адәм, 

                                 син кем генә?

Синең яшәү барлы-юклы

                         төтен генә.

Нигә килдем?

Нигә китәм?

                        Максат нидә?

Юк, җавап юк бу

                 сорауга һичбер кайда…

Биредә мин Америка ачарга җыенмыйм, бары тик уй-фикерләремне генә уртаклашырга телим. Шунысын да искәртү урынлы булыр – һәркемгә яшәү мәгънәсен үзенә билгеләргә туры килә. Максатларны түгел, нәкъ менә мәгънәсен ачыкларга. Ә максатлар үзгәреп тора. Аларның кайсына ирешергә дә мөмкин, әмма яшәү мәгънәсе бөтен гомер аша уза һәм тормыш агышындагы максатлар  да аңа буйсынырга тиеш.

Һәркемнең – үзенеке

Башта яшәү мәгънәсе турындагы иң киң таралган фикерләрне карап үтик.

Балаларда. Аларны еш кына тормыш чәчәкләре дип әйтергә яраталар. Менә кемнәр хакына яшәргә була. Алар нәселне дәвам итә, тормыш тәҗрибәбезне саклый, әти-әнисенә чиксез шатлык китерә һәм, ниһаять, кайгыртулары белән гомеребезнең соңгы көннәрен бизи. Үзең тугансың икән, башкаларга да туарга булыш. Тереклекне саклап калуның төп принцибы шул. Ул кешеләрдән башка барлык тереклек ияләренә дә карый. Ә кеше бер-берсен юк итүнең яңадан-яңа юлларын эзли, алдагы буыннардан яхшырак булу, башкаларга бары тик игелек кенә кылып, камилләшү турында уйламый. Нигезе – нәфес һәм көнчелек. Шулай булгач, балалар яшәү мәгънәсенең асылы түгел булып чыгамы?

Бәлки акча яки хакимияттер? Югыйсә алар гына кешене ирекле итә, акча безнең чиксез хаҗәтләребезне үти, ә хакимият беркайчан да «өскә» карамаска мөмкинлек бирә. Тик хакимият гаять зур җаваплылык та йөкли һәм «урын»ны саклап калу өчен күп көч куярга туры килә. Өстәвенә зур акчаларга, хакимияткә ия булучылар  икейөзлелек, көнчелек, ялагайлануга корылган ялган ихтирам белән уратып алынган. Әйләнә-тирәдәгеләрнең күбесе сине ихластан яратучылар түгел, ә синнән куркучылар һәм күңелләреннән сине күралмаучылар.

Алайса, мәхәббәттер. Ул кеше сәләтле булган иң якты һәм саф хис, барлык шагыйрьләр мәдхия укыган даими һәм сәбәпсез шатлык чыганагы. Чыннан да, гомер буе сөеп һәм сөелеп, барлык шатлык һәм кайгыларны уртаклашып яшәүдән, кешенең бөтен кимчелекләрен белә  торып, аны кичерү һәм бернигә карамый яратудан, әлеге хиснең ныгый баруыннан һәм тирән картлыкка ирешеп, ахыр чиктә бер көнне үлүдән дә яхшырак нәрсә була аламы икән?! Әмма бер көнне,  өстәвенә, ярату да ике яклы булмаса? Мәхәббәт газапларны шатлыкка караганда күбрәк тә китерә бит. Шулай булгач, бу хисне яшәү мәгънәсе итеп буламы?

Тагын альтруистлык кала. Саф күңелле, кылган яхшылыгына нәрсәдер өмет итмәүче, тормышның максатын башкалар хакына яшәүдә күргән игелек иясе. Ул – кешелекнең идеалыдыр, мөгаен. Тик уйлап карагыз әле, сезнең тормышыгыз нәрсәгә әйләнәчәк, нинди мәхрүмлекләр күрергә, игелекле гамәлләрегез өчен нәрсәләргә түзәргә туры киләчәк! Кешеләр яхшыга тиз ияләшәләр дип дөрес әйтмиләр, алар аңа мизгел эчендә күнегәләр һәм сезне җүләргә яки беркатлыга санап, муеныгызга атланачаклар. Дөрес, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирүчеләр дә бар анысы, тик алар бик сирәк. Гадәттә, игелек бик тиз онытыла, начарлыкны гына гомер буе хәтерлиләр. Шунысы да бар: күп очракта безгә начарлыкны кайчандыр үзебез игелек кылган кешеләр эшлиләр.

Мәгънәсез тормыш

Әгәр кешенең кыланышларында һәм эш-гамәлләрендә мәгънә булмаса, бу үзеннән-үзе аның тормыш сыйфатында чагылыш таба. Мәгънәсез яшәү – кеше язмышын үз кулына алырга мөмкинлек бирүче эчке этәргечтән башка гомер итә дигән сүз. Нәтиҗәдә, ул көчсезгә әйләнә, таяныр нигезне югалта һәм теләсә нинди тормыш ситуациясе, теләсә кайсы проблема аны тигезлектән (чыгырдан) чыгара. Мондый кеше белән җиңел идарә итеп була һәм ул шәхес булудан туктый, аның үзенчәлеге, сәләте, таланты һәм мөмкинлекләре зыян күрә. Ул йомшак характерлыларны эчкерле максатларында һәм мәнфәгатьләрендә файдаланучыларның җиңел табышына, корбанына әйләнә.

Сораулар җаваплардан күбрәк…

Нинди генә шартларда яшәмәсен, кеше тормышы мәгънәгә ия булырга тиеш. Әмма бу нигезләмә артында бертөрле җавап алынмаган күп сораулар тора. Кеше тормышына аерым мәгънә салырга, билгеле бер максатлар куярга, аларга ирешүгә омтылырга тиеш. Әмма ул теләсә нинди максат яки омтылыш була аламы соң? Алга куелган теләсә кайсы бурычны «яшәү мәгънәсе» дип атарга мөмкинме? Яшәү мәгънәсе «яхшы» яки «начар» була аламы? Ул тормыш тәҗрибәсе белән киләме, әллә «читтән» бирелә торган нәрсәме? Яшәү мәгънәсен формалаштыруга чор, дөньяны танып белү һәм кеше инанган дин нинди йогынты ясый? Монда аның белеме, таланты һәм сәләте нинди роль уйный?

Сораулар мөмкин булган җаваплардан күбрәк. Яшәү мәгънәсенә ирешү өчен кешенең башкарган эш-гамәлләре аның өчен генә түгел, ә башкалар өчен дә мәгънәгә ия булырга тиеш. Мәсәлән, берәү бакчасында кое казыды һәм аның файдасын үзе генә күрә башлады ди. Аның бу гамәле мәгънәгә ия булырмы соң? Юк, әлбәттә. Ә менә коены капка төбендә казыса, андагы суны  күршеләре дә файдалана алыр иде. Беренче очракта ул шәхси файда алуга кайтып калса, икенчесендә йөрәк кушуы буенча – игелек кылу максатында эшләнде. Шулай итеп бер үк гамәл, нинди максат куюга карап, ике төрле яңгыраш ала икән. Беренчесендә, теге карун һаман үзен  генә кайгырта, дип сүксәләр, икенчесендә рәхмәт укыйлар. Ә файданы гамәл кылучы да, башкалар да күрә. Димәк, яшәү мәгънәсе игелек кылуда, һәр кылган эш-гамәлеңә нинди мәгънә салуда икән. Мондый эш-гамәлләр күбрәк кылынган саен, яшәү дә мәгънәлерәк була бара. «Яшәү мәгънәсе нидә? Башкаларга хезмәт итүдә һәм яхшылык эшләүдә», – ди Аристотель.

Ислам дине тәгълиматы да кешеләргә игелек кылу аша рухи камилләшүгә өнди. Бары тик шулай гына Аллаһыга якынаеп була. Тик динне кәсепкә, ә дин әһелләрен кәсепчегә әйләндергән җәмгыятьтә яшәү мәгънәсе акча табуга, шәхси җитешлеккә, байлыкка омтылуга кайтып кала шул. Икейөзле җәмгыять, икейөзле сәясәт, икейөзле тормыш… Тарих сәхнәсендә трагифарс уйнала.

ТАБИГАТЬ КАНУННАРЫНА КАРШЫ КИЛМИЧӘ ЯШИК
Их, яшисе иде озак, мәңге. .
Табигатьтән башка үле без.

Мин үземнең авылда яшәвем белән горурланам. Берәүләр шәһәрдә яшәсә, без — гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать балалары, җир балалары. «Шәһәрне макта, авылда тор, ” — дигәннәр борынгылар һәм бер дә ялгышмаганнар.

«Коенып үскән су буе,

Шылт та итми як — якта

Яшәргә риза мин монда

Әйләнеп бер яфракка” – дип яза гомере буе шәһәрдә яшәгән, әмма туган авылына, чишмәләренә,басу – кырларына, тал – тирәкләренә – гомумән авылның гүзәл табигатенә гашыйк булган язучы Сибгат Хәким.

Табигать ул — безнең әйләнә –тирәбез, туган җиребез, туган ягыбыз, суларын эчеп туймаслык чишмәләребез, су коенган инешләребез, җиләкле аланнарыбыз, урман – кырларыбыз. Җәнлекләр, үсемлекләр, кошлар дөньясы.

Без шул табигатьтә яшибез. Без барыбыз да — табигать балалары. Яшел урманнарның шавы, чишмәләрнең челтерәп агышы, елга – күлләрнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, яшәү өчен безгә дәрт – дәрман биреп тора, көч – куәт өсти, матурлата, сафландыра, илһамландыра. Табигать — Җир анабызга аз гына саксыз кагылсаң да, ул җимерелергә, уалырга гына тора. Шуңа күрә ул безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Без аны күз карасы кебек якларга, усаллардан сакларга тиешбез. Кызганычка каршы саклап бетерә генә алмыйбыз шул.

ХХI нче гасырга без глобаль экологик проблемалар белән бергә кердек. Кеше үзен табигатьнең хуҗасыдай тоеп табигатькә каршы чыкса да, бүген ул үзен табигатьнең бер кисәкчеге икәнен ниһаять таныды. Табигать шулкадәр камил система — анда бер генә артык һәм ким әйбер дә юк. Бары табигать белән бер гармониядә яшәү, аның кануннарына буйсыну гына кешелек цивилизациясен саклап калуның бердәнбер юлы булачак.

Табигатьне пычрату, аңа саксыз карау иманлы кешеләрдә борчылу уята. Яңа шәһәрләр, ясалма диңгезләр төзүнең, тирәлекне пычратуның киләчәк өчен нинди куркыныч алып килүен истә тотып, без шул афәтләргә каршы күтәрелергә тиешбез.

Татарстан җирендә ифрат зур үзгәрешләр хасил булды. Татар нефте илне туйдыра, кешене галәмгә алып чыга, «Канатларын җилпеп бөркеттәй, краннарын изәп биеклеккә, Түбән Кама шәһәре балкый» , аның белән ярышка Чаллы каласы чыга. Юлына ясалма буа күтәртеп, күпер салынган Чулман елгасы үләнле болыннарын, кара урманнарны, уңдырышлы җирләрне мәңгегә үз астында, су эчендә калдыра. Сандугач, кәккүк тавышларын машина гүләве алыштыра. Хәйләкәр төлке дә йомшак якаларда, затлы бүрекләрдә генә «яши» .

Табигать – кешенең яшәү урыны. Без табигатьне яратабыз, аннан җаныбызга ямь, күңелебезгә тынычлык алабыз. Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Үз-үзеңә, туган җиргә тугры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткан. Безгә аны югалтмыйча, тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән.

Әйе, без табигать белән тәңгәллектә генә яши алабыз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алырбыз.

Без табигать балалары, ә табигать безнең хуҗабыз! Моны беркайчан да истән чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә, кануннарына каршы килмичә аңа буйсыныйк!

Чыннан да, безнең Туган ягыбыз чәчәк кебек, ул беркайчан да картаймас. Минем бөтен теләгем, хыялым шул. Чәчәк ат син, минем яраткан, сөекле, Туган ягым. Ләкин чәчәк кебек шиңмә, саргайма һәм кипмә. Чәчәккә су сибеп торучы кеше кебек, кырыеңда һәрвакыт яраткан кешең, су сибүчең — синдә яшәүче халкың булсын. Амин! Берүк шулай булсын!

Инша

Бәхетле булу өчен нишләргә?

                                                                 Ни син, бәхет?

                                                                 Бер мине генә мени        

                                                                 Бу мәңгелек сорау йоклатмаган.

                                                                 Гомер буе бер таң көткән кеше,

                                                                 Гомер буе аңа таң атмаган.

                                                                  И. Ихсанова.

     Кеше яши, һәм аны соңгы сулышына кадәр өмет, ышаныч озатып бара. Заманага гына сылтарга ярамый, замана бәхетле-бәхетсез була алмый. Бары кеше генә. Кеше бәхетсезлегеннән тәм табып, кемнеңдер күңелләрен рәнҗетмибез микән? Ходай биргән сынауларны лаеклы үтибез микән? Бәхетле булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?    

     Кара  һәм ак. Шушы капма-каршы төсләр гомер буе безнең белән. Әгәр сиңа рәхәт, син бәхетле яки уңыш синең белән икән, озакламый синең тормышыңда бәхетсез һәм авыр көннәр башлана. Әйтерсең лә, синең гомерең — каралы-аклы полоса. Беркем дә бу дөньяда гел бәхетле һәм бер кайгысыз гына яшәми, чөнки барыбер ул ак полоса карага алмаша. Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Бәхетле яшәү өчен, кемдер акча тели, кемгәдер гаилә кирәк, ә кайберәүләр сәламәтлекне өстен куялар. Сүз дә юк, бәхетле тормыш өчен боларның барысы да кирәк. Ләкин, минемчә, бәхетле тормышның нигезе — сәламәтлек. Бары тик сәламәт булсаң гына, байлыкка һәм уңышка ирешергә мөмкин. Ләкин байлык та, сәламәт булу да һәм бәхетле гаилә төзү дә үзеңнән тора. Чөнки һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа, һәм нинди тормышта яшәве дә бары тик кешенең үзеннән тора.

         Хәзерге вакытта күп парлар өйләнешәләр һәм бәхетле яшәргә сүз бирәләр. Ләкин, кызганычка каршы, гаиләдә проблемалар башлангач, бик тиз аерылышалар. Әйе, сүз дә юк, проблемалар һәр гаиләдә дә булла, ә бит авырлыклар килеп чыгу белән аерылышырга димәгән… Минемчә, нәкъ менә шушы вакытларда дини тәрбия парларны, алар арасындагы мәхәббәтне саклап калырга ярдәм итә. Чөнки ул кешедә бик күп яхшы сыйфатлар тәрбияли.

    Бәхетле булыр өчен, нишләргә? …  Нинди генә каршылыклар һәм авырлыклар килеп чыкса да, яшьтән үк үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк. Әлеге көрәш авыр, кыен булырга мөмкин. Шулай да сабыр булырга кирәк. Тормышыңны ничек корсаң, “көз”еңне дә шулай каршыларсың. Г.Исхакый язганча: “Инде көз булды… һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке миләшчә, алманыкы алмача!”   Чыннан да, кеше үз язмышына үзе хуҗа.

Лукина Л.Н.- башлангыч сыйныф укытучысы

Светило науки — 2 ответа — 0 раз оказано помощи

Ответ:

Минемчә, тормышта һәм чынлыкта яхшылык һәрвакыт изгелеккә әйләнеп кайта. Әгәр син кешегә яхшылык кылсаң, ул сиңа яхшырак мөнәсәбәттә булачак һәм авыр минутларда да ярдәм итәчәк.

Мәсәлән, мин һәрвакыт ярдәм итәм, үз дусларына, әгәр алар мине сорый барырга, алар белән кибеткә яки аңлатырга, нәрсә дә булса аңлашылмый. Тик дуслар да, мөмкин булса гына, миңа гозердән баш тартмыйлар.

Әдәбиятта да үзара ярдәмләшү мисалларын табарга була. Әйтик, Минем яраткан «хроника Нарнии» китабында безнең дөнья балаларының башка чынбарлыкка ничек эләгүе һәм анда төрле кешеләргә, хайваннарга ничек ярдәм итүләре турында әйтелә. Нарниядә дуслары күп, аларны барысы да яраталар һәм ярдәм итәләр, кирәк булса.

Әмма балалар шуңа күрә дә башкаларга игелек кылмыйлар, җаваплы ярдәм алырга өметләнәләр. Үзләренә дә башкалар өчен нәрсә дә булса эшләргә ошый. Миңа калса, игелекле кешегә ярдәм итү бик рәхәт, аның кәефе искиткеч. Һәм, мөгаен, күңелебездә яхшы була, әгәр дә без башка нәрсә дә булса күңелле итеп эшләсәк. Димәк, безнең изгелек һәрхәлдә яхшы кәеф, яхшы кәеф, кемнеңдер бәхетлерәк эшләвеннән шатлык хисләре белән әйләнеп кайта. Әгәр яхшылыкның хакын өмет итсәк һәм нигъмәт биреп шөкер итүне оныткан кешеләргә рәнҗетүеңне көтсәң, ул вакытта һич тә зарар итә алмассың, мәгәр көферлек вә тәкәбберлек кенәдер. Яхшылык эшләргә кирәк, ул вакытта ул изге гамәлгә кайтачак.

Нинди генә эшне эшләсәк тә, без аны максатсыз, бушка эшләмибез.

Берәр нәрсә төзесәк тә, укырга керсәк тә, кәсеб итсәк тә, гаилә корсак та, хәтта ял итсәк тә барысын да без бер максат белән эшлибез. Шулай ук бу дөньяда ни генә булмасын, ул зурмы, кечкенәме, күренәме ул безгә, әллә күренмиме; һәрнәрсәнең үз максаты, мәгънәсе, вазыйфасы бар. Аллаһ та бу хакта әйтә: «Без күкне һәм җирне һәм аларның арасындагы барлык нәрсәләрне юкка гына бар итмәдек. Бу фәкать кәферләрнең уйдырмалары гына..» («Сад»: 27). Мәсәлән, черкиләрнең юкка чыгулары белән генә дә кайбер кошларның, күлдәге бакаларның юкка чыгуларына сәбәп булачак.

Ләкин бер бик мөһим нәрсә хакында кеше гафләттә, ваемсызлыкта кала — ул тормышның, яшәүнең максаты. Ни өчен яшим, кайдан килдем, кая барам, ник үләм — бу сораулар белән башын катырасы килми. Тормыш хайваннарныкы кебек, тамак тук, өс бөтен, тагы нәрсә кирәк. Фикерләү кирәк, кеше фикерләве белән хайваннардан өстен булып тора да инде. Әйе, кайберәүләр фикерли, томышның максатын эзли һәм нәтиҗәдә һәр берсе үзенчә җавап бирә.

Якыннарым, балаларым өчен яшим, мәхәббәт, бәхетле булу өчен, үз-үземне үстерү, уңышка ирешу (самореализация) өчен, кешеләрнең исендә калу өчен, хакимияткә ирешү, күбрәк байлык туплар өчен, гадел җәмгыять төзү өчен яшим. Яшәү мәгънәсе тәннең матурлыгын һәм сәламәтлеген саклауда, ди, кайберәүләр. Ә күпчелек кешеләр тормышның мәгънәсе хакында баш катырмыйлар. Алар өчен тормыш ашау-эчү, күңел ачу, ләззәтләнүдән гыйбарәт. Мондый очракта кеше хайваннардан нәрсә белән аерыла соң? Аллаһ әйтә: «…алар ләззәтләнәләр һәм ашыйлар, хайваннар ашаган кебек…» («Мөхәммәт»: 12).

Алда әйтелгәнчә, кеше үз максатына: байлыкка, хакимияткә, бәхеткә, мәхәббәткә ирешсә дә, үлем белән бөтен ирешкәне юкка чыгачак. Әгәр дә кешенең бөтен ирешкәннәре, байлыгы, дәрәҗәсе үлем белән юкка чыга икән, болар берсе дә тормышның мәгънәләре була алмыйлар, болар барысы да кешене алдый торган ялган максатлар. Алда әйтелгәннәр алар тормыш максаты түгел, ә безнең күңелләребезне шушы дөньяга нык итеп бәйләп куя торган ялтыравыклар гына.

Бу тормыш шуннан гыйбарәт: эшләдең, шуңа нәрсәдер сатып алдың, кулланып карадың, ләззәт алдың. Яки эшләдең, акча алдың, ай буе шул акчаны ашау-эчүгә, киемгә һәм башка нәрсәләргә тотып бетерәсең, тагы эшкә барасың. Менә бу тормыш кеше үлгәнче кабатланачак. Яки мәктәпне тәмамлагач кеше берәр уку йортына керә; максат — профессия алып яхшы, акчалы эшкә урнашу. Ничек кенә карасаң да, мондый тормыш ашар өчен яшәүгә әйләнеп кала.

Уйлап карыйк, әгәр дә без эшләгән өчен хезмәт хакы алгач, бу акча белән шатланганнан соң аны кире тартып алалар икән, эшләүдән мәгънә бармы? Бервакыт 22 яшьлек американ егете Виктор Франкл исемле психологка шундый хат яза: «Минем гыйльми дәрәҗәм бар, яхшы машинам бар, матди яктан беркемгә дә бәйле түгел, үземнең хыялларымны чынга ашырырга бөтен мөмкинлекләрем бар. Ләкин бер сорау гына мине борчый — боларда нинди мәгънә бар соң?»

Экзистенциализм

Экзистенциализм — философиядәге бер юнәлеш. Ул кешенең асылын һәм аның яшәвенең мәгънәсен тикшерә. Күпчелек атеистик фикердә торучы экзистенциалистларның фикеренчә, кешенең тормышы күңелсез нәтиҗәгә ия. Кеше авырлык белән туа, күз яшьләре белән үсә, үзенең көннәрен куркуда үткәрә, тиргә батып эшли, күптөрле кайгылар, борчулар кичерә, ахырдан үлем белән очраша, кайсысына ул иң баштан ук дучар ителгән иде инде.

— Мәсәлән, франция фәлсәфәсече Жан-Поль Сартр (1905-1580) әйткән: «Әгәр дә без үләргә тиеш икән, безнең тормышыбызның бер мәгънәсе дә булмаячак, һәрбер нәрсә сәбәпсез бар булган, көчсезлектә дәвам итә һәм очраклы рәвештә үлеп китә… Безнең монда тууыбыз абсурд һәм үлемебез дә абсурд.»

— 19 гасырның немец философы Артур Шопенгауэр фикеренчә, кешенең тормышы даими рәвештә үлем һәм авырлыклар белән көрәшүдер. Бер авырлыктан котылганнан соң, икенчеләре килә, ә инде тормыш хаҗәтләрен кайгырту аны туйдыра башлый. Кеше бу мәгънәсезлектән фәкать иллюзияләр һәм үзенә бер шөгыль уйлап чыгару белән генә котыла.

— Ф. Ницше әйтүенчә, кеше юклыктан килде һәм үзенең цивилизациясе һәм планетасы белән юклыкка китәчәк.

— Алберт Камю (1913-1960) әйтүенчә, күп кешеләр үзләренең вак хәсрәтләре һәм шатлыклары белән тормышка бер мәгънә дә бирмичә яши бирәләр. Ә инде тормышка ниндидер мәгънә бирергә тырышучылар көч түгәләр, тырышалар, алга чабалар. Ләкин ахыр чиктә иртәме, соңмы аларны үлем көтә. Мәгънәсез яшәүчеләр дә, тормышка мәгънә бирергә тырышучылар да үләчәкләр. Шуңа кеше тормышы — абсурд.

— Рус философы С.Л. Франк фикеренчә, тормышның бер максаты да юктыр, шуңа күрә тормышның максаты хакында сорауны кую дөрес түгел. Без яшәр өчен эшлибез,ә яшибез эшләр өчен. Менә шушы тәгәрмәч эчендә кеше тиен кебек әйләнә.

— Мәскәүдә, революция чорларында,- дип яза Марциновский, — мин революционерлардан сорадым: «Кеше ни өчен яши?» — дип. Алар миңа: «Көрәшү өчен»,-дип җавап бирделәр. Мин: «Ә ни өчен көрәшергә?» Алар: «Яшәр өчен».

— Рус язучысы А.П.Чехов әйтүенчә, кеше үзенең тормышын төрле көндәлек вак мәшәкатьләр белән, төрле эшләр белән мәшгуль булып, җәмгыятьтә ниндидер урын тотам дип яшәгән була. Һәм бервакыт ул салкын тиргә батып төнлә белән уянып китә. Ни булды? Зур хәсрәт булды — тормыш узып китте. Бу тормыш булмады да, чөнки аның мәгънәсе юк иде.

Хәзерге вакытта психологлар кешеләрдә төрле психик чирләрнең таралуына игътибар иттеләр. Алар барысы да кешеләрнең яшәү мәгънәсен югалтудан килеп чыга, диләр. Нәтиҗәдә депрессия, невроз,кеше эчкечелеккә сабыша, наркотиклар кадый башлый. Һәм ни кызганыч бу чирләр еш кына карьерада һәм бизнеста зур уңышларга ирешкән һәм бай кешеләрне дә чирләтә. Шуңа күрә карьерада зур уңышларга ирешү һәм байлык кешегә күңел тынычлыгын бирә алмый, диләр психологлар.

Бу дөнья уен гына

Аллаһ әйтә: «Бу дөнья фәкать уен һәм күңел ачу гына…» («әл-Әнгам»:32)

Менә шушы уен кешене тормыш максатыннан ерагайта, фикерен томалый. Нинди генә уен булмасын, шахмат, теннис, футбол, компьютер уеннары, шуларны уйнаганда ул бөтен дөньясын оныта, эшен, гаиләсен, бурычларын, ягъни азартка керә. Җиңсә — шатлана, куана, җиңелсә — борчыла, кайгыра.

Кайбер кешеләр компьютер уеннарын шул кадәр онытылып уйныйлар, хәтта аңын югалткач, ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киткән очракларны да ишетеп беләбез. Ерак китәсе дә юк, безнең районда бер футбол фанаты Россия командасы җиңелгәч, хәле авыраеп шифаханәгә алып киткән очрак та булды. Дөнья да шул ук нәрсә.

«Байлык һәм балаларыгызны арттырышуыгыз сезне алдады, хактан ерагайтты. Хәтта сез үлеп каберләргә кергәнче» («әт-Тәкәсүр»: 1-2). Шушымы инде тормыш мәгънәсе? Бөтен нәрсә чагыштырулар белән аңлашыла. Аллаһ та дөнья тормышына чагыштырулар китереп әйтә: «Син аларга дөнья томышына мисал китер. Аның мисалы күктән яуган яңгыр кебек. Бу яңгыр белән үсемлекләр бер — берсенә үрелеп, мул итеп үсәрләр, һәм менә ул җилләр очыртып йөрүче саламга әйләнеп калыр…» («әл-Кәһф»:45)

Ягъни игенчеләр игеннәренә карап мул уңыш булыр дип шатланалар, ләкин корылык башланып, бөтен үскәннәр кибеп саламга әйләнә. Кеше дә ирешкән уңышларын үлүе белән югалта.

Дөнья томышына тагы бер яхшы мисал китерергә була. Бу дөнья төш кебек. Без төшне чынбарлык итеп күрәбез. Без анда шатланабыз, куркабыз, борчылабыз, нәрсәгәдер ирешәбез, хыяллар чынга аша, яраткан кеше белән очрашабыз, нәрсәдер табабыз һәм башкалар. Ә инде уянып китсәк боларның барысы да юкка чыга. Мәсәлән, мин үзем дә бервакыт төшемдә акчалар тапканымны күрдем, шатлана-шатлана бөтен кесәләремә тутырдым. Ә инде уянып китсәм, бөтен тапкан акчаларым, шатлыгым юкка чыккан, кайда акчаларым, кая киткән алар? Бу дөнья тормышы да шул ук төш инде.

Психоанализга нигез салучы З. Фрейд әйтүенчә, әгәр дә кеше тормышның мәгънәсе белән кызыксына башлый икән, димәк, ул авыру кеше. Юк, бу сорауны авыру кеше түгел, ә фикерләүче, аңлы кеше бирә.

Безнең табигатьтә булган һәрнәрсә бер-берсе белән бәйле. Мәсәлән, кояш яктырта, аның җылысы һәм яктысы белән үсемлекләр үсә, тереклек яши. Шушы кояш эссесе белән җирдән парлар күтәрелә, җил ул болытларны куа, һәм барлык тереклеккә кирәк булган яңгыр ява. Үлән үсә, аны куян ашый, куянны бүре ашый. Куяннар саны кимесә, бүреләр дә кими. Агач үсә, аңа кортлар ияләшә, ул кортларны кошлар ашый. Әгәр дә черкиләр генә юкка чыксалар да, бик күп кошлар, бакалар, күлләрдәге балыклар да юкка чыгачак. Ягъни табигатьтән нинди генә үсемлек, бөҗәк, хайван юкка чыкса да, бу табигатькә зыянга гына булачак. Ләкин кеше дигән зат кына тулысы белән җирдән юкка чыкса, табигатькә бер зыян да булмаячак, киресенчә, табигатькә бу файдага гына булачак. Димәк, кеше бу табигать белән бәйле түгел, ул табигатьне үз файдасына куллана гына, аны пычрата, бозыклык тарата. Кеше бу җир өстендә табигатьне үз файдасына сыгу өчен генә яшимени?

Тормышның мәгънәсе бар

Аллаһ әйтә: «Ул Аллаһ җирне сезнең өчен яраклы итеп бар итте, аның төрле почмакларында йөрегез, яшәгез һәм Аның ризыкларын ашагыз. Соңыннан Аның каршына кайтачаксыз» («Мөлек»: 15). Менә шушы аять белән сорауга җавап әкренләп ачыклана башлады.

Максат Аллаһ каршына кайту, ә җирдә булган нигъмәтләр шушы максатка баручы кешегә хезмәт итә. Шушыңа да бер мисал китерергә була.

Мәсәлән, бер оешманың директоры үзенең бер вәкилен икенче шәһәргә бер эш белән командировкага җибәрә. Бу кешегә кунакхурын алынган, ашау бушка һәм тагы кесә чыгымнары өчен акча да бирелә. Бу хезмәткәр шушы шәһәргә килү белән үзенә йөкләнгән вазыйфаны оныта, рәхәтләнеп кунакханәдә яанәдә ши, бушка ашый, кесә акчаларын да күңел ачуларга тотып бетерә. Кайткач, директор аның эше хакында сорагач, ул кунакханә уңайлы икән, тәмле ашатулар, шәһәрнең матурлыгы, күңел ачулары хакында сөйли башлый. Директор аның бу хатирәләреннән риза булырмы? Бу вәкил үзенә йөкләтелгән вазыйфасын үтәргә тиеш иде, ә аңа бирелгән кунакханә һәм кесә чыгымнары өчен акча,- болар барысы да вәкилнең томышын уңайлы булсын өчен эшләнелгән иде. Дөнья тормышы да Аллаһка кайтырга әзерләнү өчен, дөнья матурлыгы да кешегә бу вазыйфаны үтәгәндә рәхәт һәм уңайлы булсын өчен бирелгән.

Аллаһ әйтә: «Сез уйлыйсызмы, Без сезне бушка, уйнап кына бар иттек тә, һәм соңыннан сез Безнең яныбызга әйләнеп кайтмассыз?»-дип («әл-Муъминун»: 115). Аллаһ уйнап бар итми шул, ул безгә хас булган кимчелекләрдән ерактыр. Шулай ук: «Кеше үзен игътибарсыз калдырылыр дип уйлыймы?». Безнең максат, яшәүнең мәгънәсе — Аллаһка кайтырга әзерләнү. Ә аның өчен без Аллаһ риза булырлык итеп яшәргә тиешбез. Аллаһ Коръәндә җәннәттә булган нигъмәтләрне сыйфатлаганнан соң әйтте: «…ләкин Аллаһның ризалыгына ирешү монан да зуррактыр. Менә будыр бөек уңышка ирешү» (әт-Тәүбә: 72). Менә шушы уңышка, ризалыкка ирешү өчен Аллаһ безгә Коръәнне бирде һәм анда әйтте: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә бар иттем» («әз-Зәрият»: 56).

Менә шушыдыр томышыбызның мәгънәсе, менә шушы уңышка ирешү өчен без яшибез. Мөселман кеше үзенең бөтен якыннарын, җыйган байлыгын, ирешкән дәрәҗәсен югалтса да, ул үзенең тормыш мәгънәсен югалтмаячак. Чөнки үлем ул бетү, юкка чыгу түгел, ә икенче — мәңгелек тормышка күчү. Менә бу икенче тормышның сыйфаты, рәвеше беренче тормышның яшәү рәвеше белән бәйле.

Әлхәмду Лилләһ, Аллаһ безне ислам диненә китереп, иманлы итеп тормыш мәгънәсен бирде. Безнең тормыш ашау-эчүгә, күңел ачуга гына кайтып калмый. Безнең бөек максатыбыз бар — ул бер Аллаһка гына гыйбадәт кылу, аның кушканнарын үтәп, тыелганнарыннан тыелып, бу җирдә Аның урынбасарлары булып яшәү.

Кеше бу дөньяда алда әйтелгән максатларга ирешергә омтыла, ләкин исламда алар барысы да бар. Без үзебезнең якыннарыбызның хакларын үтәргә, аларга ярдәм итеп яшәргә бурычлыбыз. Анда мәхәббәт тә, гаделлек тә бар. Ислам кешенең байлыкка омтылуына, матур тормыш белән яшәвенә да каршы килми. Ислам безне фәкать матурлыкка, пакълеккә, сәламәт тормышка чакыра. Ислам эчендә кеше бөтен хыял-теләкләренә дә ирешә ала. Ләкин ул үзенең тормыш мәгънәсен — Аллаһка гыйбадәт кылуны һәм, шуның аркылы Аның ризалыгына ирешеп, бу дөньядан киткәннән соң, Аның җәннәтен мирас итеп алып, анда яшәвен дәвам итүе хакында онытмаска тиеш.

Фото: http://www.islamdag.ru/news/8228


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 🙁
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *